Логотип Идель
Бу – тема!

ТАШУ КИЛӘ – САК БУЛЫГЫЗ!

Татарстан язгы ташу чоры башланганны көтә. Быел ул шактый катлаулы сценарий буенча барыр төсле. Кар күп, киләсе берничә көндә ул тагын да артачак – синоптиклар атна ахырына кадәр шактый күләмдә юеш кар явачак дип фаразлый...

Шуңа күрә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре бигрәк тә район, авыл җирлегендә яшәүчеләрне сак булырга чакыра. Кагыйдә буларак, нәкъ менә алар елга буйларына боз киткәнне карарга, тал песие җыярга йөрергә ярата. Ә бу – алар үзләрен күпмедер дәрәҗәдә куркыныч астына куя, дигән сүз. Чөнки бу чорда кар күп булу сәбәпле, яр буйлары ишелергә мөмкин. Кар тиз эрегән очракта әлеге куркыныч бермә-бер арта. Шуңа күрә яз көне яр буйларыннан ерактарак йөрсәң яхшы.

Әнә, Нурлаттан Алия Латыпова узган елгы боз китү чорын һаман да зур курку белән искә ала. “Авылга кунакка кайткач, иптәш малаем белән боз киткәнне карарга елга буена барырга булдык. Елгадагы зур-зур боз кисәкләренә сокланып, онытылып киткәнмен. Кар өстенә басам дип баскан идем, анда аяк астында җир булмаган икән. Дус малай вакытында эләктереп кенә калды, аска оча идем”, - дип сөйләде ул.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә район һәм авыл җирлеге җитәкчеләрен ишелү куркынычы булган яр буйларын кардан чистартуга зур игътибар бирергә чакыра. Карны вакытында чистарту елга буе территорияләрен саклап калуга ярдәм итә, ди.

Су басуга килгәндә, андый куркыныч янаган районнар сигез. Болар – Кайбыч, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Чистай, Аксубай, Алексеевск, Әлки һәм Нурлат.  Бу Кече Чирмешән һәм Гөбенә елгалары үтә торган районнар. Нәкъ менә шушы елгаларда су күләме куркыныч билгеләргә кадәр күтәреләчәк.

Буа, Лаеш, Питрәч, Теләче, Саба, Кукмара, Арча, Биектау, Мамадыш районнарына да гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга кирәк. Әлеге районнар буенча уза торган Мишә, Казансу, Бөрсет, Карлы елгаларында су дәрәҗәсе шулай ук югары булачак.

- Март ахырына кадәр шәһәр һәм муниципаль берәмлекләр гадәттән тыш хәлләргә тулысынча әзер булырга тиеш! Әлегә елгадагы бозны төнге түбән температуралар гына тотып тора. Республика елга һәм күлләрендә боз калынлыгы 12-28 сантиметр. Тик бик тиздән, көннәр җылытуга,алар ачылачак. Әзер булыгыз, - дип белдерде Татарстанның Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын башкаручы Николай Суржко.

Хәзерге вакытта  ташуга каршы чараларда катнашу өчен 15 мең кеше, 2 меңнән артык техника әзер тора инде. Һава разведкасы өчен 18 очыш техникасыннан файдалану каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев