Логотип Идель
Бу – тема!

«СӘЛӘТ» КЫЗДЫРА: 6 ФОРУМ УЗАЧАК

Быел да «Сәләт»тә кызу җәй көтелә! 21 июньнән 5 августка кадәр Биләр музей-тыюлыгы территориясендә VIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак.

Беренче тапкыр Форум 1997 нче елда интеллектуаль сәләтле балалар һәм яшьләр фестивале рәвешендә оештырыла. 2012 нче елда фестиваль Халыкара форум дәрәҗәсенә ия була. 2019нчы елның җәе исә 6 сменалык форум белән истә калачак. Биредә, Татарстан Республикасы, Россия регионнары һәм чит илләрдән 18 мең сәләтле бала һәм яшьләр катнашачак.
Быел узачак һәр форумнарның үз тематикасы бар:

- SOFT SKILLS BILER FORUM
- ARTS BILER FORUM
- SELET BILER FORUM
- IT BILER FORUM
- LEADERS BILER FORUM
- МШТ BILER FORUM

SOFT SKILLS BILER FORUM (21-25 июнь)


Форум программасы кысаларында төрле форматтагы белем бирү чаралары тормышка ашырылачак.

Остаханәләр, танылган экспертлар белән очрашулар белән беррәттән, шулай ук төрле өлкәләрдә (фән, сәнгать, эшмәкәрлек) уңышка ирешкән яшьләрнең уникаль тәҗрибәсе һәм аларның уңыш тарихлары белән уртаклашу сессияләре планлаштырылган.

Катнашучылар:

1. Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән мәктәп укучылары; Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре студентлары– 1200 кеше.

Катнашучы булыр өчен Сәләтнең «Тел», «Осталар бистәсе», «Болгар-Туган тел», «Изге Чишмә» профиль сменаларына сайлап алу турын узарга кирәк.

2. Оештыру комитеты – 300 кеше.

3. Спикерлар, экспертлар, кунаклар, ММЧ – 500 кеше.

ARTS BILER FORUM (27-30 июнь)


ARTS BILER FORUM  беренче тапкыр 2018 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән оештырылган иде.

Форумның төп максаты – сәләтле балаларның, яшьләрнең, остазларның музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә иҗади потенциалын ачыклау, ачу һәм гамәлгә ашыру платформасын булдыру. Форумда аерым башкаручылар һәм иҗади коллективлар да катнаша ала. Катнашучыларның яше  – 12 яшьтән алып 22 яшькә кадәр.

SELET BILER FORUM (4-9 июль)


SELET BILER FORUM – “Сәләт” оешмасы эшчәнлегенең кульминацион өлеше, 1994нче елдан башлап “Сәләт”леләрнең очрашу урыны.

Смена кысаларында Биләр музей-тыюлыгы территориясенең үсеш механизмнары турында фикер алышу, Татарстан Республикасы һәм Россиянең әйдәп баручы экспертлары һәм галимнәрдән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән остаханәләр үткәреләчәк.

Катнашучылар

1. Татарстан Республикасы, Рәсәй төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән мәктәп укучылары; Татарстан Республикасы, Рәсәй төбәкләре студентлары – 3500 кеше. Катнашучы булыр өчен Сәләтнең «Сәләт – Раушан», «Сәләт – Биләр каласы», «Сәләт – Батыр», «Сәләт – Тулпар», «Сәләт – Самара», «Сәләт – Рухият», «Сәләт – Байлар Сабасы», «Сәләт – Яр Чаллы» профиль сменаларына сайлап алу турын узарга кирәк.

2. Оештыру комитеты – 350 кеше.

3. Спикерлар, экспертлар, кунаклар, ММЧ – 1200 кеше.

IT BILER FORUM (16-21 июль)


IT BILER FORUM инновацион технологияләрнең кеше тормышының барлык өлкәләре өчен мөһим роль уйнаганын аңлаучыларны берләштерәчәк.

Смена кысаларында актуаль булган нәтиҗәле мәгълүматны эзләү һәм эшкәртү инструментларына, инновацион продуктлар һәм ясалма интеллектны үстерүгә багышланган профильле остаханәләр, белем бирү мәйданчыклары планлаштырылган.

Катнашучылар:

1. Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән мәктәп укучылары; Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре студентлары – 1200 кеше. Катнашучы булыр өчен «Сәләт – Гайрәт» яки «Сәләт – Санак» профиль сменаларына сайлап алу турын узарга кирәк.

2. Оештыру комитеты – 300 кеше.

3. Спикерлар, экспертлар, кунаклар, ММЧ – 500 кеше.

МШТ BILER FORUM (1-5 август)


МШТ BILER FORUM – «киләчәк шәһәре» булдыру, лидерлык сыйфатларын, проектлар төзү һәм  төркемдә эшләү осталыгын үстерүгә багышланган смена.

Әлеге смена 1200дән күбрәк сәләтле баланы һәм яшьләрне берләштерәчәк.

Программа кысаларында һәрбер юнәлеш буенча уку программасы һәм остаханәләр оештырылачак.

Катнашучылар:

1. Татарстан Республикасы укучылары һәм студентлары — 1200 кеше.

Остазлар — 200 кеше. Форумда Республика конкурслар реестрына кергән олимпиада һәм конкурсларда җиңгән яшьләр, шулай ук укытучылар, оешма остазлары.

2. Оештыру комитеты — 300 кеше.

3. Спикерлар, экспертлар, кунаклар,  массакүләм мәгълүмат чаралары – 250 кеше.

LEADERS BILER FORUM (25-29 июль)


LEADERS BILER FORUM га  шәхси үсеш һәм мәктәптәге үзидарә белән кызыксынган 1200дән артык бала киләчәк.

Программа кысаларында дәресләр, остханәләр көтелә. Аларны мәгариф, сәнгать, сәясәт, спорт, белем бирү, эшмәкәрлек һ.б өлкәләрдә уңышка ирешкән шәхесләр алып барачак.

Катнашучылар:

  1. Төрле төбәкләрдән җыелган 1200 бала.

  2. Оештыру комитеты – 300 кеше.

  3. Спикерлар, экспертлар, кунаклар, ММЧ – 250 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев