Логотип Идель
Бу – тема!

«ТИК ТОК»сыз ЯШЬЛЕК: 18 ҺӘМ 19 ГАСЫР ЯШЬЛӘРЕ НИЧЕК КҮҢЕЛ АЧКАН?

2022 елның 6 нчы мартында Тик-Ток социаль челтәре Россия кулланучыларына туры эфирлар алып баруны һәм яңа контент кертүне тыйды. Бу хәбәрдән миллионлаган яшьләр «ах итте». Чөнки замана яшьләре кыска видеоязмалар төшерү юнәлешендә актив эшли: бу алар өчен үзләрен күрсәтү, популярлык казану, акча эшләу алымы да булып тора.

Ә элек ничек булган соң? Интернет һәм социаль челтәрләр барлыкка килгәнче 18 гасыр яшьләре, ягьни, заманча әйтсәк, тинейджерлары ничек яшәгән, нәрсә белән шөгыльләнгән? Ә 19 гасырда? Ә татар яшьләренең көнкүреше, уеннары нинди булган?

Иң элек «яшьләр» төшенчәсен ачыклыйк: бу термин 20 гасырда гына актив кулланылышка керә. 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр кешеләр шушы категориягә керә. Шунсын да ассызыклап әйтергә кирәк: 18, 19 гасырларда уртача гомер озынлыгы 30-40 яшь кенә тәшкил итә. Нәкъ шуның өчен дә ул чорлар турында сүз йөрткәндә «яшьләр» терминын куллану урынлы булмас. Өлкән буын нәрсә белән шөгыльләнсә, үсмерләрне дә шул өлкә кызыксындырган. Ял итү төрләре кешенең яшенә түгел, аның нинди катлам кешесе булуына бәйле булган.

Шулай итеп, уңайлы итеп утырыгыз – хәзер сезнең белән 18 гасырга ерак сәяхәткә юл алабыз. Бу чорда төрле яңа чаралар, күңел ачулар барлыкка килә башлый.  Җәмгыятьнең «каймагы» саналган байларның юлдашы – бал, шәраб, затлы кием-салым, бизәнү әйберләре. Пётр I идарә иткән дәвердә күңел ачуларның иң затлысы – бильярд уены. Кайбер тикшерүчеләр исәпләгәнчә, бильярд шарлары фил сөягеннән ясалган була. Шулай ук бу чорда карта уеннарының төрле вариантлары популярлык саклый. Мәсәлән, «тау» уены (горка), бу уен кайсыдыр ягы белән покерны хәтерләтә. Хәйләкәр булу, куйган акчаны арттыру – уенның уңышы менә шуларга бәйле. Көндәшләренә карталарын ташларга мәҗбүр иткән агрессив уенчыны «тауга менә» дигәннәр. Руслан Альберт улы, Казан шәһәренең 180 нче гимназия тарих укытучысы бу турыда: «18 гасыр Россия яшьләре күбрәк иҗат һәм аучылык белән шөгыльләнгән. Күпләр китап уку, хат алышу, музыка уйнау-тыңлауны өстен күргән. Ир-атлар шахмат һәм сөяк уеннары уйнаган, ә хатын-кызлар тегү, чигу, пешеренүне үз иткәннәр. Сирәк күңел ачу төрләренең берсе – шәһәрдән читкә чыгып ял итү.»

Алда әйтеп үтелгәнчә, ял формалары бары тик бай катлам – дворяннарга гына хас, ә крестьяннар, башлыча, вакытларын эшләп үткәргәннәр. Алар бары тик бәйрәмнәрдә генә ял иткәннәр.

Шулай итеп, 18 гасырга алмашка 19 йөзьеллык килә. Бу чор Россия империясенең Наполеон Франциясе белән сугышлары, ижтимагый фикер, аң, реформалар, революцион хәрәкәтнең үсә башлавы белән билгеле.  Привилегияле яшьләр катламы еш кына театрларга, балларга йөри. Вакыты белән дворяннар элита җыела торган салоннарга йөргән. Анда шигырьләр укыганнар, сәясәт һәм икътисад турында гәпләшкәннәр, карта уйнаганнар. 19 гасырда өстәл уеннары популярлык казана башлый. Анда хәзерге кебек уен кыры, шакмаклар, төрле фигуралар булган. Мисал өчен, «Россия буйлап сәяхәт» өстәл уены, хәзерге «Монополия» уенын хәтерләтә. Уйнаучыларның бурычы – тимер юл белән Одессадан Мәскәүгә сәяхәт итү. Киң колач алган уеннардан пузел уены билгеле (хәзерге атамасы «пазл»). Пузеллардан бик зур булмаган картиналарны җыйганнар. Крестьян катламы вәкилләренең яллары 19 гасырда да элекке еллардагыча калган. Яшь крестьяннарның ял итү һәм аралашу формасы булып түгәрәк (күмәк) җырлы уеннар торган. Ул болай башланган: күрше кызлар урам уртасына чыгып басып җырлы уен башлаганнар. Алар янына музыка кораллары белән яшь егетләр җыелган. Шулай ук яшьләр «капустка» кичәләре оештырганнар. Мондый кичәләрдә кәбестә тураганнар. Кызлар алдан сөйләшеп, кемдә һәм кайчан кәбестә турауны билгеләгәннәр.

Кичке аштан соң егетләр килә, күңел ачу башлана. «Капустка» хәллерәк крестьяннар тарафыннан оештырыла, бигрәк тә, җиткән кызлары булган өйләрдә.

Ә татар яшьләренең нинди уеннары булган соң? Бөек Октябрь революциясенә кадәрге татар халык уеннары аз өйрәнелгән. Аларны җыю, өйрәнү белән Совет чорында гына шөгыльләнә башлыйлар. Татар халык уеннарына ярышу, юмор хас, хәрәктчән уен элементлары, санамышлар, тизәйткечләр белән үрелеп бара.  Мәсәлән, «Чүлмәк сату» уены. Уйнаучылар 2 төркемгә бүленә: «чүлмәк»-балалар һәм чүлмәк «хуҗасы». Беренчеләре түгәрәк ясап басалар. Һәр «чүлмәк» артыңда, кулларын артка куеп «хуҗа» тора. Уенны алып баручы үзе теләгән «хужа» янына килә һәм диалог башлана:

– Әй, дускай, чүлмәгеңне сат миңа!

– Әйдә, ал!

– Сиңа ничә сум бирергә?

– 3 сум бир!

Уенны алып баручы «хуҗага» өч тапкыр (бәя санынча) суга да, алар түгәрәк буенча бер-берсенә каршы йөгерәләр. Түгәрәкне өч тапкыр йөгереп үтеп, буш урынга беренче килеп басарга кирәк, соңга калганы алып баручы булып, уенны дәвам итә.

Шул ук вакытта, спорт ярышлары белән үрелгән театральләшкән уеннар да була.

Сабан туе – күмәк күңел ачу, ял итү һәм, әлбәттә, халык уеннары мәйданы: мисал өчен, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән түкмичә су ташу, бүрәнә өстендә капчык белән көрәшү, ат чабышы кебек уеннар.

Шуның белән, безнең илебезнең төрле чорларына сәфәр азагына якынлашты.

Замана яшьләре, сез интернетсыз, кесә телефонсыз нәрсә эшләр идегез? Буш вакытта уйлау өчен бик тә урынлы һәм яхшы сорау бу.

Галия ГЫЙЛЬФАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев