Логотип Идель
Бу – тема!

ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕ-2019: кандидатлар кемнәр?

Һәр ел саен  26 апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә аның исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле була. Премия әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (рәсем сәнгате, музыка, театр, цирк эстрадасы, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать белеме, әдәбият белеме өлкәсендә фәнни ачышлар өчен тапшырыла.


Әлеге пермия 1958 елдан бирле тапшырыла. 1961-1965 елларда ул бирелми тора, 1965 елда исә аны яңадан булдыралар. (1975 елда ул шулай ук тапшырылмый кала.)



Лауреатларга лауреат исеме, акчалата бүләк, диплом, күкрәк билгесе һәм билгенең таныклыгы бирелә. Премия лауреатлары һәр ел 26 апрель көнне игълан ителә.  Кайбер елларда ул бөтенләй бирелмәскә дә мөмкин. Лаеклы кешеләргә бүләкне вафатыннан соң тапшыру, аеруча зур уңышларга ирешкән кешеләргә икенче тапкыр бирү очраклары да каралган. Быел әлеге мәртәбәле бүләккә 3 иҗади төркем һәм 13 иҗат кешесе дәгъва кыла.

2019 елда Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителүчеләр исемлеге:



Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында Премиягә түбәндәге кандидатураларны күрсәтү турында карар кабул ителде.




  1. Алексеева Елена Петровна - «Казань. Кинематограф. Из века в век» (1897-2014 гг.) монографиясе өчен.

  2. Әлмиев Надир Усман улы - график эшләр сериясе өчен, «Колокола Хиросимы» циклы, Дәрдмәнд, Г.Тукай, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, Р.Кутуй, Р.Бохараев һ.б. татар шагыйрьләре җыентыгына иллюстрацияләр, «Татарстан, Алтай» пейзажлар сериясе өчен.

  3. Әмирханов Марат Әмирхан улы - «Казан йорт», «Олуг Мөхәммәд» китаплары өчен.

  4. Вахитов Рифкат Мөхәммәт улы - Татарстан Республикасы рәсем сәнгатенә керткәне өлеше өчен. «Тарих һәм шәхес» сериясе, 1998-2019 еллар

  5. Галиуллин Тәлгат Нәби улы - «Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы; «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы.

  6. Гаффаров Габдуләхәт Абдрахман улы (Әхәт Гаффар) - «Олы юлның тузаны» романы, «Дәрья башы» һәм «Әхәт Гаффар» китаплары.

  7. Гыйльманов Галимҗан Хәмитьян улы - «Тәкъдиргә юл» хикәяләр һәм новеллалар җыентыгы, «Ходай бүләге» повестьлар җыентыгы өчен.

  8. Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахман улы - татар фольклор мирасына керткән өлеше өчен, «Олы юл» әдәби-музыкаль кичәләр циклы өчен, «Онытырга мөмкин түгел» һәм «Яшәү барыбер кызык», «Олы юл», «Борчылма» җыентыклары өчен.

  9. Фәттахов Рифат Әхмәт улы - Рәшит Ваһапов (2004-2017) исемендәге татар җыры халыкара фестивален тормышка ашыруы һәм татар халкы традицияләрен саклауга керткән өлеше өчен.

  10. Хаҗиев Мәдияр Шәрип улы - «Татар хатыннары» сериясе өчен.

  11. Хәсәнов Нурислам Габдулла улы - «Күрәчәк» һәм «Җан авазы» романнар һәм повестьлар китаплары өчен.

  12. Шәрәфиев Әнвәр Җәмил улы - «Сандугач» фортепиано пьесалары, «Чулпан Йолдыз», «Наз» җыентыклары өчен.

  13. Шәрифуллина Эльмира Мөхәммәт кызы - «Тамды яшем», «Бала күңеле – ак кәгазь» китаплары өчен.

  14. Туманов Дмитрий Александрович, Гарипова Раилә Мөхәммәт кызы, Платонов Дмитрий Анатольевич, Смирнова Наталья Анатольевна, Гайнетдинов Айдар Рафаил улы, Мортазин Тимур Әнвәр улы, Сәфәрова Диана Әсгать кызы, Штыков Николай Александрович - «Созвездие – Йолдызлык» республика фестивале өчен.

  15. «Әлиф» иҗат берләшмәсе: режиссер Имаметдинов Туфан Риф улы, хореограф Нуриев Марсель Җәүдәт улы, композитор Низамов Эльмир Җәүдәт улы, биюче Батуллин Нурбәк Роберт улы - «Әлиф» хореографик спектакле өчен.

  16. Камал театры артистлары: Бикчәнтәева (Хәмитова) Люция Миңнеәхмәт кызы, Бариев Радик Зөфәр улы, Хәйруллин Искәндәр Илдар улы - Татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләре өчен.


Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев