Логотип Идель
Бу – тема!

УКУ МАТЕРИАЛЫН АҢЛАУ ӨЧЕН 3 ГАДИ АЛЫМ

“Әгәр бер ахмагы нәрсәне дә булса уйлап таба алган икән, димәк икенче ахмагы аны аңлый да алачак”.

Әлеге фраза авторы, физика буенча Нобель премиясе лауреаты Ричард Фейнман үзенең юмор хисе белән генә түгел, ә бөек ачышы белән дә тарихка кереп калган. Квант электродинамикасын нигезләүчеләрнең берсе, кырның квант теориясе өлкәсендә элементар кисәкчәләрнең әверелүләрен аңлатырга мөмкинлек биргән Фейнман диаграммалары методын эшләгән, АКШ атом бомбасын әзерләүдә катнашкан галим.

Моннан тыш Ричард Фейнман югары уку йортларында физика укыту методларын яңарта, үзәртеп кора.

Галим әле яшь чагында ук үзенә катлаулы тема-материалларны да башкаларга караганда җиңелрәк һәм төплерәк үзләштерергә ярдәм иткән уку-укыту формуласына юлыга. Әлеге формула Фейман методы исеме белән йөртелә башлый. Аның принциплары классик совет мәгарифе системасында да урын ала. Формуланы куллану өчен син өйрәнәсе тема, предмет яки төшенчәнең нинди булуы әһәмиятле түгел, ул универсаль, барлык өлкәләрдә дә эшли һәм гаҗәеп нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

 

Беренче адым. Кечкенә баланы өйрәт


Чиста кәгазь алып, аңа нәрсәне өйрәнергә теләвеңне язып куй. Предмет, фән яки төшенчә турында ниләрне беләсең, балага ничек аңлатыр идең, шул рәвештә кәгазьгә яз. Үзең кебек үк акыллы яшьтәшләреңә яки олыларга аңлаткан төсле түгел, ә нәкъ менә кечкенә, әйтик 7-8 яшьлек балага. Күп кеше авыр темаларны аңлатканда катлаулы сүзләр, җитди төшенчәләр кулланырга ярата. Ә менә син кечкенә бала да аңларлык тел белән кәгазьгә төшерә барганда үзеңә идеяне тирәнрәк аңларга ярдәм итәсең. Бераз гына тырышлык – һәм син үзеңнең “ак тапларыңның” кайда икәнлеген аңлап, аларны юкка чыгарачаксың. Димәк, теманы аңлатып кәгазьгә язганда ук өйрәнү, белем алу барышы башланачак.

Икенче адым. Кабатла


Беренче адым вакытында син һичшиксез белемнәреңнең сай урыннарын күрәчәксең: кайдадыр син әһәмиятле әйберләрне онытып калдыргансың, аңлата яки җентекле тасвир булдыра алмагансың. Син үз белемнәреңнең чикләрен ачыкларга тиешсең – бу бик мөһим. Нәкъ менә шушы ноктадан өйрәнү, белем эстәү башлана да. Димәк, хәзер син проблеманың нидә икәнен беләсең: беренчел материалга кире кайтып, аны яңадан өйрәнеп чык, моны кимчелекләреңне бетергәнче кабатла.

Өченче адым. Оештыр һәм гадиләштер


Димәк, хәзер синең кулыңда кулдан язылган беркадәр күләмдә аңлатмалар бар. Аны игътибар белән карап чык – беренчел чыганактан нинди булса һөнәри төшенчәләр, терминнар кереп китмәгән микән. Моннан соң иң кызыгы – әлеге язмалардан гади генә хикәя, нотык төзе. Кычкырып укып чык. Әгәр дә аңлатмаң сәер яңгырый яки катлаулы күренә икән, бу белемнәреңне әле камилләштерергә кирәк дигән сүз. Яңадан алдагы адымнарны башкарып чык.

Дүртенче адым (мәҗбүри түгел). Бүлеш


Әгәр дә син теманы аңлаганыңны ныклап тикшереп карыйсың килә икән, үз белемең белән бүлеш (иң яхшысы – әлеге темада белемнәре бик сай булган кеше яки 7-8 яшьлек бала белән). Теманы белү-белмәвеңне тикшерер өчен иң яхшы тест – аның турындагы белемеңне башка кешегә тапшыра алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев