Логотип Идель
Бу – тема!

СИН ДӘ БАШКАЛАР КЕБЕК ҮКМЕ?

“Күпчелеккә охшарга тырышканда - ахмакларга охшыйсың”, дигән кайчандыр Конфуций. Аның хаклылыгын күрсәтүче мисаллар бихисап. Бервакыт кайсыдыр Ауропа монархы сарай әһелләрен балга чакырган. Чатан монархка ярарга тырышкан һәр кеше әле уң аякка, әле сул аякка аксый-аксый балга килгән. Корольнең аксаклыгын белмәгән бер граф соңарып килгән һәм шундук монархның игътибарын җәлеп иткән: аптырарлык түгел - ул анда бердәнбер чатанламый йөрүче кеше булган ич! Аның “Сез, граф, нигә аксамыйсыз әле?” дигән соравына зирәк граф бик тиз җавабын тапкан. ”Әлбәттә, аксыйм, патша галиҗәнаплары, тик ике аягыма берьюлы аксыйм...”, - дигән ул. Көлке кебек. Ә тормышта үзегезенең дә шундыйрак хәлләрдә булганыгыз юкмы? Шул-шул менә.

“Башкалар кебек үк” - бу уртакул кешеләрнең яраткан сүзләре”, - дип искәртә Лев Толстой. Нәкъ менә шундыйлар әйләнә-тирәдәгеләрнең (әти-әни, дуслар һ.б.) йогынтысына җиңел бирелә дә инде. Шулай дип раслый психологлар.

[caption id="attachment_29136" align="alignleft" width="500"] Фото: pixabay.com[/caption]

Бер эксперимент нәтиҗәләре кызыклы. Студентларга тактага төрле озынлыктагы сызыклар сызарга дигән гади генә биремнәр бирәләр. Күбесе, алдан килешенгәнчә, тикшерүчеләргә кыска сызыкны озын, озынын - кыска дип әйтә. Чират бу килешү турында белмәүчеләргә җиткәч, аларның да барысы да диярлек алдагылар әйткәнне кабатлый! Кайберләре шикләнүчән тавыш белән, ышаныр-ышанмас, ләкин озынны кыска, кысканы озын дип атый. Мондый экспериментны берничә университетта үткәреп карагач, төркемнән бары тик берничә кеше генә күпчелек белән килешмәве, үз фикерендә нык торуы ачыклана. Соңрак билгеле булганча, нәкъ менә шул студентлар яки яшерен лидер, яки бәйсез холыклы булулары белән аерылып тора икән.

Әгәр тормышта яңа нәтиҗәләргә ирешергә телисең икән, сиңа элеккеге инанулардан баш тартырга кирәк булачак. Синең хыялыңда гына булган яңа нәтиҗәләргә башыңа ныклап кереп утырган иске карашлар белән ирешү берничек тә мөмкин түгел. Кызганычка каршы, синең үзең турындагы фикерләрең башкалар синең турыда уйларга мөмкин дип санаган фикерләргә бәйле. Кемнеңдер синең турыдагы фикерен “ уйлану өчен кызыклы мәгълүмат” буларак кына кабул итәргә кирәк. Шуннан ары түгел. Үзең турындагы соңгы фикернең иясе бары тик син үзең булырга тиеш. Шулай дип саный Чак Хиллинг (“Семена для души”).

“Эт күзеннән караганда, кәбестә утырту - бер кирәксез эш. Ә менә күбәләк, куян, яки әйтик, кәҗә, бөтенләй башка уйда”. Кызыклы күзәтү, шулаймы? Син “күбәләк” булып, “эт” киңәшен тотсаң? Ә бит психологлар күпчелек шулай эшли дип чаң суга...

Александр Казакевичның “Кешегә бәхет өчен ни кирәк?” китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев