Логотип Идель
Бу – тема!

САК БУЛ: КОЯШ!

Франциядә гел яңа модалар уйлап табучы Коко Шанель 1940 елда кояшта кызынуны да модага кертә. Аристократ хатын-кызларның ак тәнле булырга яратуларын, зонтсыз һәм эшләпәсез кояшта күренмәүләрен борынгы романнар буенча сез инде беләсез.

Юкка гына тырышмаганнар шул: ультра-шәмәхә нурлар тән тиресе өчен зарарлы. Аның зыяны кешенең эссе һавада булу вакытына туры пропорциональ. 10 минутка кадәр кояшта басып тору тирене бераз кызартып, җиңелчә генә әчеттерә, 10 минуттан артыграк торсаң, тире ялкынсына һәм кабарып чыга, ахыр чиктә янарга да мөмкин. Кабырчыклар белән капланып, куба башлаган тирене күргәнегез бардыр. Сәгатьләр буе кояш астында яту тирегә начар тәэсир итә: ул үзенең саклану функцияләрен үтәми башлый, терморегуляция юкка чыгып, кояш сугуга да китерә.

Кояш астында озак йөрсәң, тире сыгылмалылыгын, шомалыгын югалта, кибеп корыша, җыерчыклар белән каплана. Бу процессны акрынайтып та, туктатып та булмый.

Профилактика – кояшта януга каршы иң яхшы чара. Кояшта яну сәламәтлек өчен куркыныч, көчле авырулар китереп чыгара. Әмма бу хәлне булдырмый калып та була.

Ак тәнле кеше кояшка ияләнмәгән була, пляжда ярты сәгать яту да җитә: кояш суга аны.


Кояш нурлары тәэсирендә тиредә зур үзгәрешләр күзәтелә, аның яман шеш авыруы китереп чыгаруы да ихтимал.


Кайда кызынырга?

Иң яхшы урын, әлбәттә, пляж. Елга буйларында кызыну җиңелрәк тә: су, кояш нурларын үзендә чагылдырып, аның тәэсир итү көчен арттыра. Су коенганда тире дә кыза. Су янында кызынуның бер өстенлеге дә бар әле: анда һава дымлырак, димәк, тән тиресе корышып кипми. Судан чыгып, җилдә кипшенергә яратсаныз, яну куркынычы арта: тәндәге су тамчылары вак линзалар кебек тәэсир итә башлый.

Тирене саклау өчен махсус майлы кремнар кулланалар. Ләкин калын катлам итеп сыламагыз, юкса кире эффектны көт тә тор – крем җылына һәм тәнне яндыра.

Крем сайлаганда, этикетканы игътибар белән укыгыз. Солярий өчен тәкъдим ителгән кремнар монда туры килми, чөнки алар ультра-шәмәхә нурлардан сакламый, тирене яндырачак кына. Ачык һавада кояштан саклый торган кремнар кулай булачак.

Исегездә тотыгыз:


Пляжга җыенганда декоратив косметикадан баш тартырга туры килер. Беренчедән, макияж кояш астында барыбер эреп агачак; икенчедән, яндыра торган нурлардан ул сакламый. Кайбер кремнар, киресенчә, кояшны тирегә тартачак кына. Тирене дымландыру өчен кара карлыган, җир җиләге, каен җиләге, яшел кыяр битлекләре файдалы. Тиренең тонусын яхшыра, пигмент таплары бетә, тигез карала.

Пляждан кайткач, скраблардан файдаланмагыз. Тирегез кояштан саклый торган катламны ясый гына башлады, аны кырып төшермәгез.


1. Тагын бер үтемле чара: 1 стакан солы онын чүпрәк капчыкка салып, су солы аша үтәрлек итеп, крем астына куегыз. Су салкын булырга тиеш. 15 минутлык әнә шундый ванна тәнгә бик файдалы.

2. Ваннадан соң катык, кефир сыларга була, ләкин спиртлы лосьоннар куллану ярамый.

3. Янган тирегез кубып төшә башласа, алсуланып торган яшь тирене аеруча саклагыз. Ул җиңелчә кызынуларга да үтә сизгер була. Яңа тире саләмәт тән төсен алганчы, кояш ванналарын кичектереп торырга туры килер. Күптән билгеле бер кагыйдәне кабат исегезгә төшерәбез: кояшта кызыну иртәнге 10га кадәр һәм кичке 5тән соң яхшы була, Канар утрауларында – 8дән 9:45кә кадәр генә ярый. Нәкъ шушы вакытта нурлар максималь, ә инфракызыл (яндыра торган ) нурлар – мининмаль. Урта полосада яшәгәннәр өчен кояш сеанслары елына 50дән артмаска тиеш.. Дерматологлар шулай киңәш итә.

[gallery link="file" size="medium" ids="872,873,874,875,876"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев