Логотип Идель
Бу – тема!

РОМАН ШӘЙХЕТДИНОВ: “Рәсемсез китапларны бөтенләй яратмыйм!”

7 декабрь көнне Иннополис лицее укучылары ТРның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры, премьер-министр урынбасары Роман Шәйхетдинов белән очрашты.

Очрашу сорау-җавап форматында узды. Министр 7 сыйныф укучыларын кызыксындырган “кайчан 5G барлыкка килә?”, “киләчәктә машиналар нинди булачак?”, “IT өлкәсендә үз проектыгыз булган идеме?” кебек сорауларга җавап бирде. Әңгәмә бик кызыклы, җанлы узды, укучылар да, Роман Шәйхетдинов та вакытның ничек узганын сизми дә калгандыр. Мисал өчен, Азим Шахмаев “үземне кызыксындырган сорауны бирми дә калдым, вакыт җитмәде” ди.



- “2030 елда IT өлкәсендә нинди һөнәрләргә ихтыяҗ зур булачак?”, - дип сорыйсым килгән иде. Киләчәгемне үзем дә инновацион технологияләр белән бәйләргә телим. Бигрәк тә телефоннар өчен төрле кушымталар ясау белән шөгыльләнергә хыялланам. Инде бүген үк үзем ясаган берничә шундый кушымтам бар, - дип үз хыял-максатлары белән уртаклашты ул.

Министр укучыларга “История отечественной IT” китабын укырга тәкъдим итте:



- Аны укып үзегезгә бик күп яңалык ачарсыз, өстәвенә ул китапта төрле сурәтләр бик күп. Рәсемсез китапларны бөтенләй яратмыйм”, – диде ул. Аның фикеренчә, республикада бүген IT юнәлештә укучыларга белем бирү зур үсеш кичерә.

Сүз уңаеннан, Иннополис лицее 2016 елның 11 гыйнварында ачылды. Биредә 7-11 сыйныф укучылары белем ала. Лицейга укырга керер өчен математика, рус теленнән һәм инглиз теле яки татар теленнән сынаулар узарга кирәк. Шулай ук информатика, физика, математика фәннәре буенча уңышлар тупланган портфолио да сорала. Бүгенге көндә анда 150 бала укый.



Зилә Сабитова
Илназ Мөхәрләмов фотолары














































 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев