Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР ТЕЛЕ ОЛИМПИАДАСЫ: ФИН ТАТАРЫ НИК ЕЛЫЙ?

Апрель Тукай ае гына түгел, татар теленнән үз белемнәреңне тикшерү мәле дә. Быел татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада алтынчы тапкыр узды. Планетабызның төрле почмагында яшәүче татар яшьләрен, татар телен өйрәнүчеләрне бер мәйданга җыйган интеллектуаль ярыш чын мәгънәсендә шаккаттырды. Чит илдә яшәп, Тукай телен өйрәнүчеләр белән горурландырды ул.

Бүген Казанда әлеге олимпиада һәм «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Олимпиаданың йомгаклау турына Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Эстония, Франция, Индонезия, Кытай, Пакыстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Азәрбайҗан һәм Россия төбәкләреннән катнашучылар килде. Татарстаннан 217 катнашучы булса, Россия төбәкләреннән – 108. Чит төбәкләрдән үзләрен сынап караучылар саны 30га җиткән.


Юто Хишияманың аягы җиңел булган


Япония яшьләре ел саен диярлек татар теле буенча уңышлары белән шаккаттыруын дәвам итә. Әнә, башта – Юто Хишияма, ә былтыр Мидзуки Накамура салган сукмак буйлап Чихиро Тагучи да атлый. Ул – Япониянең Канагава шәһәреннән, университетта дүртенче курста укый. Җитмәсә, татар телен шәп белә һәм матур итеп сөйләшә. Шушы олимпиадада катнашырга да аңа Мидзуки тәкъдим иткән. 21 яшьлек егет татар телен өч ел дәвамында өйрәнә. Быел Чихиро олимпиадада беренче урын алды.



– Мин милләт буенча да японлы, әти-әнием дә япон. Мин телләр өйрәнергә яратам. Шуңа күрә татарчаны үзем генә өйрәндем. Татар теле миңа ошый, шуңа аны өйрәнүне дәвам итәргә телим. Иң җиңеле грамматика булды. Татар теле грамматикасы япон теленеке белән охшаш. Ләкин Япониядә япон теле белән язылган татар теле грамматика китабы, сүзлеге юк. Шуңа күрә татар телен өйрәнергә бераз кыен булды. Интернет аша, электрон почта аша татар теле укытучым белән аралашып өйрәндем. Ул Япониядә яшәүче татар – Гөлнара, – ди Чихиро.

Татарстанны, Казанны ошаткан егет Ашамлыкларны үз иткән. Пәрәмәч, өчпачмакны бик яраткан. «Кол Шәриф мәчетенә бардым. Дини матурлыкны күрдем, ул миңа бик нык тәэсир итте», – дип сөйли. Татар теленнән кала, ул япон, инглиз, рус, алман, француз телләрен белә. Ул безгә хәтта Габдулла Тукайның «И, туган тел» шигырен дә җырлап күрсәтте. Казанга тагын бер тапкыр киләсе, сәяхәт итәсе килә аның. Чөнки шушы олимпиада вакытында бик күп чаралар булу сәбәпле, шәһәрне карарга буш вакыты булмаган.

Кол Шәриф архитектурасы телгә гашыйк иткән


Үзбәкстанның Ургенч шәһәреннән килгән Бабурбек Әгемберганов төзелеш көллиятендә 2 курста укый. Егетнең әнисе дә, әтисе дә – үзбәк. Ул татар телен мөстәкыйль рәвештә, интернет аша өйрәнгән. Кол Шәриф мәчете, Казан Кремленең архитектурасын ярата ул. Бу биналарның графикаларын карап, аларга соклануы Тукай теленә мәхәббәткә әверелгән дә куйган. Үзбәк егете Халыкара олимпиадада икенче урын яулады.

– Татарстанга килгәч, бик күп тарихи урыннарны күрдек, аның белән таныштык. Мин моңа бик шат. Олимпиадада катнашу миңа әллә ни авыр булмады. Мин бу телне 6 ай эчендә өйрәнеп, олимпиадада катнаштым. Беренче турда гына бераз катлаулы булды, анда мин сәнгать хакында сөйләдем. Аннан соң иҗади конкурста үземнең республикабыз хакында бәян иттем, үзем ясаган рәсемемне жюри әгъзаларына тәкъдим иттем, – ди егет.

Олмипиадага әзерләнү җиңелләрдән булмаган, чөнки Үзбәкстанда татар китаплары юк, диярлек. Булса да, электрон рәвештә генә. Бабурбек татар грамматикасын электрон дәреслектән өйрәнгән. «Татар теле үзбәк теленнән җиңелрәк тә әле. Алар икесе дә төрки телләр рәтенә кергәч, бер-берсе белән бик охшаш», – ди 17 яшьлек егет.


«Күңелем тулды»


Гран-Прига Финляндиядән Ильяс Каадер лаек булды. Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов аның башына – түбәтәй, өстенә жилет кидерде. Тагын бер җиңүче – Казан шәһәреннән Альмира Хәкимуллина. Министр аны да игътибарсыз калдырмады. Калфак белән жилет бүләк итте. Шушы бүләкләрдән, тагын дипломнан кала, җиңүчеләр iPadка да ия булды.

– Мин, олимпиада җиңүчесе булуым белән бик шат һәм бәхетле. Бу дүрт көн бик тиз үтте. Әмма мин монда бик күп дуслар белән таныштым һәм яңа әйберләр өйрәндем. Күп спектакльләргә бардым. Рәхмәт сезгә! Үзем алты телдә сөйләшәм. Фин татары булсам да, минем туган телем – татар теле. Дуслар, татар теле безнең кулларда – яшьләрдә. Онытмыйк аны! Саклыйк аны! Үстерик аны! Горурланыйк татар теле белән! – диде үз чыгышында Ильяс.



Бу вакытта бөтен зал аны кайнар алкышларга күмде. Милләттәшебез шулкадәр хисле чыгыш ясады ки, бу вакытта залда утыручыларның күзләренә яшьләр тыгылды. Хәер, егетнең үзенең дә күңеле тулып китте.

– Минем күңелем тулды. Чөнки шундый саф, ямьле татар телен онытырга ярамый. Татар телендә шушындый чаралар үткәрергә, «Хей, без монда бар», дип бөтен дөньяга татар телен балкытырга, аның байлыгын күрсәтергә кирәк. Татар телендә сөйләшергә мине әнием һәм әтием өйрәтте. Гаиләдә дә татарча сөйләшәбез. Олимпиадада катнашу миңа авыр булмады. Мин бары тик яхшы якларын гына күрәм. Бик күп яңа дуслар таптым, татар мәдәниятен күбрәк белә башладым, – ди 8нче сыйныфта укучы егет.

«Коперникка кадәр татар шагыйре әйткән»


Ильясның моңа кадәр дә Казанга килгәне булган. Чөнки аның туганнары биредә яши икән. Бу юлы ул әнисе (ул Казанда туып үскән) белән бергә килгән. Финляндиядә татар теле мәчеттә укытыла икән. Ял көннәрендә теләк белдергән балалар өчен татарча дәресләр оештырыла. Шулай ук Хельсинкида татар балалары өчен «Тресколла» дигән җәйге 2 атналык лагерь бар. Анда һәр көнне дини, татар теле дәресләр укыйлар. Ильяс һәм аның абыйсы Касыйм боларның барысында да анда катнашкан.

– Хәзер бу эшне өйдә дәвам итәбез. Чөнки аларның уку программалары күбәйде. Алар гомуми белем бирү һәм музыка мәктәбендә укыйлар. Татар телен үстерүдә бернинди дә яңа әйбер юк. Бары тик балалар белән татарча сөйләшергә кирәк. Кайсыдыр сүзләрне белмәсәк, сүзлекләрне ачып карыйбыз. Аңлатмалы, телара сүзлекләрне кулланырга гына кирәк. Олимпиадага әзерләнгәндә балалар шуны аңлады: әгәр дә син китаплар укымыйсың икән, өйдә аралашкан тел ул кадәр күп мөмкинлекләр бирми. Өйдә әдәби китапларны ачып укымасалар, татарча сөйләр, фикерләрне белдерер өчен өйдәге ашханә – кухня теле генә җитми. Китаплар укыр өчен, яшьләр кызыксындыра торган әсәрләрне табарга кирәк. Монда иң отышлы юл – спектакльләр аша. Театр монда бик ярдәм итә. Җиңел шигырьләрдән башларга кирәк. Алар бездә күп, мисал өчен, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев кебек балалар шагыйрьләренең әсәрләрен укырга. Үзең башкарган эшләр турында да татарча сөйләргә кирәк, – ди Ильясның әнисе Фәния.

Гадәттә, чит илдә яшәүче татарлар татарча китап таба алмаганнарын әйтсә, Каадер гаиләсендә алай түгел. Аларның өйләре китап белән тулган. Аларны бары тик вакыт табып укырга гына кирәк. «Интернеттан аерырга кирәк, шуның өчен модемны кирәкле вакытта сүндерергә кирәк», ди Ильясның әнисе елмаеп.

Ильяс – Финляндиягә Казаннан күчеп киткән татарларның дүртенче буыны. Әдәбиятка килгәндә, аны һәм абыйсын Урта гасыр төрки-татар әдәбиятыннан тартып алып булмаган. Кол Галиның «Кыйссаи Йосыф», Сәиф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен»не бик яратып укыганнар.

– «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмасындагы мәгълүмат бик яктыртылмый. Коперник фәндә Җирнең кояш тирәли әйләнүен әйтте. Әмма аңа кадәр, 150 ел элек, татар шагыйре моны әйткән була. Сәиф Сараи бернинди галим дә, астронавт та булмаган. Борынгыдан ук безнең татар халкы акыллы булган. Галимнәрдән алданрак аңлаган, – ди әни кеше.

Малаеның күңеле тулуын да Фәния ханым үзенчә аңлата. Татарстан авылларыннан килгән укучылар белән аралашуы аеруча кызыклы һәм рәхәт булган Ильяска. Ул аларны үз туганыдай күргән.


«Башкаларга да өйрәтәм»


Дөресен әйтик, чит илдә яшәүче татарлар мондый җиңүне хисле итеп кабул итә. Татарстанда яшәп, җиңеп чыкканнар исә моның үз-үзләренең белемен дәлилләү итеп аңлата. Шулай булый ни, татар була торып, Татарстанда яшәп, ничек инде үз туган телеңне белмисең, ди?!

Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиясендә укучы, шушы олимпиадада Гран-Прига ия булган Альмира Хәкимуллина да – шундыйлардан. Ул бу олимпиадада өченче тапкыр катнаша. Татар теле фәне белән тирәнтен рәвештә 9нчы сыйныфта өйрәнә башлаган.



«Ыргыттылар – төшеп ярылмадым,
Сындырдылар – сынып бетмәдем.
Чит иманнар оҗмах вәгъдә итте,
Татар тәмугыннан китмәдем»,
дип сөйләде ул Нур Әхмәдиев шигырен сәхнәдә.

– Монысына аеруча нык әзерләндем. 3 атна дәвамында бертуктамый укыдым да укыдым. Бирегә килгәч тә, гел укыдым. Иҗади биремнәргә дә әзерәндем. Әдәбияттан теоретик бирем авыр иде. Ә татар теленнән алай булмады, чөнки мин аны яхшырак беләм. Үзем өчен бик мөһим урын алдым. Киләчәк тормышымны татар теле белән бәйләргә җыенмыйм. Ләкин татар телен саклыйм, анда сөйләшәм, чит илләрдә дә күп булам, анда да татар телен кешеләргә өйрәтәм, – ди кыз.

11нче сыйныфта укучы Альмира медицина һөнәрен сайлаячак. Ул шушындый олимпиадалар, татар теленнән БРИлар белән татар теленең дәрәҗәсен күтәреп була, дип саный. «Мәктәпләрдә дә электив курсларны оештырырга кирәк. Чөнки теләүчеләр бик күп. Безнең мәктәптә укучылар 3-4 тапкыр әдәбият, татар теле дәресләрен укый. Безнең татар мәктәбендә татар теле дәресләре кимемәде», – ди кыз.

ФИКЕР




Рафис Борһанов, Татарстан мәгариф һәм фән министры:

– Бирегә җыелган яшьләр – безнең гореф-гадәтләрне, телне саклап һәм буыннарга җиткерүче кешеләр. Сезгә Татарстан Президентыннан, Министрлар Кабинетыннан зур рәхмәтләр әйтәм. Барыгызга да корычтай сәламәтлек, бүгенге укуыгызда, киләчәктә эшегездә зур уңышлар телим. Бу олимпиадада җиңүчеләр бар. Бәлки җиңелгән бер генә кеше юктыр. Чөнки сез барыгыз да, берегез белән берегез танышып, шушы танышлыкны гомерегез буенча алып барырсыз. Кайсы илдә, кайсы төбәктә булсагыз да, сез бер-берегез белән элемтәдә булачаксыз.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев