Логотип Идель
Бу – тема!

СЕЗ ЮЛИЙ ЦЕЗАРЬ ТҮГЕЛ!

Махсус сезнең өчен психология турында 20 кызыклы һәм дөрес факт. Алар безнең һәм янәшәбездәге кешеләрнең эчке дөньясы турында. Бу хакта белеп тору, минемчә, бер дә зыянга булмас...

1. Үзләрен башкалардан өстенрәк дип хис итүче кешеләр бик бәхетле икән. Чөнки бу уйдан көн дәвамында аларның кәефләре күтәренке була, ди психологлар.

2. Һәркемнең дә иң авыр 7 гөнаһ турында ишеткәне бардыр. Ә менә һәр кеше кичерә торган 6 универсаль хис турында белә идегезме? Болар – бәхет, ачу, кайгы, курку, җирәнү һәм дә аптырау.

3. Тәмлетамаклар бер плитка шоколад өчен җаннарын, бөерләрен һәм хәтта яраткан песиләрен сатарга әзер икәнлекне белә идем. Моның сәбәбе бик гади: шоколад белән организмыбызга «дофамин» дигән матдә керә, ул гашыйк булу хисенә якын тойгылар тудыра. Димәк, сезнең яныгызда яраткан кешегез булмаса, сез бу кайгыны шоколад белән баса аласыз.

4. Янәшәгездә бик каты арыган, талчыккан кеше булса, үзегез турында берәр нәрсә сорап карагыз әле. Алар, алдамыйча, сезнең турыда ни уйлауларын әйтеп бирерләр.

Арыган булсагыз, телегезне йозакка бикләп куярга онытмагыз. Юкса ни әйткәнегезне сизми дә калырсыз.

5. Кешене 20 секунд дәвамында кочаклау шул кешегә күбрәк ышанырга мәҗбүр итәчәк. Чөнки канга ышанырга булыша торган махсус матдә тарала. Ешрак кочаклашу өчен тагын бер сәбәп түгелме соң бу? ;)

6. Смартфоныгызны тапмагач, паникага бирелеп, «Йа Аллам, кая куйдым соң мин аны?» – дип ялварасызмы? Шулкадәр бетеренүнең сәбәбе дә бар икән. Галимнәр гаджетны югалткач туган тойгыларны үлем кичергәндәге тойгыларга тиңләгәннәр.

7. Башка телдә сөйләшкәндә, мантыйгыбыз яхшырак эшли икән. Баш миебезнең ничек эшләвен, кирәкле кәлимәне сүзлек запасыннан ни рәвешле тырышып эзләвен генә искә төшерегез.

8. Күзләре күрми торган кешеләрдә шизофрения авыруы барлыкка килү куркынычы юк! «Бу дөньяда кем дә булса нормаль икән» дигән уйдан рәхәт булып киттеме?

9. Бүгенге урта мәктәп укучысы белән 1950нче еллардагы психиатрия хастаханәсе авыруларының халәте бертөрле, ди табиблар. Алар шундый ук стресс кичерәләр.

Хөрмәтле әти-әниләр, әгәр балагыз: «Мәктәпкә бармыйм», – дип елый икән, һич тә ачуланырга ашыкмагыз.

10. Аңыбыз тәүлекнең якынча 30% вакытын «сәфәр итү» режимында уздыра.

11. Безнең иң якты хатирәләребезнең күбесе, кызганычка каршы, ялган. Һәм бу – бик аяныч.

12. Истә калдырыгыз: берьюлы берничә эш эшләү, күп максатлар кую – начар гадәт. Сез Юлий Цезарь түгелсездер бит?!

13. Зигмунд Фрейд әйтмешли, безнең аңыбыз иң авыр ситуацияләрдән чыгу юлын иң беренче минутларда ук эзләп таба. Без бары тик ул фикерне «тотып» кына өлгермибез, шуңа күрә төрле «лабиринтлар»да адашып йөрибез.

14. 150! «Нинди сан бу?» дип аптырамагыз. Хәзер барысын да аңларсыз. Кеше берьюлы бары тик 150 кеше белән генә тыгыз мөнәсәбәтләр булдырырга һәм аралашырга сәләтле. Гаилә әгъзалары, туганнар, дусларыгыз, яхшы танышларыгыз ничәү? Санап карагыз әле.

15. «Психологик рекурсия» термины белән дә таныштырырга кирәк сезне. Психологик рекурсия ул – сезнең, ниндидер вакыйганы искә төшергәндә: «Бу вакыйганы бер искә төшергән идем бит инде», – дип уйлавыгыз.

16. Зур материалны кечкенә өлешләргә бүлеп уку һәм истә калдыру күпкә җиңелрәк.

17. Хулиганнарның, нигездә, үзбәяләре бик түбән була.

18. Аралашуның 80%ы тормыштан зарлануга кайтып кала.

19. Кеше күбрәк арыган саен, креативлык дәрәҗәсе арта икән.

20. Тора-бара барлык истәлекләрнең асылы үзгәрә. Кызганычка каршы, безнең һәммәбездә дә, ким дигәндә, бер ялган хатирә «яши».

Илзирә Гыйззәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев