Логотип Идель
Бу – тема!

ТОРМЫШ СӨЮЧӘН КАРТ, КҮК КАНЦЕЛЯРИЯСЕ ҺӘМ ӘҖӘЛЛӘР ДИСКОТЕКАСЫ: «ӘЛДЕРМЕШТӘН ӘЛМӘНДӘР» КАМАЛ ТЕАТРЫНА КИРЕ КАЙТТЫ

Г.Камал театрында татар телендә олылар өчен беренче тулы метражлы «Әлдермештән Әлмәндәр» мультфильмының премьерасы узды. Тамашачыларга кинотасманың иҗат төркеме белән очрашу, фильм турында фильм тәкъдим ителде.

 

Туфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасын хәтерлисездер бит? Кечкенә чакта телевизор каршына Шәүкәт Биктимеров (Әлмәндәр) һәм Равил Шәрәфиев (Әҗәл) катнашындагы спектакльне карарга гел җыела идек.

«Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле Камал театры сәхнәсендә 1976 елдан куела башлый. Ул төп герой – Әлмәндәрне уйнаучы артист Шәүкәт Биктимеров вафатыннан соң гына сәхнәдән алына. Шул чакта «Татармультфильм» берләшмәсендә легендар әсәр мотивы буенча тулы метражлы анимацион фильм ясау идеясе барлыкка килә икән.  

«Әлдермештән Әлмәндәр» мультфильмы премьерасында Камал театры сәхнәсе олы яшьтәге ханым һәм абыйлар белән генә түгел, ә  легендар геройларны әле белмәгән яшь тамашачылар – балалар белән дә тулы иде. Тормышка мәхәббәт, аның һәр мизгеленең кадерен белү турында барган  мультфильмны кечкенәләр аеруча яратты. Кызык һәм шаян кадрлардан, бигрәк тә Әҗәлнең ахмаклыгыннан алар көлеп утырды.  

Мультфильмда җырларга аеруча игътибар бирелгән. Легендар «Ала карга»дан тыш, монда тагын берничә төрле җыр яңгырый. Ә ахырда исә Әлмәндәр карт әҗәлләрнең һәм фәрештәләрнең кумирына әверелә: алар күктә дискотека оештырып, «Әлмәндәр» трегына бии.

Мультфильм режиссеры Сергей Киатров сүзләренчә, танылган спектакльнең алтын актерлар составы, персонажларны ясаганда, рәссамнар өчен илһам чыганагы булган. Шук, тормыш сөючән Әлмәндәр карт, шомлы итеп сөйләшүче Әҗәл, күк канцеляриясе, меңләгән әҗәл офисы – болар барысы да премьерада урын таба.  Һәм, кызганычка каршы, мультфильмда да Әлмәндәр карт Әҗәлне алдый алмый шул...

«Мине фильмга үземнең театрда уйнаган ролемне тавышландыру өчен чакырдылар. Башта уңайсызланып калдым. Тагын шуны ук кабатлау булмасмы дип уйлап, каршы да килеп маташкан идем. Соңыннан башка жанр дип уйлап, ризалык бирдем. Монда инде миңа иҗат дип әйтергә авыррак. Бу фильмның иҗатчылары – башкалар, анимацияне эшләүчеләр. Мин аларның анимация эшләүләренә гаҗәпләнәм, сокланам. Бу бик вак эш, аның шулхәтле җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Әгәр дә мин тавышымны катнаштырганмын икән, минем монда бер катнашым да юк. Миңа аны эшләп бирделәр. Әзер рәсемгә карыйм да, шуңа карап кына тавышланам. Шуңа яхшы килеп чыккан булса, бу шушы команда эше. Начары – минеке!» – дип сөйләде премьера алдыннан Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев.

«Әлдермештан Әлмәндәр» фильмы май ахырында узачак I Воронеж халыкара анимация фестиваленең конкурс программасына кабул ителгән. Шулай ук әлеге проектның Казан халыкара мөселман киносы кинофестивалендә катнашуы планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев