Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРЧА ИНШАЛАРНЫ КАЙДАН АЛЫРГА? /ФАЙДАЛЫ САЙТЛАР ИСЕМЛЕГЕ/

Безнең вакытта иншалар җиңел һәм тиз языла иде. «Каян күчердең?» дип сорасаң, «ГДЗ»дан» (готовые домашние задания), дип җавап бирә идек. Ә хәзер өй эшләре әзерләү тагын да җиңеләйде. Әле дә ярый интернет бар. Ул булмаса, ниләр эшләп бетәр идек?!


Рус телендә әзер иншаларның саны иксез-чиксез. Кызганыч, татарчалары гына бармак белән генә санарлык. Һәрвакыттагыча сиңа эшне җиңеләйтер өчен, "Ялкын" сиңа бер язмада барысын да туплап бирә. Бары тик аны браузерыңдагы «закладка»ларга гына саклап куясы кала.





  1. https://insha.ru/




Әлеге сайтта татар теленнән генә түгел, татар әдәбиятыннан да күп төрле темага иншалар табып була. Гаяз Исхакый, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Габдулла Тукай әсәрләре буенча сочинениеләр бик күп. Һәм, әлбәттә, инде иң еш бирелә торган темаларга да – туган авыл, дуслар, яз, туган тел, әниләр турында да әзер иҗат җимешләре бик күп.





  1. http://nigez.ucoz.ru/




Әлеге сайттагы әзер иншалар күбесенчә татар теле дәресләренә бара. Тик сайтның бер зур «минус»ы бар: ул да булса иншалар тулысынча ачылмый, һәм алар беренче сайттан алынган.





  1. https://nsportal.ru/




Бу порталдагы иншалар белән артык җәелеп китеп булмый. Чөнки алар берничә генә, төгәлрәк әйтсәк, – алтау. Энергетиклар көне уңаеннан әтигә, көз, гаилә, Салих Сәйдәшев һәм Кәрим Тинчурин иҗатына, энергетиклар көненә багышланган иншалар бар. Тик «Тырышкан – табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль бар икәнен онытма. Иң ахыргы файл – тулы бер хәзинә: ул 112 битлек иншалар китабы!





  1. http://tatarkam.ucoz.ru/




Татар теле укытучысы Әлфия Насыйрова сайтында 7 инша табарга була. Алар – аның укучылары язган сочинениеләре. Араларында укытучы, гаилә, полиция хезмәткәрләренә багышланганнары бар.





  1. https://studfiles.net/




Монысы – БРИга әзерлек сайты. Тик биредә дә иншаларга темалар, кулланыр өчен текстлар җитәрлек. Туган як, авылны саклау, табигатьне аңлау, чишмәләр, мәхәббәт темасына иншалар белән беррәттән, Галимҗан Гыйльманов, Фоат Садриев әсәрләре буенча сочинениеләр табып була.





  1. http://tarkhanova.ru/




Гүзәлия Тарханова сайтында да иншаларда кулланып булырлык шактый материал бар. «Асыл сүз» дигән рубрикада төрле темаларны күрергә була.





  1. https://pedportal.net/




Монысы – чын-чынлап хәзинә! Әзер иншалар булган электрон җыентык.





  1. https://infourok.ru/




Әгәр син 5-8 сынйыф укучысы икәнсең, димәк, бу иншалар җыенытгы синең өчен. Биредә ирекле темаларга да, әдәбият дәресләрендә үтелгән әсәрләр буенча да сочинениеләр җитәрлек.





  1. http://ilbyak-school.ucoz.ru/




Биредә дә – тулы бер җыентык. Үзеңә кирәкле иншаны тап кына.





  1. http://tatargia.ucoz.ru/




БРИга әзерлек булса да, иншалар өчен шактый кызыклы материаллар табып була биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев