Логотип Идель
Бу – тема!

СУДА БАТАЛАР! СӘБӘБЕ НИДӘ?

Көннәр җылынуга, барыбыз да су коену турында уйлый башлыйбыз. Бассейннар, диңгезләргә бару — бер хәл, ә үзебезнең республикада су коенасы килгәннәргә нишләргә?

Белгәнебезчә, Татарстанда су коенырга мөмкин булган урыннар шактый, әмма аларның күбесендә йөзү катгый тыелган. Беренчедән, су төбендә ниндидер предметлар, чүп булу сәбәпле, андый су буйларында әлегә пляжлар ясамаганнар. Икенчедән, күп кенә елга-күлләрдәге су составы да тиешле нормаларга туры килми. Димәк ул кеше сәламәтлеге өчен начар дигән сүз.

Шуңа күрә шикле урыннарда су коенудан сак булырга кирәк. Беренче чиратта, тирә-яктагы билгеләргә игътибар итегез. Әгәр йөзү тыелганлыгын аңлата торган билге күрәсез икән, коену турында уйламагыз да. Ярамый!

Кызганыч, күпләребез әлеге кагыйдәләр турында еш кына оныта. Бу исә төрле гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга сәбәп була. Мәсәлән, быел гына да ел башыннан  Татарстанның су объектларында инде 31 кеше батып үлгән. Аларның 4 се  - балалар. Суга батучы 33 кешене исә коткарып кала алганнар.

Суда үлем очракларының сәбәпләре турында тәфсилләбрәк сөйләшик.

Беренче сәбәп – инде бер кат ассызыклап узганча, су коену рөхсәт ителмәгән урыннарда йөзү. Быел теркәлгән үлем очракларының 16 сына нәкъ менә шул сәбәпче. Мәктәп укучыларына аеруча сак булырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Чөнки яшүсмерләр табигатьтә ял итәргә аеруча ярата. Тик күп очракта куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытып җибәрәләр.

Икенче сәбәп - суга егылып төшү. Егылу дигәндә, суга сикереп уйнауны да, балык тоткан вакытта хәл начараеп суга төшеп китүне дә күздә тотабыз. Хәтта, су буенда уйнаганда балалар да, аяклары ялгыш таеп, суга төшеп китә алалар.

Өченче сәбәп – көймә каплану. Шуңа күрә көймә белән чыккаңда, һава торышының нинди булачагын төгәл белү кирәк.  Аның төзеклеген дә җентекләп тикшерү мәҗбүри. Биредә бөтен кеше өчен дә махсус  коткару жилетлары булу шарт.

Дүртенче сәбәп - әти-әниләрнең игътибарсызлыгы. Әгәр якында гына су буе бар икән, әти-әниләр балаларын игътибарсыз калдырмаска тиеш. Алар һәрвакыт сезнең янда булсыннар!

Шуны онытмагыз:  су -  хәтта бик әйбәт йөзә белүчеләр өчен дә шактый куркыныч урын!

Наилә ШИҺАПОВА


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев