Логотип Идель
Бу – тема!

«ТАТМЕДИАJUNIOR» ПРОЕКТЫНЫҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ: АЛДА НИЛӘР КӨТӘ?

11 октябрьдә «ТатмедиаJunior» проектының эшчәнлегенә багышланган  матбугат конференциясе булып узды. Чарада «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыков,  «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова, «Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин һәм «Идел» журналы  баш мөхәрриренең урынбасары Мөршидә Кыямова катнашты.

Исегезгә төшерәбез: әлеге проектның төп максаты – балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында татар телен, мәдәниятен һәм традицияләрен популярлаштыру. Ел дәвамында проектны 4 редакция җитәкләп килде: «Салават күпере», «Сабантуй»,  «Ялкын»  һәм «Идел». Проект кысаларында бер ел эчендә генә 33 видеопроект эшләнеп, 532 тапшыру чыгарга өлгерде. Аларның барысы да Youtube, Instagram, TikTok интернет-ресурсларында урнаштырылып барды.

«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыков проектның бик уңышлы чыгуын билгеләде һәм аның уңай нәтиҗәләре турында әйтеп узды:

«Хәзерге яшьләр телевизор карамый, гәҗит укымый, радио тыңламый. Алар тулысынча социаль челтәрләрдә тормыш алып бара. Шуңа күрә безнең киләчәгебез, татар теленең киләчәге тик шул социаль челтәрләрдә генә булырга мөмкин. Шушы фикерләрдән соң безгә  «ТАТМЕДИАJUNIOR» проектын ясарга мөмкинлекләр тудырылды. Бер ел дәвамында 40тан артык кеше катнашуында бик зур эшләр эшләнде. Безнең төп бурычыбыз, әлбәттә, Youtubeта татар мохитен барлыкка китерү иде. Нәтиҗәдә 2 миллионнан артык карау җыелды. Моңа кадәр әле татар телендә мондый эш алып барылмый иде», – диде ул.

Проект кысаларында башкарылып чыккан тапшыруларның уңышлы булуы хакында «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова да фикер әйттеп үтте. Шулай ук ул кыскача балалар проектлары турында сөйләде, тапшыруларның аларга уңай йогынтысы бик зур икәнлеген һәм татарча тапшыруларның яшьтән үк татар телен үзләштерергә ярдәм итүе хакында сүз әйтте.

Киләчәктә тагын да кызыклырак видео һәм тапшырулар чыгару көтелә. Бүгенге көндә уңышлы дип табылган проектлар сакланып калыныр дигән ният бар. Киләсе сезонга 33 проект булачак һәм аларның яртысы – яңа тапшырулар. Шамил Садыков проектларга яңа авторлар, татар телен сөюче егетләр һәм кызлар катнашуының тагын да уңай нәтиҗәгә китерәчәген әйтте.

Нинди текә проектлар көтәсен беләсегез килсә, алдагы язмаларны күзәтеп барырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев