Логотип Идель
Бу – тема!

СИН ҮЗЕҢНЕ ЯРАТЫП БЕТЕРМИСЕҢ: 7 БИЛГЕ

Һәр кеше дә үзен нинди дә булса сыйфатлары өчен яратып бетерми, һәм бу безнең өчен нормаль санала. Бүген психологлар һәм тикшеренүчеләр үзеңә карата ышаныч тудырырга, күбрәк уңай якларыңа игътибар итәргә киңәш бирәләр. Түбәндәге билгеләр исә үзеңне никадәр ярату, яратмавыңны бәяләргә ярдәм итәр.

– Син гел башкаларның җитешсез якларын күрәсең.

Даими рәвештә башкалар белән канәгать булмау безнең үзебезнең хис-тойгыларыбызны аларга күчерү дигән сүз. Моны ничек аңларга: һәрберебездә дә яратып бетермәгән гадәт, кимчелекләребез бар. Шундый тискәре якларны үзең дә сизмичә башкаларга «тагу», аларның да идеаль түгел икәнлеген күрсәтергә теләү безне җиңелрәк хис итәргә ярдәм итә. 

– Сиңа эчке сыйфатларың түгел, ә казанышларың кадерлерәк.

Башта сине горурландырырга мәҗбүр иткән уңышларыңны, ә аннан соң үзеңдә ошаган сыйфатларыңны искә алып кара. Укуда яисә эштәге казанышларыңны искә төшерү яхшы якларыңны санап чыгуга караганда җиңелрәк булачак.

– Син үзеңә ошамаган кешеләр белән аралашасың.

Үзеңә авырлык китерүче, начар тәэсир итүче кешеләр белән аралашуны үз көчеңә ышанмау, кызыклы, уңышлы кешеләр белән булырга лаек түгел дип санау белән аңлатып була.

– Син ялган ярдәмендә мөнәсәбәтләрне саклап каласың.

Мәсәлән, берәр әйбер белән канәгать булмасаң, сиздермисең, барысы да ошый дип җавап бирәсең, кайчак үз теләкләреңнән баш тартасың. Син үзеңне кире кагарлар дип куркасың, шуңа күрә алдау юлын сайлыйсың.

– Син еш кына башкарасы эшләреңне кичектерәсең.

Бу синең ялгышлыклардан куркуыңны күрсәтә. Бәлки булдыра, ахырына кадәр җиткерә алмам дип үз-үзең белән бәхәсләшәсең. Шул ук вакытта үзеңнең җитешсез якларыңны кабул итә алмау да эшләрне кичектерүгә бер киртә булып тора.

– Син комплиментларны кабул итә белмисең.

«Син нәрсә инде!», «Үзең миннән дә матуррак, яхшырак, акыллырак...», «Әйе, тик менә болай, тегеләй булса, тагын да әйбәт булыр иде» кебек сүзләр белән син бәяңне төшерәсең һәм үзеңне яратып бетермәгәнеңне күрсәтәсең. Чын-чынлап шундый акыллы, матур, зирәк һ.б. сыйфатларга ия булуыңа ышанмау башкаларны гаҗәпләнергә мәҗбүр итә.

– Син кечкенә генә хата җибәрсәң дә, үзеңә ачуланасың.

Һәрчак үзеңне тәнкыйтьләп тору – үз-үзеңне яратмау билгесе. Хаталар ясарга куркып, ярты юлда туктап кала торган булсаң, бу тормышта уңышка ирешеп булмый. Башкаларның да ялгышлыклар җибәргәнен исеңдә тотып, күңелеңне төшермәскә кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев