Логотип Идель
Бу – тема!

«СЕЗНЕҢ ӘНИЕГЕЗГӘ КИЯҮ КИРӘКМИМЕ?»: ТАНЫШУ СЕРЛӘРЕ

Беренче тәэсир – иң мөһиме, шуңа күрә кыз һәм егеткә бер-берсе белән дөрес итеп, ул мизгелне бозмыйча, танышырга кирәк. Кайберәүләр танышканда, креатив һәм текә күренергә теләп, күп очракта ялгышлык җибәрә. Без сине танышу серләре белән биредә таныштырырбыз.

Башта сиңа берничә яраксыз танышу ысуллары турында сөйләячәкбез. Алар күптөрле, ләкин без күзәтү методыннан файдаланып, иң киң таралганнарын тупладык:

«Сезнең әниегезгә кияү/килен кирәкмиме?»

Мондый ахмак подкат белән синең урының бик-бик еракта булачак. Адекват кыз яисә егет бу сүзләрне ишетү белән үк, сине лузер һәм артык баналь дип уйларга мөмкин.

«Нишләп мондый чибәркәй берүзе икән ул?»

Яраксыз подкатлар исемлегенең икенче урынында шушы гыйбарә тора. Хәтта аңлатып та торасы килми, һичкайчан аны кулланма, яме?

Сызгырма

Гадәттә, бу ишарәне егетләр куллана. Кызларга болай мөрәҗәгать итү мыскыл итүгә тиң. Болай иткәннән соң, күңелле танышу мизгелләре турында уйламасаң да була.

Машинадан сигнал бирмә

Юк, бу танышу ысулы да сине озакка ялгыз  итәчәк, дустым. Машинадан сигнал бирсәң, кызның коты очачак.

Таныш түгел кызга/егеткә кагылма һәм теңкәгә тиючән булма

Таныш булмаган кешегә кагылу хупланмый, кешенең шәхси чикләрен хөрмәт итәргә кирәк. Артык күп сорау биреп тә, тилмертергә тырышма. Теңкәгә тия икән бу дип, ул сине икенче очрашусыз калдырырга мөмкин.

Тупас булма

Танышырга теләгән очракта матур гына сөйләш, сине кире каксалар да, тупас сүзләр белән җавап кайтарма, телеңне тыеп кал.  

Ә хәзерге киңәшләр бигрәк тә егетләр өчен файдалы булачак. Кызлар белән танышканда, аларга колак сал:

Табигый бул, ясалмалыктан баш тарт. Чөнки кылану, боргалану-сыргалану беренче тәэсирне бозарга мөмкин.

Елмай һәм аны да елмайтырга тырыш. Кыз кеше янына җитди кыяфәт белән, аның документларын тикшерергә җыенган шикелле килмә. Аны җылы елмаю белән каршы алсаң, аның синең белән танышырга теләве күзгә күренеп артачак. Өстә китерелгән подкатларны кулланмыйча, ниндидер үпкәләтми торган шаярту кыстыру урынлы булырга мөмкин. Елмаю + ихтирамлы булу = уңышлы аралашу сере.

Кире кагудан курыкма. Әйе, син елмаеп та, әдәпле дә булдың ди, әмма кыз синең белән әңгәмә корырга теләми. Борчылма, чөнки моның сәбәпләре бик күп булырга мөмкин. Үзеңә ышанудан туктама, башка очракта бәхет елмаер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев