Логотип Идель
Бу – тема!

СИНЕҢ ӨЧЕН НИЛӘР МӨҺИМ? ПСИХОЛОГИК ТЕСТ

Кәгазь һәм ручка ал да, җавапларны язып бар. Ахырдан нәтиҗә ясарбыз.

Җаваплар ихлас, чын булырга тиеш. Бары шул очракта гына тест нәтиҗәләре дөрес булачак.

1. Әлеге хайваннарны аларга карата мөнәсәбәтегездән чыгып, тәртип буенча  тезегез (кайсы күбрәк ошый).

А) сыер

Ә) юлбарыс

Б) сарык

В) ат

Г) дуңгыз

2. Һәр хайванга бер сыйфат язып чыгыгыз.

А) эт

Ә) песи

Б) күсе

В) диңгез

3) Якын кешеләрегезне (сезне белгән һәм сезнең өчен мөһим булган кешеләр) билгеле бер төс белән туры китереп чыгыгыз. Бер кеше ике тапкыр кабатланмасын.

А) сары

Ә) кызгылт сары

Б) кызыл

В) ак

Г) яшел

Хәзер нәтиҗәләрне карыйбыз:

1. Бу – сезнең приоритетлар.

Сыер – карьера

Юлбарыс – дәрәҗә.

Сарык – мәхәббәт.

Ат – гаилә.

Дуңгыз – акча.

2. Һәр хайван кемне дә булса сурәтли:

Эт – үзегез

Песи – тормыш иптәше

Күсе – дошман

Диңгез – тормышыгыз

3. Һәр төс янындагы кеше тормышыгызда мөһим роль уйный.

Сары – бу кеше сезне беркайчан да онытмас

Кызгылт сары – бу кешене якын дус дип саныйсыз

Кызыл – сез чын-чынлап яраткан кеше

Ак – рухы белән сезгә охшаган кеше

Яшел – бу кешене сез беркайчан да онытмассыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев