Логотип Идель
Бу – тема!

СЕРЛЕ, КУРКЫНЫЧ ҺӘМ БОРЫНГЫ: ХЕЛЛОУИН ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ

Бу язмада синең белән көзнең үзенчәлеге булган серле Хеллоуин бәйрәме турында сөйләшергә телим. Дөрес, дингә бәйле рәвештә, бездә әлеге бәйрәмне санга сугучылар аз, шуңа ул яшәешебездә әллә ни зур роль уйнамый. Ә менә Канада, АКШ, Япония илләрендә аны инде 1000 ел дәверендә бик зурлап, тантаналап үткәрәләр.  Моның сере нидә соң? Әлеге бәйрәмне уйлап табучылар кемнәр? Хеллоуинның асылы нидә? Аны истә калырлык итеп үткәрер өчен нишләргә кирәк?  Хәзер белербез!  

Тарих эзләреннән...

Хеллоуин – иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе һәм аның тарихы 610 елларга, Франция территориясендә яшәгән борынгы кельтлар чорына барып тоташа. Чыганаклардан билгеле булганча, ул елларда кешеләр арасында мәҗүсилек хөкем сөргән. Хеллоуинның нигезе булып Самайн (уңыш алу көне) тора. Ул яңа ел башлануны белдергән, ә бәйрәм көнен исә ай календаре аша белгәннәр. Кельтлар  елны ике өлешкә бүлгәннәр: октябрь азагы-ноябрь башында – елның «кара» өлеше, ә март аенда «якты» өлеше булган. Ул елларда кешеләр Самайн төнендә – тормыштан киткән кешеләр үзләренең туганнары белән күрешә алсыннар өчен ахирәт дөньясы белән фани дөнья арасында күзгә күренми торган сихри портал ишеге ачыла дип уйлаганнар. Шуңа да, хөрмәт йөзеннән йорт тирәләренә төрле бәйрәм күчтәнәчләре, тәм-томнар куеп, аларны сыйлый торган булганнар. Бу йола бүгенгә кадәр сакланып килгән.

Бәйрәм фишкасы

Хеллоуин көне уңаеннан үткәрелә торган карнаваллар, төрле чыгышлар аерым бер сәнгать булып санала. Әлеге чараларда кешеләр «бәйдән» ычкыналар һәм  үзләрен ничек тә бала-чага кебек хис итәргә мәҗбүр булалар. Кайбер «зурларның» убырлы, җен карчыклары, пәри, дию образына кермәкче булып, махсус костюмнар киеп, битлекләр тагып йөрүе – моңа ап-ачык мисал. Тик ләкин ни генә әйтсәң дә, бәйрәмнең үзәгендә балалар тора. Алар да шушы мохиттән читтә калмыйча төрле образларга кереп, күрше-тирә йортта яшәүчеләрдән тәм-томнар, кәнфитләр сорый торган булганнар.

Джек лампасы

Хеллоуинның тагын бер атрибуты булып кабак тора. Әлеге яшелчәне җыю сезоны да ноябрь аена туры килә.

Лампаның чыгышы кабактан алынган да инде. Моның турында безгә Ирланд легендасы да хәбәр итә. Элеккеге заманда яшәгән Джек исемле фермер шайтанның ышанычын яулап, аңа үлеменнән соң, үзенең җанын тәмуг утына илтмәвен үтенгән. Гөнаһлары өчен җәннәткә керә алмаган фермерга шайтан бик «булышкан». Ул Джекка, юлын яктыртып бара алсын өчен, тәмуг учагыннан кызган күмерләр алып биргән, ә ир-ат аны үзенең кабактан ясалган лампасына урнаштырган. Шуннан башлап Джек лампасы – Хеллоуин символына әверелгән.

Бәйрәм мохитеннән бер мизгел

Хеллоуинда ниндидер аерым махсус пешерелә торган ризыклар юк, кайбер илләрдә генә табын хуҗасы булып кабак бәлеше тора. Хәер, әлеге бәйрәм – үзе дә бит фантазияны уятыр өчен менә дигән ысул! Йорт эчләрен, тирә-якны да бәйрәм рухына төреп, кәгазьдән ясалган ярканатлар, күселәр, ясалма пәрәвезләр белән, караңгы төстәге шарлар, әләмнәр, лампалар белән бизәү идеяләре дә моны тагын бер кат дәлилли. 

Ә инде бәйрәм кичәсенең тагын да уңышлырак үтүен телисең икән, сиңа иң шәп киңәш: Хеллоуинга багышланган кызыклы фильмнар, мультфильмнар кара! Алар кәефне күтәреп кенә калмый, ә бәйрәм мохитен дә тоярга да ярдәм итә. Шулар арасыннан үземә ошаганнарын сиңа да тәкъдим итәсем килә:

Фильмнар:                                  

«Каспер»

«Хеллоуинтаин»

«Ведьма»

Мультфильмнар:

«Труп невесты»

«Коралина в стране кошмаров»

«Канун всех святых»

Азалия САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев