Логотип Идель
Бу – тема!

ТДИ (ОГЭ)НЫҢ КАЙЧАН ТАПШЫРЫЛАЧАГЫ БИЛГЕЛЕ: РАСПИСАНИЕ

Россия мәгариф министрылыгы 2020 елда кайсы предметтан ТДИның кайсы көндә тапшырылачагы турында хәбәр итте. 9 сыйныф укучыларының күбесе аны 22 майдан 9 июньгә кадәр тапшырачак.

ТДИ расписаниесе

22 май (җомга) – чит телләр (инглиз, француз, алман (немец), испан);

23 май (шимбә) – чит телләр;

26 май (сишәмбе) – тарих, физика, биология, химия;

29 май (җомга) – җәмгыять белеме, информатика (ИКТ), география, химия;

30 май (шимбә)  – җәмгыять белеме;

2 июнь (сишәмбе) – рус теле;

5 июнь (җомга) – рус әдәбияты, физика, информатика (ИКТ), география;

9 июнь (сишәмбе) – математика.

Имтиханны алдан тапшыручылар өчен дә аерым вакыт бүлеп бирелгән Ул 21 апрельдә башланып, 6 майда төгәлләнә.

Итиханны тапшыра алмаучылар аны 4-11 сентябрь көннәрендә яңадан тапшыра алачак.

Имтихан күпме дәвам итәчәк?

Имтиханның вакыты һәр пердметныкы төрле. Мисал өчен, математика, рус теле, рус әдәбиятыннан ТДИ 3 сәгать 55 минут дәвам итә. Физика, җәмгыять белеме, тарихка 3 сәгать, географиягә 2 сәгать 30 минут бүлеп бирелгән.

Имтиханга нәрсә алырга ярый?

9 сыйныф укучыларына имтиханга берничә әйбер алып керерегә рөхсәт ителә. Мәсәлән, рус теленнән ТДИга орфографик сүзлек, математикага линейка һәм 5-9 сыйныфларда өйрәнелгән төп формулалар язылган белешмәне алырга ярый. Физика һәм химиягә калькулятор һәм эксперимент уздыру өчен җиһазлар алып керергә кирәк була. Сүз уңаеннан, быел укучылар бу предметлардан имтиханда беренче тапкыр тәҗрибә дә үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев