Логотип Идель
Бу – тема!

ТӘҖРИБӘ - КЫЙММӘТЛЕ МИРАС

Тәҗрибә - бик кыйммәтле мирас. Бүген без 95 яшьлек картның нәкъ менә синең өчен дип уртаклашкан тәҗрибә, киңәшләре белән бүлешәбез!

1. Душта җырла!

2. Юлыңда очраган һәркемгә аның сиңа нинди мөнәсәбәттә булуын теләсәң, шундый мөнәсәбәттә бул.

3. Елына бер тапкыр булса да таң каршыла.

4.  Беркайчан да өй печеньеләреннән баш тартма.

5.  Туган көнең көнне агач утырт.

6.  Якын кешеләреңә аларны яратканыңны ешрак әйтергә тырыш.

7.  Гадирәк бул.

8. Зур планнар кор, әмма вак-төяк шатлыкларга да сөенеп яшә.

9.  Үзеңне дә, башкаларны да кичерергә өйрән.

10. Рәхмәтне ешрак әйт.

11. Начар холыклы, негатив кешеләрне урап уз.

12. Аяк киемең һәрчак чиста булсын.

13. Дусларың һәм танышларыңны туган көннәре белән котларга онытма.

14. Һәрчак камилләшергә тырыш.

15. Кешеләрнең күзләренә кара.

16. Беренче булып исәнләш.

17. Кешеләрдән алып торган әйберләрне вакытында кире кайтарып бир.

18. Яңа кешеләр белән дуслаш, тик элеккеләрен дә онытма.

19. Сер сакла.

20. Һәр яз саен чәчәк утырт.

21. Башкаларны гаепләмә.

22. Үзеңне кайда кирәк саныйсың, шунда бул.

23. Тормыш гадел булыр дип уйлама да.

24. Үз гаебеңне танырга өйрән.

25. “Белмим” дигән сүздән оялма.

26. Үз сүзеңдә тор.

27. Бары үзең яраткан һәм сине яраткан кешегә генә өйлән (киияүгә чык).

28. Әти-әниеңә ешрак шалтырат.

29. Бәхетле бул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев