Логотип Идель
Бу – тема!

ШАТЛЫК ТУГАН КӨН

Мәүлид — ислам дөньясында иң үзенчәлекле бәйрәм. Ул кешелекне яктырткан Мөхәммәд с. пәйгамбәрнең туган көне. Мөселманнар арасында туган көннәрне бәйрәм итү бик таралмаган, әмма Мәүлид – гади туган көн генә түгел шул.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне рабигыл әүвәл аеның 11нче көненә туры килә. Без куллана торган календарь буенча Мәүлид быел 20 ноябрьдә искә алына. Ни өчен бу көн “шатлык туган көн” соң?

Мөхәммәд пәйгамбәр килгәнче, кешелек наданлык чорында яшәгән. Хәзергесе көндә безнең өчен иң гади булып тоелган әхлак кагыйдәләре 15 гасыр элек яшәгән гарәп кабиләләренә йә таныш булмаган, йә бөтенләй үтәлмәгән. Караңгылыкка чумган дөньяны яктылыкка күмеп, көннәрдән бер көнне Әминә исемле хатынның улы туа. Әйе, ул үсеп, дөнья күреп, пәйгамбәрлек вазыйфасына керешкәнче, әле 40 ел вакыт үтәчәк. Ләкин галәм инде белә, аңлый: үзгәрешләр килә, сөенеч һәм шатлык килә.

Мәүлид бәйрәмнәрендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы турында хикәятләр сөйлиләр, аның үрнәге нигезендә яшәүгә багышланган вәгазьләр тыңлыйлар, нәшидләр һәм мөнәҗәтләр җырлыйлар. Әмма Мәүлиднең иң мөһим элементы – салаватлар. Мөхәммәд с. сәлам бирү, аңа салават әйтү бик тә саваплы гамәл дип санала, бу эшнең тирән мәгънәсе бар. Билгеле булганча, Пәйгамбәребез Кыямәт көнендә мөселманнарның яклаучысы, ягъни шәфәгатьчесе булачак. Ул, мөселманнарны яклап, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итә алачак. Шуңа күрә дә бу тормышта аны искә алу һәм салаватлар әйтү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев