Логотип Идель
Бу – тема!

"ҮТКӘННӘР САГЫНДЫРА" ҺӘМ МОҢЛАНДЫРА

Көз – моңлану, сагышлану һәм авыртулар чоры түгел, ә үткәннәргә нәтиҗәләр ясарга иң кулай вакыт диепме, быел “Болгар радио”сының “Үткәннәр сагындыра” дип аталган театральләштерелгән концерты көзгә туры китерелде.


6нчы октябрь көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексы кешеләр белән шыгрым тулы, тамашачылар залында бер генә буш урын да (хәтта балконда да!) юк иде. Ак яулыклы әбиләр, чал чәчле бабайлар төп кунаклар булса, яшьләр дә сан ягыннан калышмаган!

Безнең халык мәҗлесне төгәл билгеләнгән вакытта башлауга күнекмәгән бит ул. Әмма, гәҗәеп, әлеге концерт вакытында, нәкъ алтыда Артур-Марат дуэты башкаруындагы “Болгар радио”сының гимны булып өлгергән сәламләү җыры белән башланып китте. Ә алып баручылар ролен радионың ди-джейлары башкарды.

“Үткәннәр сагындыра, моңландыра. Бала чакка алып кайта”, - дип, хатирәләрен яңартып, Виталий Агапов зәңгәр күзле беренче мәхәббәте турында җыр сузды... Закир Шаһбан һәм Зәйнәп Фәрхетдинованың легендар җырлары да күпләргә тәэсир итте, олы апалар белән бер рәттән ир-атлар да битләрендәге күз яшьләрен качырырга тырышты... Тамашада өлкән буын артистларыннан тыш күп кенә яшьләр дә чыгыш ясады. Әйтик, барыбызга да таныш булган, яраткан җырчыларыбыз: Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, Айсылу Габдинова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар онытылып барган көйләрне суздылар.

Ике чорның аермасын да, охшаш якларын да экранда күрсәтелгән элеккеге клиплар һәм видеоязмалар ачып салды. Шуны әйтергә кирәк артистларның кыяфәте, җырлау рәвеше һәм киемнәре үзгәргәне күренеп тора. Хатын-кызларда озын, затлы күлмәкләр, ә ир-атларда төрле төстәге костюмнар тамаша барышында таң калдырды. Мәсәлән, Чулпан Юсупова "җете кызыл" образы, үтә күренмәле мантиясе белән аерылып торса, Зәйнәп Фәрхетдинова - үзенчәлекле причёскасы белән.

Күп кенә концертларда көчле тавышлы, ат казанган артистларның чыгышларын азакка калдыралар. 36 ел гомерен сәхнәдә уздырган Венера Ганиева да шундыйлар рәтеннән. “Минем бөтен җирем җиткән, тик бер нәрсә генә – яшьлек җитми!” - ди Татарстанның һәм Россиянең халык артисты.

Венера Ганиева (Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты):

- Ничек уйлыйсыз, әлеге концерт нәрсәсе белән аерылып тора?

- “Үткәннәр сагындыра” дигән форматка без бик тә тәңгәл киләбез. Чөнки үткәннәр исемлегенә керә алабыз (көлә). Тамаша төрле буын артистлары катнашуы белән кадерледер, минемчә. Чөнки гел яшьләрне генә карау, әлбәттә, күңелле, тик алар арасында безне дә күрү тамашачыга аеруча кадерле!

- Күп еллар сәхнәдән төшмәгән, ат казанган җырчыда курку хисе бармы? Булса, аны ничек җиңәсез?

- Әлбәттә, бар. Бер төрле дулкынлану дияр идем мин аны. Без бит тере кешеләр. Сәламәтлек ягыннан төрле вакытлар булырга мөмкин, әйтик, тамак шешә яки ютәлләп торасың. Безнең дә шундый мизгелләр була, шул чакта шүрләтә инде... Ә җырның эчтәлегенә бөтен күңелең белән кереп киткәч, бирелеп җырлагач, иҗат кешесе бернидән дә курыкмый башлый!

Бәйрәмнең төп тәнкыйтьчеләре – тамашачылар. Алар фикеренчә, “Болгар радио”сының концерты һәр яктан да килгән. Тамашачыларга иң ошаганы Филүс Каһиров, Зөфәр Хәйретдинов һәм җыр-биюләре белән җилкендергән Алсу һәм Флорид Гыйзатуллиннар чыгышлары булды. Ә “Билет бәяләре канәгатьләндерәме?” дигән сорауга барлык җаваплар да уңай булды. Димәк, “Үткәннәрне сагынып” яшәү кирәк эш икән!

Илүзә Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев