Логотип Идель
Бу – тема!

"СӘЛӘТ" ФОРУМНАРЫ ТӘМАМ! (фото)

Бүген Биләрдә “Сәләт”нең быелгы алтынчы форумы – Media Biler forum тәмамлана. Катнашучы укучылар алган белемнәрен үзләштерү һәм нәтиҗәле файдалану өчен өйләренә таралыша. 3нче августтан башлап эшләп килгән форумны без болайрак күрдек.

 









 







 

Форумның соңгы эш көне аеруча нәтиҗәле булды. Катнашучыларга үзләренең һөнәри серләрен “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре баш мөхәррире Айваз Садыров, HAVA Projects медиакомпаниясе сценарий язучысы Азат Садыйков, “Беренче канал”да хәбәрләр алып баручысы Максим Шәрәфетдинов, фотограф, видеограф, “Видимый свет” студиясенең оештыручысы һәм җитәкчесе Тимур Шәйхетдинов, “РенТВ”да хәбәрләр алып баручысы Ксения Седунова ачтылар.

 


Айваз Садыров: “Радио – кәеф китерүче”


 


Айваз Садыров: “Радио ачар өчен кесәңдә 50 млн сумың булу гына җитми” 





Азат Садыйков: “Сценарий язу – катлаулы эш”


 




Максим Шәрәфетдинов: “Бер тапкыр хәбәрләр чыгарылышына соңга калган идем – үз тарафыма шулкадәр тиргәүне әлегәчә ишеткәнем булмаган иде”


 


Тимур Шәйхетдинов: “Һәр фото нидер сөйләргә, мәгълүмат җиткерергә тиеш”


 


Ксения Седунова: “Тавыш күнекмәләрен алып барган остазым 45 минутка 4000 сум ала иде”


 







"Сәләт"-стайл: Кәефемнең төсе шәмәхә...юк, кызыл...юк, зәңгәрсу...)

 

Искәндәр Хәбибуллин. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев