Логотип Идель
Бу – тема!

СТРЕССТАН КОТЫЛУНЫҢ 7 ЫСУЛЫ

Күп авырлуарның нигезендә стресс ятканын һәркем белә. Шул зәхмәттән ничек котылырга соң? Файдасы тикшеренүләр белән расланган 7 ысул тәкъдим итәбез.

1. Тирән итеп сулыш алабыз.

Барлык гениаль әйберләр дә, гадәттә, бик гади була. Бу очракта да шулай ук. Тирән итеп сулыш алып, аны кире чыгару – стрессны киметүнең файдалы ысулы. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, дөрес итеп сулыш алу кан басымын да көйли. Шунысы мөһим: сулыш алганда төрле мәсьәләр чишәргә, күңелсез нәрсәләр турында уйларга ярамый. Алайса аның файдасы булмаячак.

2. Күбрәк көләбез.

Көлү стресс гормоннары кортизол белән адреналин күләмен киметә. Шуңа күрә кайчак YouTubeта күңелле видеолар карарга ярый. Сез шул рәвешле киеренке халәттән котыласыз бит.

3. Эшлисе эшләр исемлеге төзибез.

Һәм эшләгәнен сызып барабыз. Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрү күңелгә рәхәтлек бирә, тынычландыра. Бүген эшләп өлгермәгәнне иртәгәгә калдырырга курыкмагыз. Үз-үзеңә артык күп эш өю дә стресска китерә ала.

4. Физкультура белән шөгыльләнәбез.

Стресс белән көрәшү өчен үз күңелеңә хуш килгән теләсә кайсы күнегүләрне ясарга яки саф һава сулап урамда йөрергә дә була. Активлык бәхет гормоны эндорфиннар бүленеп чыгуга китерә.

5. Шоколад ашыйбыз.

Галимнәр тәҗрибә уздырган: көн дә 40 г шоколад ашаган студентларның стресс дәрәҗәсе күпкә кимүе ачыкланган.

6. Китап укыйбыз.

Стрессны киметү өчен 6 гына минут китап уку да җитә. Максималь дәрәҗәдә файда алу өчен яхшы әдәби әсәр укырга кирәк.

7. Йокыны туйдырабыз.

Тикшеренүләр күрсәтүенчә, стрессны киметүнең иң эффектив ысул – йоклап алу. Тәүлегенә 8 сәгать йоклаган кешеләр стрессны җиңелрәк кичерә икән. Азрак йоклаучылар исә “кәеф юк, йокы килә, хәлсезлек биләп алды”, дип зарлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев