Логотип Идель
Бу – тема!

«ТЕАТР – АТНАСЫНА 5 ТАПКЫР СПЕКТАКЛЬ КАРЫЙ ТОРГАН УРЫН ГЫНА ТҮГЕЛ!»: КАМАЛ ТЕАТРЫНДА ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТЕЛӘ!

Министрлар кабинетында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы, финалга чыккан архитекторларны тәкъдим итү буенча брифинг узды. Камал театрындагы булачак үзгәрешләр турында күптәннән сөйлиләр инде. Әмма кайчан, ничек, бүгенге бина үз урынында калачакмы, дигән сорауларга җавапны беркем дә белми әле. Бу язмада без бүгенгә театр киләчәге турында билгеле булган бөтен фактларны сөйләп бирәбез. Башлыйкмы?

Тиздән Камал театрының яңа бинасы төзеләчәк. Элек Татарстан урамындагы бинага ремонт кына ясалачак дисәләр, хәзер инде яңа бина төзергә дигән карарга килделәр. Ул Кабан күле буенда, Һ.Такташ һәм Н.Назарбаев урамнары кисешкән урында булачак. Бүгенге көндә эшләп килүче бина белән нәрсә буласы әлегә билгеле түгел. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, бинаның язмышы тулаем архитекторлардан тора: бәлки, алар ике бинаны бербөтен күреп эшләрләр, бәлки, юк. Шуңа күрә әле без күнеккән зәңгәр түбәле бина үз урынында калачак.

Архитекторларга килгәндә, финалга узучыларның исемнәре инде билгеле. Алар арасында дөнья күләмендә танылганнары да, әле үз эшчәнлеген башлап килүче Казан дәүләт төзелеш һәм архитектрура университеты командасы, һәм хәтта, Камал театрын 1986 елда төзегән архитекторлар командасында булган Герман Бакулин да бар. Барлык командаларның да  танылган, уңышлы проектлары бик күп. Оештыручылар сүзләре буенча, җиңүче команда гыйнвар ае азаганда билгеле булачак. Ә аңа кадәр командалар махсус документлар белән (мәсәлән, Татар театры тарихы, Кабан күле турында белешмәләр, Казан шәһәренең төзелү тарихы) танышачаклар. Шулай ук, алар башкалабызга килеп, урын белән, Татар театры үзенчәлекләре белән тагын да якынрак танышачаклар.

Фәрид Бикчантаев, Г.Камал театрының баш режиссеры:

– Иң беренче чиратта, яңа бина актёрларга, җитештерү цехларына  уңайлы булып төзелергә тиеш. Һәрберебездән без нәрсә теләвебезне сорап, шулардан чыгып бинаның төп шартларын билгеләделәр. Беренчедән, ул зур грим бүлмәләре, репетиция заллары, ял итү урыннары булу. Шулай ук, тамашачылар өчен махсус машина кую урыннары булу мөһим. Театрның тышы да милли булыр, дип көтәбез.

Бәйгенең жюри әгъзалары һәм экспертлар шурасы да бик танылган кешеләрдән тора. Бу исемлеккә мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, төрки театрлар директорлары, Камал театры артистлары, директоры үзе, дөньяның иң популяр архитектура журналы Arcdaily.com баш мөхәррире Дэвид Базульто һәм башка бик күп танылган мәдәният эшлеклеләре, архитекторлар кергән.

Бәйгенең оештыручылары фикеренчә, театр – атнасына 5 тапкыр спектакль карар өчен генә йөри торган урын түге, ул – мәдәният үзәге! Шуңа күрә биредә тамашачылар һәм актерлар өчен максималь рәвештә уңайлы һәм кызыклы булачак, без күнеккән гади театр гына булып калмаячак.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Аюпова да үз фикерен җиткерде:

– Эшебез әле башланды гына. Ләкин мин аның уңышлы барып чыгуына ышанам һәм бары шуны гына көтәм. Чөнки финалга 8 берсеннән-берсе сәләтле, көчле командалар чыкты. Алар дөнья күләмендә дә танылган һәм уңыш яулаганнар. Татарстандагы Г.Камал театры проекты да алар эшләгән проектларның берсе һәм, мөгаен, иң кызыклыларының берсе булачагы куандыра!

Фото Министрлар кабинеты сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев