Логотип Идель
Бу – тема!

“ТАТАРКИНО” ҺӘМ КАМАЛ ТЕАТРЫННАН ЯҢА ПРОЕКТ – “КИНО+ТЕАТР”

Киноның театр белән бергә кушылганын күргәнең бармы? Булмаса, димәк, әлеге яңа проект – кинога да, театрга да мөкиббән китүчеләр өчен. 6 октябрьдә Казанда “Кино+Театр” дигән уникаль акция башланып китә.

Әлеге чара Россиядә Театр елы уңаеннан “Татаркино” оешмасы һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры тарафыннан уздырыла. Берничә ай дәвамында, һәр якшәмбе 14.00дә, “Мир” кинотеатрында Камал театры репертуарыннан төшеп калган, тамашачылар яраткан иң яхшы спектакльләр күрсәтеләчәк. Хәер, бу спектакльләр трансляциясе генә түгел, ә Камал театры актерлары белән очрашу да булачак. Алар үзләре катнашкан постановкалардагы кайбер серләр белән дә бүлешәчәк.

Шушы проект дәвамында зур экранда беренче тапкыр Татарстанның йөзек кашына әверелгән спектакльләр тәкъдим ителәчәк.

Миләүшә Айтуганова, “Татаркино” директоры:

– Әлеге идея бездә ел башында, Россиядә Театр елы игълан ителгәч, туды. Казанның “Мир” кинотеатрында, республиканың кайбер районнарында, аерым алганда, Питрәч һәм Лаешта, Театр елы белән бәйле рус телле акцияләр узды. Аларда бүген дә драматургия материалы белән бәйле кино күрсәтү оештырыла. Ягъни сәхнәдә актерлар әсәрләрне укып, спектакльләрдән өзекләр уйный, ә киноэкран төп декорациягә әйләнә.

Моннан тыш, татар телендә дә спектакльләр күрсәтү идеясе булган. Шул уңайдан, “Татаркино” Камал театрына мондый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, зур экраннарда яраткан спектакльләрне карап булачак. Хәзерге вакытта әлеге акция өчен 8 спектакль сайлап алынган. Алар татар телендә рус телле субтитрлар белән барачак. “Кино+Театр” проекты Казан белән генә чикләнеп калмаячак, бөтен республика буйлап җәелдереләчәк.

Илфир Якупов, Г. Камал Татар дәүләт академия театры директоры:

– Бездә легендар спектакльләрнең видеоязмаларын карап, алар буенча фикер алышу тәҗрибәсе бар. Бу “Камал мәктәбе” театр тамашачысы мәктәбе, Кабан күле яры буенда ачык һавада кино күрсәтүләр. Хәзер без яңа дәрәҗәгә чыгабыз: 200 тамашачыны сыйдыра торган зур экранда киноспектакльләр күрсәтүләр булачак. Мондый проектлар тамашачы өчен бик мөһим, чөнки аларның архив спектакльләрен карау мөмкинлеге аз. Ә репертуардан төшеп калган тамашаларга ихтыяҗ зур.

Әлеге киноспектакльләр муниципаль кинотеатрларга да тәкъдим ителәчәк. Якын арада республика буенча узачак мондый киносеансларның расписаниесе төзеләчәк.

Проект 6 октябрьдә Марсель Сәлимҗановның Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле белән ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев