Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕЛЕФОНСЫЗ ЯЛЛАР: ГАДЖЕТЛАРДАН АРЫНУ ЛАЙФХАКЛАРЫ

Алда безне май бәйрәмнәре көтә, ә озакламый инде каникуллар, зарыгып көткән җәй айлары башланачак. Ялларны телефонда, компьютерда, башка гаджетларда утырып уздыру кызык түгел шул. Шуңа күрә бу язмада бу бәйлелектән арыну серләре турында сөйләрбез. Киттек!

1. Аеруча күп вакыт ала торган кушымталарны бетерегез

Ничек уйлыйсыз, иң күп вакыт кайсы кушымталарда уза икән? Дөрес, кыска видеоларны күрсәтә торганнарда. Без көненә меңәрләгән андый видео карыйбыз. Социаль челтәрләрне берничә көнгә бетереп карагыз. Нинди йогынты ясар икән ул сезгә? Моны билгеләгез һәм шуннан чыгып эш итегез.

2. Гаджетларны башка әйбер белән алыштыргыз

Алар урынына башка шөгыль эзләп карагыз. Баналь китап уку, спорттан кала да кызык әйберләр бар бит. Кем белә, бәлки сездә жонглер сәләте бардыр, ә бәлки сез чәчәк букетлары ясарга остадыр. Үзегезне көтелмәгән юнәлешләрдә сынап карагыз

3. Телефонның төс көйләүләрен үзгәртегез

Ачык төсләр, матур дизайн кулланып маркетологлар безне үз кушымталарында күбрәк утыруга җәлеп итәләр. Моны бик җайлы гына төзәтеп була: телефонның көйләүләрендә экран төсен сорыга (монохромный) үзгәртегез. Төссез фото-видеоларны карау кызык булмас.

4. Белдерүләрне сүндерегез

Нәкъ менә белдерүләр (уведомления) безнең социаль челтәргә керүне искә төшерүчеләр. Чөнки «яңа видео чыкты», «яңа пост», «ут яңалык!» ише хәбәрләр безне игътибарны эштән, укудан читкә юнәлтә.

5. Вакытны бүлегез

Гомумән, телефонсыз яшәү дөрес түгел инде. Заманасы шундый. Шуңа күрә үзегез өчен вакытны билгеләп куегыз. Мисал өчен, кайбер телефоннарда кушымталарны куллану вакытын чикләп була. Ягъни күпмедер вакыттан соң аны болай гына ачып булмаячак.

6. Будильник сатып алыгыз

Гадәттә, без будильникны сүндерүгә үк телефонны кулга алып, шунда чумабыз. Ә гади будильник булса, аны сүндерәсең дә, юынырга, җыенырга китәсең. Гомумән, телефонның икенче бүлмәдә булып, аны өйдән чыгып китәр алдыннан гына кулга алу да уңышлы булыр. Иртәнге 7дә видеолар карау сезгә файда китермәс.

7. Дусларыгыз белән челлендж оештырыгыз

Гаджетларга бәйлекне киметүне уен форматын күчереп була. Моның өчен дусларыгыз белән җыелып челлендж уздырыгыз. Аның өчен төрле биремнәр төзесәгез, бүләкләр алсагыз да була. Бер-берегез белән уңышларыгыз белән бүлешеп эшләсәгез кызык булачак.

 

Иң мөһиме моны ни өчен эшләгәнегезне, сезгә ничек йогынты ясаганын билгеләгез һәм гаджетлардан арынуны үзегез өчен уңайлы итеп эшләгез.

 

Рәсем: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев