Логотип Идель
Бу – тема!

САМОКАТЛЫ... ҖӘЯҮЛЕ

Моннан  берничә дистә ел элек самокат дигәннең ни икәнен дә белми идек. Ә хәзер уңга карасаң да, сулга карасаң да – самокатта йөрүчеләр. Бүгенге көндә балалар гына түгел, олылар арасында да бу төр транспортны сайлаучылар күбәйде.

Анда йөрисең килсә, педаль әйләндерергә дә кирәкми. Бер аягың белән самокатка басып, икенчесе белән этеп җибәрсәң, шул җитә. Самокатның ние бар, барысы да бер төсле, дип уйлаучылар ялгыша. Ник дигәндә, алар берничә төргә бүленә. Мисал өчен, шәһәр эчендә йөри торган, амортизаторлы, өч тәгәрмәчле, балалар, олылар өчен самокатлар, электросамокатлар...

Самокатны кайсы парктан алырга?

 
Әгәр синең самокатың юк икән, борчылма. Казанның төрле паркларында мондый төр транспортны прокатка бирү урыннары җитәрлек хәзер. Шәһәрнең парк һәм скверлар дирекциясе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, андагы бәяне бизнес хуҗалары үзләре куя. Прокат урыннары даими сәүдә объектлары булып саналмый, аларны март-апрель аенда узган электрон аукцион нәтиҗәләре буенча урнаштыралар.

Быелгы җәйге сезонда прокат пунктлары Җиңү паркы, Горький паркы (“Трудовые резервы” стадионы), Горки-Әмәт урман-паркында (спорт базасы һәм CUBE контейнер үзәгендә), Урицкий, “Крылья Советов” паркларында һәм “Фестивальный” бульварында эшли.

Казан паркларында самокатны прокатка алу бәясе бер тирәдә тирбәлә.

 

Парк  

Прокатка алу бәясе


 
(15 минутка) (30 минутка) (1 сәгатькә)
Горький паркы 200 сум (электр самокаты) 300 сум (электр самокаты) 500 сум (электр самокаты)
Җиңү паркы   300 сум (электр самокаты);

100 сум (гади самокат)

балаларга – 50 сум (гади)
500 сум (электр самокаты);

150 сум (гади самокат)

балаларга – 100 сум (гади)
«Крылья Советов»   300 сум (электр самокаты);

100 сум (гади самокат)

балаларга – 50 сум (гади)
500 сум (электр самокаты);

150 сум (гади самокат)

балаларга – 100 сум (гади)
Горки-Әмәт урман-паркы 250 сум (электр самокаты) 400 сум (электр самокаты) 150 сум (гади)

600 сум (электр)
Урицкий паркы 250 сум (электр самокаты) 400 сум (электр самокаты) 150 сум (гади)

600 сум (электр)
“Фестивальный” бульвары   300 сум (электр самокаты) Гади самокат:

100 сум,
3 сәгате – 250 сум, көне буе – 500 сум (22.00гә кадәр), тәүлеге – 700 сум;

Электр самокаты:

500 сум;

2 сәгате – 800 сум,

көне буе – 1400 сум (21.00гә кадәр),

төне буе (20.00 – 12.00) – 1200 сум,

тәүлек буе – 2000 сум.


Прокат пунктларының һәрберсендә самокатны алганда залог өчен йә документ (паспорттан кала), йә акча калдырырга кирәк. Дирекциянең матбугат сәркатибе әйтүенчә, самокатларны прокатка алу ял көннәрендә аеруча популяр.

«Samokat Sharing» - самокатта җилдерү өчен махсус хезмәт

Быелның май аенда Казанда «Samokat Sharing» хезмәте дә эшләп китте. Кремль, Бауман урамнары, Ирек мәйданы, Горький паркы тукталышында, «Парк Хаус» кибете янында самокатны арендага алу пунктлары урнашкан. Әлеге нокталар парк-скверларда куелмагач, алар өчен парк һәм скверлар дирекциясе җавап бирми.

«Samokat Sharing» гади самокатлар гына тәкъдим итә. Аны бер минутка алу 2,7 сум тора. Әгәр бер сәгатьтән артык куллансаң, икенче сәгатьтән башлап, бер минуты 2 сум тора.

Шунысы да бар: әлеге пунктларда махсус хезмәткәрләр юк - барысы да автоматлаштырылган. Самокатта җилдерәсең килсә, башта смартфоныңа «Samokat Sharing» мобиль кушымтасын урнаштыр. Анда үзең һәм банк картаң турында мәгълүмат кертергә тиешсең. Тик самокатны алыр алдыннан, картаңда кимендә 1000 сум булырга тиеш. Киресенчә булса, транспортны ала алмыйсың. Мобиль кушымтада самокат арендасы хезмәтенең урыннары күрсәтелгән карта һәм кайда ничә транспорт чарасын арендага алып булу турында да язылган.

Әгәр самокатны кире урынына кайтармасаң, 15 мең сум штраф түләргә туры килмәгәе. «Samokat Sharing» дигән хезмәт Мәскәүдә 2018 елдан башлаган. Казан, Мәскәүдән кала, ул Сочи, Краснодар, Новосибирск, Санкт-Петербург шәһәрләрендә бар.

Ничек исән калырга?

Самокатта йөрү, сәпит, йә мопедтагы кебек үк, куркыныч булырга мөмкин. Иминлек кагыйдәләрен сакламасаң, биредә дә кискен борылыш, җәрәхәтне көт тә тор!


  • Гади механик самокат, транспорт чарасы булуга карамастан, анда утыргач та, үзеңнең җәяүле икәнеңне онытма! Шуңа да парк-сквер, тротуар, җәяүле кичүе, яр буйлары – синең карамагыңда. Әмма машина юлына чыгарга ярамый икәнлеген истә тот!

  • Әлеге транспортны иң куркынычсыз, дип санасалар да, анда үзеңне җәяүледән күпкә тизрәк хәрәкәт итүеңне истән чыгарма. Шуңа тизлекне контрольдә тот. Каршыңа кеше килмәгәнгә ышаныч булса гына, тизлекне арттыр.

  • Таудан төшкәндә, чамалап, тизлекне әкрен генә көйлә.

  • Иминлекне саклап каласың килсә, шлем ки. Ә кичен яки төнлә киемеңә яктылыкны кире кайтара торган элемент беркетеп куй.

  • Җәмәгать транспортына кергәндә, самокатны җый. Болай иткәндә, үзеңә дә, башка пассажирларга да уңайлырак булыр.

  • Самокатта тигез юлда гына йөрергә тырыш. Чөнки түшәлгән таш (брусчатка) һәм тигезсез юл өслеге – самокатның дошманы. Шуңа да транспорт чарасына атланыр алдыннан, кайсы юлдан барачагыңны планлаштырып куй.

  • Канализация люгы капкачы, “ливневка”, асфальттагы чокыр, трамвай юллары – болар барысы да авариягә китерергә мөмкин.

  •  

 
Үзең белән һәрчак мультитул (шестигранник җыелмасы) йөртсәң дә, яхшы булыр. Әгәр самокат аз гына ватылган икән, төзәтәсең дә куясың дигән сүз. Әгәр проблема зуррак икән, бу очракта берәр остага мөрәҗәгать ит.

Электр самокатны мопед төренә кертеп карарга мөмкин. Тик хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре аларны да җәяүлеләр пунктына караган “башка аналогик чаралар”га кертә. Шуңа да электр самокат хуҗалары да җәяүлеләр кагыйдәләрен истә тотарга тиеш. Юл кагыйдәләрен бозган очракта аларга 500 сумнан алып 1500 сумга кадәр штраф каралган.

Самокатлы сәяхәтең кызыклы узсын! Хәерле юллар һәм яшел утлар сиңа!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев