Логотип Идель
Бу – тема!

ТОРМЫШКА ЯМЬ ӨСТИ ТОРГАН 11 ХОББИ

Урамда – көз. Яңгыр ява, соры. Күзгә дә, күңелгә дә якты, җете төсләр җитми. Кар да яумый ичмасам... “Ялкын” сиңа ничек ярдәм итәргә икәнлеген белә!

Бүген без сиңа тормышка ямь өсти торган 11 хобби турында сөйлибез. Киттек!

1. Китап уку. Үзеңә туры килердәй китапны сайласаң, укудан ләззәт алудан тыш, әле сүзлек запасыңны да баетырсың, баш миеңнең эшчәнлеген дә яхшыртырсың. Болардан тыш, китап уку стрессны бетерә, йокыны яхшырта.

2. Бакчачылык. (Хәзер бакчачылык белән шөгыльләнү өчен бик үк яхшы вакыт түгел, билгеле. Тик киләчәк өчен монысын да мыегыңа чорнап куй. Ә менә гөлләр көзен дә, кышын да үсә) Беренчедән, саф һава үзе үк кәефне күтәрә. Икенчедән физик эш организмыбызга яхшы тәсэир итә. Кәефкә дә уңай йогынты ясый. Бакчачылык белән шөгыльләнү кортизол (стресс грмоны) күләмен киметә.

3. Медитация. Медитация стрессны бетерә, кан басымын  көйли. Иммун системасын ныгыта.

4. Шахмат. Шахмат уйнаганда баш миенең  ике ярымшары да эшли. Хәтер яхшыра.

5. Пианино. Тикшеренүләр күрстүенчә, әлеге хобби IQ ны 7 пунктка арттыра.

6. Бию. Бию ул әле ләззәт алу гына түгел.  Ул – хәрәкәт тә, ул стрессны бетерү чарасы да, ул серотонинны (кәеф гормоны) күтәрүче дә.

7. Спорт. Спорт сәламәт булырга теләгән кеше тормышының аерылгысыз өлеше булырга тиеш. Физик күнегүләр кәефне дә күтәрә, орагнизмны да чыныктыра.

8. Блог. Блог алып бару фикерләрне тәртипкә салырга, баштагы кирәкмәгән мәгълүматтан котылырга ярдәм итә. Тормышыңны анализларга булыша.

9. Онлайн-курслар. Нинди дә булса яңа белем алу һәрчак үз-үзеңә ышаныч өсти, баш мие эшчәнлеген яхшырта.

10. Яңа тел өйрәнү. Монысының файдасы турында сөйләп тә торасы юк инде! Яңа тел – яңа танышлар, яңа белем, яңа үрләр.

11. Бәйләү. Галимнәр әйтүенчә, бәйләү - депрессиядән интегүчеләргә менә дигән коткару чарасы. Әле ул яхшы тынычландыра да.

Ә синең яраткан хоббиең нинди?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев