Логотип Идель
Бу – тема!

СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ: ТАЛПАН УЯНА...

Яз килү белән талпаннар да уяна. Татарстанда талпаннар апрель аенда ук активлаша башлый. Димәк, сакланып йөрер чак җитте.

Талпан энцефалиты (клещевой энцефалит) – вирус инфекциясе. Ул Көнчыгыш, Үзәк, Төньяк Европада, Кытайның төньяк өлешендә, Монголия һәм Россиядә киң таралган.



Әлеге вирус йокса кешене бизгәк тота, ул агулана, баш миенең соры матдәсен (энцефалит)  яки баш һәм (яки) арка миенең тышчасын (менингит и менингоэнцефалит) зарарланырга мөмкин. Бу авыру неврология өзлегүләренә, хәтта үлемгә дә китерә ала икән.

Талпаннарның иң актив чоры май бәйрәмнәренә туры килә, көзгә кадәр дәвам итә. Бу авыру йокмасын өчен табиблар вакцина ясарга киңәш итә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мондый эпидемия булган районнарга баручыларга вакцина ясау тәкъдим ителергә тиеш, дип белдерә. Энцефалитка карата иммунитет формалашсын өчен, вакцинаны, эпидемияле территориягә барыр алдыннан, ике атна алдан ясату зарур. Тотрыклы иммунитет формалашсын өчен табиблар ике прививка кадатырга куша. Алар биш ай аерма белән ясалырга тиеш. Кырда практикага баручы студентларга мондый төр прививка аеруча мөһим икән.

Чыганак: КФУ сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев