Логотип Идель
Бу – тема!

ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН, "ЯЛКЫН"! /ФОТОлар/


1924 елның 20нче мартында «Ялкын»ның беренче саны дөнья күрә. Шул уңайдан 20се көнне «Ялкын» дип язылган тәмле торт ашап, журналыбызның туган көнен уздырдык.



Һәм менә 30нчы март көнне бөтен «Ялкын»лы укучыларыбызны Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрына җыеп зур бәйрәм оештырдык.

Журналыбызны туган көне белән котларга килгән мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь, язучы, заманында хезмәт эшчәнлеген «Ялкын» журналында башлаган Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков, Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Әлфия апа Әдиятова да бар иде.

Туган көн уңаеннан, үзебезнең «Ялкын»лы авторларыбызны да бүләкләргә булдык. Хәзер яшүсмерләр редколлегиясенә кергән һәр егет-кызның «Ялкын» журналының штаттан тыш корреспонденты дигән рәсми (!) таныклыгы бар. Менә ул авторларыбыз:



  • Рүзәл Шәрипов

  • Айназ Сөләйманова

  • Айзилә Абдрахманова

  • Әлфинур Әхмәтшина

  • Резидә Әлмиева

  • Аяз Әһлиуллин

  • Алия Гафурова

  • Индира Гайнетдинова

  • Ләйсән Абдрахманова

  • Динә Нәҗметдинова

  • Лилия Гыймазова


«Ялкын» журналының махсус стипендиясе ияләрен ачыкладык юбилей кичәсендә. 3 елдан артык безнең белән хезмәттәшлек итүче Рүзәл Шәрипов һәм әле бер ел элек кенә безнең сафларга кушылган Айназ Сөләйманова махсус стипендия оттылар.



30нчы март көнне бәйрәм рухы залда гына түгел, һәрберебезнең йөрәкләрендә яшәде. Самими елмаюлар, җылы кочаклар һәм бетмәс-төкәнмәс ихласлык тагын күп елларга җитәрлек бәхет бүләк итте безгә.



Туган көн бәйрәменең рәсми өлешеннән соң килгән кунакларга «Кәҗүл читек» спектакле күрсәтелде. Шатлыгыбызны уртаклашкан һәм «Ялкын»лыларга зур бәйрәм ясаган Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрына олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Килгән һәрбер кунакка, журналыбыз турында әйтелгән һәрбер матур сүз өчен бик зур рәхмәт сезгә, дуслар!???


Алга таба да һәрчак бергә булыйк! ?




















































































 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев