Логотип Идель
Бу – тема!

«СТУДЕНТЛАР ЯЗЫ»: БҮЛӘККӘ МӘЧЕ ГЕНӘ?!

Югары уку йорты студентларының язы инде кыштан ук, язга әзерләнүдән, башлана. Язның да үзгәсе – “Студентлар язы” дип атала торганы. Быел “Студентлар язы” республика студентлар иҗаты фестивале 3500 кешене колачлаган. Ә иң-иңнәрен бүген УНИКС сәхнәсендә игълан итәчәкләр.

Быел Татарстанның “Студентлар язы”на 26 вуздан 446 гариза кабул ителгән. Биредә Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама студентлары 7 юнәлештә ярышкан.
Фестивальдә музыка, хорегография, оригиналь жанр, журналистика, интеллектуаль юнәлеш, театр, видео буенча үзеңне сынап була.

Фестивальдә Татарстан студентларыннан тыш чит илләрдән яки башка Россия төбәкләреннән килеп бездә укучы студентлар да катнаша. Кайбер вузлар шушы чарада катнашу өчен сессия вакытында өстәмә балл бирә икән. Шулай ук, фестивальдә катнашып, югары стипендия алу мөмкинлеге дә бар.

Тимур Сөләйманов, Татарстан Яшьләр министрының беренче урынбасары:

– Әлеге фестивальнең үзенә генә хас традицияләре бар. Иҗади өлештән кала, биредә бәйге өлеше дә бар. Яшьләр үзләрен команда һәм индивидуаль юнәлешләрдә сыный. Киләсе елга республиканың “Студентлар язы” фестивале тагын да масштаблырак узачак. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Камадан кала, анда башка районнарның да катнашуын телибез. Быелның көзендә үк инде 2020 елның “Студентлар язы” нинди булачагын белә алачаксыз.

Татарстанның быелгы “Студентлар язы” фестивале гадәттәгечә өч этаптан торган: вузлардагы конкурс өлеше, сайлап алу этабы һәм гала-концерт. Жюри әгъзалары арасында быел Россия дәрәҗәсендәгеләр дә күп булган. Алар – Мәскәүнең зур дәүләт циркы сәнгать җитәкчесе, КВН Халыкара Союзы Югары лигасы чемпионы Денис Дорохов, профессиональ биюче Алексей Калачев, режиссер-хореограф Татьяна Малахова.

Фестиваль зурлап үткәрелсә дә, аның призлары юк икән бит. Җиңүчеләргә (ә алар барлыгы 150 һәм моңа өстәп Гран-При алучыларны да онытмаска кирәк) мәче статуэткасыннан кала (бу – фестивальнең символы), башка бернинди саллы бүләкләр дә тапшырылмый. Бары тик иганәчеләр тарафыннан бирелгән бүләкләр белән канәгатьләнәсе кала. Ә спонсорлар, гадәттә, театр, кинотеатрга бару, химчистка, тегү остаханәләре хезмәтләрен бүләк итә.

Фестиваль бюджетының суммасын да ачып салдылар: ул – 4 миллион сум. Аның күп өлеше Россия “Студентлар язы”нда катнашу өчен оештыруга китә. Калган өлеше исә – экспертлар катнашуы өчен түләүгә, транспорт (Россия “Студентлар язы”на бару), полиграфия материаллары өчен тотыла.

Татарстанда укучы студентлар үзләренең бик сәләтле булуларын Россия “Студентлар язы”нда әллә ничә тапкыр дәлилләгән. Соңгы алты ел эчендә генә дә алар өч тапкыр Гран-При яулаган, шулай ук өч тапкыр беренче урынга ия булган. Тик иң-иң шәп булганыңны ел да дәлилләп торсаң яхшырак бит. Быел да Татарстанның “Студентлар язы” делегациясе (ә алар 95 конкурсант һәм 10 оештыручы) Пермь шәһәренә 13 май көнне юл алачак. Анда алар кабат иң яхшы студентлар исемен яуларга телиләр. Ә әлегә барыбызга да республиканың “Студентлар язы” нәтиҗәләрен түземсезләнеп көтәсе кала.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев