Логотип Идель
Бу – тема!

«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ ЗУР АКЧАЛАТА БҮЛӘКЛӘР КӨТӘ

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «Tatar сүзе» бәйгесе турында әлеге конкурска багышланган матбугат очрашуында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин сөйләде.

Матбугат очрашуында, шулай ук, Татарстанның халык артисрты, Г.Тукай премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов һәм Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Җәвит Шакиров та бар иде.

Әлеге конкурсның төп максаты – татар теле һәм әдәбиятын пропагандалау. Оештыручылар сүзләренчә, әлеге конкурс нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барларга, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итәчәк.

Фикер алышу барышында, Айдар Фәйзрахманов, халыкның җыр сәнгатеннән бигрәк шигърияткә сусавы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, хәзер күп концертларда җырны шигырь белән үреп бару шуның белән бәйле.

Шулай ук, Айдар Фәйзрахманов конкурста катнашучылар арасында балалар күбрәк булачагына өметләнүен белдерде.

Әлеге конкурсның үзенчәлекле якларыннан берсе – шигырь һәм проза номинацияләре янәшәсендә мәсәл номинациясе дә булу. Кадим Нуруллин фикеренчә, бу жанр – үзе бер романга тиң, һәм аңа кызыксынуны арттырырга кирәк.

Бәйге өч яшь категориясендә уза: 

- 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар;

- 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар;

- 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар;

Бәйге эше яттан сөйләнгән яисә укылган монолог яки диалог рәвешендә әдәби әсәрне бәян итүдән гыйбарәт чыгыш булырга тиеш. Чыгышы музыкаль бизәлеш белән барырга мөмкин. Бәян ителә торган әдәби әсәр катнашучының яшенә туры килергә тиеш. Чыгыш ясау вакыты 5 минуттан артмаска тиеш.Бәйгедә үзешчән һәм профессиональ сүз осталары катнаша ала, яшь чикләве юк. Бәйгенең премияль фонды – 1 миллион сум.

Беренче этапта (сайлап алу этабы) катнашучылар үз эшләрен видеоязма рәвешендә электрон форматта tatarsuze@tatfil.ru электрон почта адресына яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (919) 690-04-22 номерына җибәрәләр. Аңа катнашучының визит карточкасы (контакт белешмәләре) кушып бирелергә тиеш. Беренче этап эшләре 2020 елның 15 декабренә кадәр (15 декабрьне дә кертеп) кабул ителә. Икенче этапта катнашучылар жюри алдында чыгыш ясый, ул 2021 елның 20 февралендә уздырыла. Җиңүчеләр ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Гала-концерт Халыкара туган тел көнендә — 2021 елның 21 февралендә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев