Логотип Идель
Бу – тема!

ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН, ГУГЛ!

1998. “Ялкын” укучыларының күпчелек өлеше өчен 1998 ел – борынгы тарих сыман.

1998 елның 1 гыйнвары – ТНТ телеканалы күрсәтә башлый.



20 февральдә Россиядә Джеймс Кэмеронның “Титаник” фильмы беренче тапкыр күрсәтелә.



Августта илебездә яңа тарихта иң авырлардан булган кризис чоры башлана.



Сентябрьда ул чагында иң текә, иң модалы булган “MTV” телеканалы Россиядә үз эшен башлап җибәрә.


Ә АКШта исә Сергей Брин һәм Ларри Пейдж Google компаниясен нигезлиләр.


Бүген бу компанияне дөньяда белмәүче юктыр, мөгаен. Телефонга керү белән күпчелек кеше әлеге компаниянең башбитен ачып, нидер эзләргә керешә. Хәтта башка интернетта эзләү компанияләреннән кулланып, челтәрдә нидер эзләү процессын да “гуглларга” дип атыйлар. Эзләү гиганты Google турына берничә кызыклы факт:

⇒ Сергей Брин белән Ларри Пейдж очраклы рәвештә танышалар. 1995 елад Стэнфорд университетының икенче курсын тәмамлаган Бринга яңа гына укырга кергән Пейджга уку йорты территориясен күрсәтүне йөклиләр. Әкренләп дуслык туа. Иптәшләре искә алганча, бу ике егетнең бәхәсләшмичә торган вакытлары булмаган.

⇒ Алдагы мәгълүматны укучылар игътибарына мин моны бары монда калдырам: Ларри Пейдж – дөньяның иң бай кешеләре исемлегендә 12 урында ($40,7 млрд), Сергей Брин – 13 урында ($39,8 млрд).

⇒ Google ның баш битенең гадилеге ниндидер текә дизайн карашлары белән аңлатылмый. Бар да бик гади - егетләрнең HTML да белемнәре сай була, һәм алар шуннан да текәрәк башбит ясый алмыйлар. Минималистик башбит дизайн ягыннан бик уңышлы килеп чыга, һәм тора-бара компаниянең визит карточкасына әйләнә.

⇒ Google сүзе хата белән язылган гугол сүзеннән килеп чыкканлыгы мәгълүм. Гугол – 1дән соң 100 нуле булган сан. Әмма компаниянең беренче исеме – Backrub.

⇒ Башбиттәге “Мне повезет!” төймәсе түләүле рейтингларны читләтеп, сезне иң популяр нәтиҗәләр белән таныштырачак. Әлеге төймә аркасында Google елына $100 миллионнан артык табыш алмый кала дип санала.

⇒ Google ның тарихы кыска гына булса да, бик кызыклы, әлбәттә. Әмма компаниянең чынбарлыгы һәм киләчәге катлаулы булырга охшап тора. Әйтик, Россиядә Android та эшләүче җайланмалар арасында тарихта беренче тапкыр Яндекс Google ны уздырган дигән хәбәр килеп иреште.

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев