Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАНДА «must-see» УРЫННАР

Җәйге сәяхәткә кая барырга планлаштырасың, дустым? Бәлки, республикабызның яңа туристик урыннарына күз салырсың! Табигать белән берлектәге тынычлык, матур күренешләр, ял өчен нинди тукталышларны сайларга? Бу юлы Мөслим һәм Кама Тамагы районнарындагы кызыклы объектларны карап узарбыз. Син әзерме?

ЫК, МӨГЕЗБОРЫН ҺӘМ ТУКАЙ


Соңгы елда Татарстанның иң матурланган районнарының берсе – Мөслимдә Парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәмендә яңа истәлекле урыннар барлыкка килгән. Сүз «Кояшлы Ык» яр буе, «Йөрәк» скверы һәм «Печән базары» паркы турында бара. «Тиздән бу исемлеккә «Киләчәк» паркы да кушылачак», дип хәбәр ителә park.tatar сайтында.



«Кояшлы Ык» паркын булдырганда, архитекторлар, беренче эш итеп, елганың хәрәкәтен яңадан торгызырга булганнар. Ыкның уң һәм сул ягында туфрак шартлары бөтенләй икенче икән. Аннары, алар яңа сукмаклар һәм велосипед юлларын чынга ашырганнар. Хәзер инде монда кешеләр өчен бар уңайлыклар каралган: пляжда кызынырга, эскәмиядә сөйләшеп утырырга яки китап укырга һәм, күпердән йөреп, табигать белән ләззәтләнергә була!

Плюс: амфитеатр һәм мөгезборын формасындагы балалар мәйданчыгы. Гомумән, игътибарлы булыгыз: хайваннар мотивы күп. Ни өчен шулай дип аптырамагыз, Ык елгасы буйларында элек-электән үк мамонт һәм йонлач мөгезборыннар яшәгән. Мөслимне өйрәнү музееның «ВКонтакте» битендә тап булдым бу мәгълүматка.

Әлеге музей – тагын бер популяр туристик объект. 5000ләп предмет арасында археология һәм этнография, сугыш һәм совет чоры, мәгариф һәм мәдәният турында белә алабыз. Кызыклы экспонатлар: совет чорындагы түштамгалар, иске тегү машиналары, киноаппарат һәм иске Коръән китабы. Анда мамонт теше дә бар хәтта! Өлкәне өйрәнү музее белән танышырга тарих белән кызыксынучыларга гына түгел, ә олы һәм яшь кешеләргә дә киңәш итәм.



Ә менә бу җир нәкъ сөйгән һәм сөелгән ярлар өчен – «Йөрәк» скверы. Йөрәк формалы җил скульптурасы – Мөслим районының үсеш символы. Бәлки, шуңа да сквер район үзәгендә – администрация һәм ЗАГС, китапханә һәм кинотеатр янында урнашкан. Мөслимне авыл димәссең: монда шәһәрдәге ял зонасы һәм мәйданчыклар бар. Тиздән аның территориясендә яңа музей барлыкка килер, дип яза Парк һәм скверлар дирекциясе.

Шәһәрдә бөтен җирдә машиналар йөреп тора. Ә менә Мөслимдә, әлеге проблеманы чишәр өчен, «Печән базары» мәйданын булдырганнар. Хәзер анда җәяүле юл һәм китап формасындагы арт-объект бар. Ул китапка «Тукай» дип язылган. Шулай ук «Печән базары»нда ярминкәләр оештыру традициягә әйләнеп бара. Әлбәттә, истәлекле урыннар моның белән генә чикләнми. Калганнарын үз күзләрең белән күрсәң, яхшырак булыр: Мөслимгә рәхим ит!

КАМА-ИДЕЛ, УХА ҺӘМ Туфан МИҢНУЛЛИН


Татарстан табигатенең бар гүзәлләге Кама Тамагы районында тупланган кебек. Кама Иделгә кушылган урын нәкъ бу районда икәнен белгән идеңме? Хәзер беләсең! Әгәр су көченә мөкиббән булсаң, Казан елга портыннан теплоходка утырып китә аласың.



Кама Тамагы кунакханәләргә бай, сәяхәткә килүчеләргә уңайлы шартлар булдырыла тора. Отельләрнең берсендә, «Камский трофей»да, арендага велосипед, сапсерф яки көймә алып була. Иң рәхәте исә, гамакта чалкан яткан килеш, соңгы кояш нурларын озатудыр, мөгаен.

Сүз уңаеннан, Visit-tatarstan.com сайтында күрсәтелгән мәгълүматлар буенча, Кама Тамагында яшәүчеләрнең күбесе елга транспорты өлкәсендә эшләүчеләр икән. Эшкә яз көне китеп, кышка гына кайтып җитүчеләргә һәрдаим ихтирам күрсәтелә. Кама Тамагы гербындагы акчарлак кебек, халык та суга, балыкка омтыла! Җәйге якта уздырыла торган бәйрәмнәр – моңа дәлил. Берничә ел рәттән район администрациясе ярдәмендә оештырыла торган «Каманың балык шулпасы» («Камская уха») фестивале, мәсәлән, шундыйлардан.

Кама Тамагына килгәч нишләргә? Әлбәттә, балык тотарга! Энтузиастлар өчен җәй көне балык тоту буенча чемпионат та уздырыла хәтта. Программа буенча, көймәдәге өч кеше биш сәгать эчендә судак, чуртан яки җәен балыгын тотарга тиеш. Җиңүчеләргә – «Иң зур җәен», иң кечкенә катнашучыларга – «Бәләкәй чактан ук», экипаждагы апаларга «Корабтагы хатын-кыз» кебек номинацияләр каралган.

Район үзәге гади шәһәр тибындагы бистәгә охшаган. Кызыклы урыннарның берсе – Өлкәне өйрәнү музее – районның бар тарихын ачып сала. Мәгарә, табигатьнең үзенчәлекле зоналары, күлләр турында музей хезмәткәрләре шактый кызыклы итеп сөйлиләр. Барып кайтыгыз әле. Музейда Кызыл китапка кертелгән хайваннарны, җирле рудник, нумизматик коллекцияләрне үз күзләрең белән күрергә мөмкин.

Тукта! Туфан Миңнуллин музее турында әйтмәгәнмен бит... Танылган драматург, публицист һәм Югары Совет депутаты булган шәхеснең архивын һәм китапханәсен күрәсең килсә, Кама Тамагына рәхим ит!



Юрьев мәгарәсе турында «Ялкын»нан укыганың бардыр. Ассызыклап узам: бу – республикадагы йөреп була торган бердәнбер мәгарә. Аның янында альпинистлар төшенә генә керә торган текә тау битле скалодром бар. Лобач тавы районның символы ролен үти. Әлеге урында Идел көньякка борыла һәм суларын Каспий диңгезенә таба юнәлтә.

Моннан тыш Кама Тамагының Сөйки авылында Гранд Каньон бар. Әлеге урын күптәннән фоточелтәрләр зонасына әйләнде инде. Шул ук кечкенә авылда гипс руднигы һәм заводы урнашкан. Тенеш авылында исә «Император питомнигы» бар. Питомник ылыслы агачлар коллекциясенә бай. Теләсәгез, экскурсия дә оештыра алалар.




Шулай итеп, Татарстанда «must-see» урыннар – Мөслим һәм Кама Тамагы районнары. Гаилә белән бергә сәяхәткә бару өчен менә дигән мөмкинлек! Иң мөһиме, кулдан ычкындырмаска!


Резидә Әлмиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев