Логотип Идель
Бу – тема!

Сабантуйның сәер уеннар исемлеге: “ТОП-5лек”

Чүлмәк ватыш, колгага менү, капчык киеп йөгерү, ат чабышы, милли көрәш һәм таш ташу... Милли бәйрәмебез Сабантуе уеннары болар! Әйе, әйе – бүген Сабантуенда әллә нинди сәер уеннар да күреп була. Без шуларның берничәсен барладык.


1. Итек киеп – чаңгыда. Балтач районы Нөнәгәр авылы Сабантуенда шулай ярышканнар. Башта – бүрек, өстә – бишмәт, аякта итек. Кар гына җитми. Хәтта бәйрәмне алып баручы Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов та ярышкан.


https://www.instagram.com/p/Bya9IHRlKZs/?utm_source=ig_web_copy_link

2. Утыр, хатын, тачкага! Монысы шактый төбәкләрдә популярлашып бара торган уен. Кукмара районы Купка авылында, мәсәлән, юмор остасы, алып баручы Рамил Шәрапов күрше авылдан килгән хатын-кыз белән берлектә 1нче урын алдык, дип мактана.


https://www.instagram.com/p/ByhhFxxjgby/?utm_source=ig_web_copy_link

3. Таш күтәреп йөгерү. Моның өчен 112 килограммлы таш булу мөһим икән. Арчада шулай, диләр. Кем ераграк алып бара – шул җиңүче!


[video width="640" height="352" mp4="http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2019/06/tash.mp4"][/video]

4. Шуңа охшаш уен – капчык күтәреп йөгерү дә бар әле. Монысы Балык Бистәсе районы Сабантуеның бер бизәге, ди. Видеосын да юлладылар.


[video width="848" height="480" mp4="http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2019/06/kapchyk.mp4"][/video]

5. Тарантаслы атлар чабышына алмашка мотоблокчылар ярышы кереп китмәгәе. Актаныш районы Чалманарат авылында быел ярышканнар да инде. Ошады, ди тамашачылар.


https://www.instagram.com/p/BycvA77IjH1/?utm_source=ig_web_copy_link

Моннан дистә еллар элек утын кисү, судан кул белән балык тоту, мәйдан буйлап әтәч куу, велосипедта ярышу уеннары ят кебек тоелса, бүген аларның кайберләреннән башка инде Сабантуеның программасын күзаллап та булмый кебек. Кем белә, бәлки ун елдан иң зур бүләк ташны иң еракка күчерүчеләргә бирелә башлар.



Сабантуй мизгелләре


Ә сездә нинди сәер, әмма кызык тоелган уеннар оештырылды? Фикерләрегез белән уртаклаша аласыз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев