Логотип Идель
Бу – тема!

СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РӘВЕШЕ АРЗАН БУЛА АЛАМЫ?

Теге дә фитнеска йөри, бу да... Минем дә йөрисе килә! Тик... кыйбат бит ул... Нишләргә соң? Чыгу юлы бар!

Спорт белән һәрдаим шөгыльләнү күп акча сорый. Киенү дисеңме, тукланумы, йә инде тренировкалар үзләреме... Нишләргә соң? Хәзер без сиңа барысын да бәйнә-бәйнә аңлатабыз! ;)

  1. Саф һавада шөгыльләнәбез.


Яхшы формада буласың килсә, кардиотренировкаларга (йөгерү, велосипедта йөрү һ.б) игътибар ит. Җылы вакытта фитнес-клубка акча түкми генә дә спорт белән шөгыльләнеп була бит! Шулай ук скакалка аша сикерү дә шәп нәрсә! Ярты сәгать эчендә 300–400 ккал “юк ителә” ала!

  1. Өйдә шөгыльләнәбез.


Спорт белән өйдә шөгыльләнү өчен теләк, дисциплина һәм ихтыяр көче кирәк. Шуңа күрә билгеле бер шартлар тудырганда әлеге эш җиңелрәк башкарыла:

  • Кайсы көннәрдә һәм сәгать ничәдә шөгыльләнүегезне билгеләп куегыз;

  • Тренировка сәгате башланырна 15 минут кала телефонны чылтрый торган итеп көйләп куегыз;

  • Спорт киемен алдан ук әзерләп куегыз.


Боларга өстәп, нинди күнегүләр ясаячагыгыз турында  программа төзеп куярга, өйдә тренировкалар өчен махсус урын билгеләргә дә кирәк булыр. Күнегүләрне үз авырлыгың белән дә, махсус җайланмалар (гер, скакалка һ.б) белән дә ясарга мөмкин.

  1. Фитнес-клубта шөгыльләнәбез.


Әгәр сез урамда да, өйдә шөгыльләнергә әзер түгел икән, бер генә чыгу юлы кала – фитнес клуб. Анда да бушлай (яки арзан) шөгыльләнеп була бит!

  • Залның гадирәген сайлагыз.


Бассейны да, саунасы да, хамаммы да кирәк, дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз. Беренчедән, бу кыйбат, икенчедән, саунада җебеп утырсагыз, спорт белән шөгыльләнергә вакытыгыз калырмы?

  • Ташламаларга игътибар итегез.


Гадәттә, алар Яңа елдан соң һәм җәй айларында була. Шулай ук дустың алып килүчеләргә дә бәхет елмаерга мөмкин.

Абонементны еллык итеп алыргамы-юкмы – анысын сез хәл итәсез. Әгәр тренировкаларны калдырмыйча йөриячәгегезне төгәл белсәгез, еллык абонементлар  - бик отышлы вариант. Әгәр юк икән, 1-3 айга гына алып карарга була.

  • Бушлай тренировкаларга йөрегез.


Барлык фитнес-клубларда да диярлек беренче тренировканы бушлай уза. Бу залны, киенү-чишенү бүлмәсен карау өчен махсус эшләнә, шул ук вакытта рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнеп чыгарга да мөмкин.

  • Тренер белән беренче вакытта гына шөгыльләнегез.


Тренер ничек шөгылләнергә икәнлеген өйрәтә, максатка ирешер өчен нишләргә кирәген аңлата. Фитнеска әле яңа йөри башласагыз, тренер өчен акчаны кызганмагыз. Бер ай тирәсе узганнан соң эшне үзең генә дә дәвам итәргә мөмкин.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев