Логотип Идель
Бу – тема!

САК БУЛ: ТЫЧКАН БИЗГӘГЕ

Еш башыннан бирле Татарстанда тычкан бизгәген 109 кеше эләктергән. Узган ел бу сан 105 булган. Белгечләр әйтүенчә, әлеге авыруны эләктерү очраклары май һәм июнь айларында ешая икән.

Тычкан бизгәге эләктерүнең нинди симптомнары бар соң?


Бу авыруны эләктергәннән соң ук бернинди симптомнар да күзәтелми. Күпмдер вакыт узгач, гадәти салкын тию вакытындагы кебек температура күтәрелергә, тамак авыртырга мөмкин. Өченче көндә тәнне тимгелләр баса ала. Тычкан бизгәгенең төп билгесе – бөерләр авырта башлау. Бу симптомнар 5-6нчы көннәрдә чыга.

Беренче билгеләрне күрү белән, табибка мөрәҗәгать итү зарур.

Авыруны кайларда эләктерү куркынычы бар?


Тычкан бизгәген таратучылар  - ул кимерүчеләр. Димәк, алар кайда бар, шунда авыруны эләктерү ихтималы да зур. Ә кимерүчеләрне һәркайда очратырга мөмкин.

Аны эләктермәс өчен нишләргә?


Торак җирләрне һәрчак җилләтеп, җыштырып тору зарур. Җәй айларында тымлы чүпрәк белән өслекләрне сөртеп тору кирәк.

Шулай ук:

  • гигиена таләпләрен үтәргә;

  • торак җирдәге кимерүчеләр керә алырдай тишек-тошыкларны бетерергә;

  • җыештырылмаган, пычрак урыннарда йокламаска;

  • ашамлыкларны кимерүчеләр керә алмый торган урыннарда сакларга.





Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев