Логотип Идель
Бу – тема!

РАК ТҮГЕЛ УЛ – АЛОПЕЦИЯ! МИНЕМ ТӘҖРИБӘ

Кызганычка, бу дөньяда безнең сәламәтлеккә зыян салырдай факторлар бик күп. Аларның шактые организмны эчтән зарарласа, икенчеләре кешенең тышкы кыяфәтендәге үзгәрешләргә сәбәпче була. Менә бер мисал: урамда пеләш кызны очраттыгыз ди. Сезнең беренче уегыз нинди булачак? Мөгаен күпләр «анда рак» яисә «фрик, чәчләрен кырып ташлаган» дип нәтиҗә ясыйдыр. Әмма чәчләр коелуга китерә торган тагын бер авыру бар, ул – алопеция. Бу язмада мин сезгә әлеге авыру турында гына түгел, ә үз тәҗрибәм хакында да сөйләрмен. Өстәвенә, аны ничек рак һәм башка авырулардан  аеру, нинди табибларга мөрәҗәгать итү, авыру кешеләр белән ничек аралашу, стрессны җиңел кичерү ысуллары турында сөйләрмен. Киттек!

НӘРСӘ УЛ АЛОПЕЦИЯ?

Алопеция – чәч коелу белән бәйле чир. Бу авыруның төп үзенчәлеге – организмның чәчләрне кабул итмәү һәм аларны бетерергә теләүдә. Аны еш кына аутоимун авырулар рәтенә кертәләр, чөнки нәкъ менә мондый төр авырулар организмда нәрсә дә булса кабул итмәү, бетерү, тизрәк котылу белән характерлана. Еш кына алопеция зур стресс нәтиҗәсендә барлыкка килә, һәм организм, бу стресс чәч коелгач кына бетә, дигән режимга күчә. Шуңа да әлеге төр авыруны махсус табиблар – трихологлардан тыш, психолог яисә психотерапевтка мөрәҗәгать итеп дәвалыйлар. Алопециянең берничә төре бар, ул чәчнең нинди күләмдә һәм кайсы җирләрдә коелуы белән бәйле. Бу авыруның иң авыр төре – тоталь алопеция. Бу очракта тәндә чәчләр гомумән калмый. Кызганычка, алопециянең бу төрен дәвалау бик авыр, һәм күп очракта ул кешедә гомерлеккә кала. Һәм иң мөһиме, алопеция лишай, педикулез кебек йогышлы түгел. Бу чир булган кешеләр 100% процент сәламәт була ала, анализлары да яхшы булырга мөмкин, тик организм гына чәчне кабул итми. 

МИНЕМ ТӘҖРИБӘ

Мин алопеция белән  5 яшьтә таныштым. Беренче мәлләрдә башымда кечкенә генә пеләш урыннар барлыкка килде, чәчләр бер үсеп, бер коелып торды. Аннары чәчләр гомумән коелып бетте. Кечкенә бала булганга һәм әти-әнием, туганнарым, балалар бакчасындагы тәрбиячеләрем моннан трагедия ясамыйча гына, тыныч кына мине дәваларга тырышканга күрә, мин моны сизмичә калдым дисәм дә була. Тик башка балаларның кайбер сүзләре, башлыгымны күтәреп караулары гына мине башкалардан бераз аерылганымны сиздерә иде. 12 яшь тулып, организмда гормональ үзгәрешләр башлангач, минем тыныч кына йоклаган алопециям яңа көч белән «котыра» башлады. Нәкъ менә шул вакытта мин тоталь алопеция, парик, тәндә бөтенләй чәч калмауның нәрсә икәнен аңладым. Яшүсмер чагы башланган кыз өчен мондый үзгәрешләрнең никадәр авыр әйбер икәнен аңлыйсыздыр инде. Сыйныфташ кызларымның беренче мәхәббәтләре, косметика куллану, яңа прическалар ясау, чәч буяу, кыскасы, яңа этап башланды, ә минем башым пеләшләнде, керфекләрем һәм кашларым коелды.

Бары тик яхшы трихолог, сыйфатлы дәвалану, якын кешеләремнең янәшәдә булулары, дусларымның адекват реакциясе белән генә бу этапны мин чагыштырмача җиңел уздым. Әлбәттә, мәктәптәге шук малайларның парикны йолкып алган чаклары, «пеләш баш, бир аш» дип кычкырулары, урамдагы кешеләрнең миңа кыргый кешегә кебек карап торулары, әдәпсез сораулар бирүе дә булды. Тик алар миңа чыныгырга һәм дөньяның, кешеләрнең төрле булуын аңларга ярдәм итте. 9 сыйныфка мин, ниһаять, паригымны салып бардым, кешеләргә үз чәчләремне күрсәттем. Әйе, башымда чәчләр әле дә бөтен урында юк, ләкин мин пеләш урыннарны яшерергә, аерым бер төр прическалар гына ясарга өйрәндем.

РАК ТҮГЕЛ УЛ

Еш кына әйләнә-тирәдәгеләр алопецияле кешеләрне рак белән авырый, дип уйлый. Төрле фильмнар, китаплар һәм җәмгыятьтә кабул ителгән ассоциацияләр йогынтысында без шулай уйларга мәҗбүр. Тик рак очрагында чәч коелу дәвалануның, агрессив даруларның бер начар чагылышы булса, алопеция булганда бу үзе аерым бер чир. Әмма бу ике очракта да әйләнә-тирәдәгеләр авырудан нигәдер читләшеп, алардан бераз куркып, чирле һәм мескен кеше белән кебек аралаша башлыйлар. Бу дөрес түгел.

АЛОПЕЦИЯЛЕ КЕШЕЛӘР БЕЛӘН АРАЛАШУ

Бәлки мондый башисем дөрес үк тә түгелдер, чөнки алопецияле кешеләр белән аралашу сәламәт кешеләр белән аралашу белән бер дисәң була. Ләкин сораулар, киңәшләр бирүгә бәйле кайбер әйберләргә тукталып үтик.

1. Алопеция булган кешегә чирле, мескен, изалана торган кешегә караган кебек карарга кирәкми. Алардан читләшү, курку, чир йоктырырга курку шулай ук дөрес әйбер түгел. Башта чәч булмау кешене үзгәртми, аның холкы, аралашырга теләве, башкалар кебек үк буласы килүе үз урынында кала. 

2. Сораулар биргәндә тыйнаграк булырга һәм такт сакларга тырышыгыз. Әйе, сезгә бу авыру һәм бу кешенең тарихын белү кызык. Тик алопеция булганнарга бу яраны кузгату, аның турында сөйләү еш кына уңайсызлык китерә. Шуңа кеше үзе бу турыда сөйләргә теләсә генә аннан сораштыра башларга була.

3. Киңәшләрегез өчен рәхмәт, ләкин кирәк түгел. Еш кына кайберәүләр киңәшләр биреп, моңарчы син дөрес дәваланмагансың диеп, акыл өйрәтә башлый. Ә чынлыкта исә бу авыру белән таныш кеше аны дәвалау турында мең дә бер тапкыр укыган, дистәләгән тапкыр табибка барган, дарулар эчкән, өшкертелгән була инде. Шуңа киңәш бирү бу очракта бераз урынсыз булыр.

4. Кечкенәләргә моның ни икәнен аңлатыгыз. Чөнки моның турында кечкенәдән үк белгәннәр киләчәктә дә бармак төртеп, төрле кушаматлар белән эндәшеп, көлмәячәкләр. Һәм гомумән балаларга бу дөньяда төрле кешеләр була алулары турында белү бик файдалы булыр.

Шуңа күрә урамда чәчсез кеше күрсәгез, аларга акаеп карарга һәм диагнозлар куя башларга кирәк түгел. Шулай ук бу кеше – фрик, игътибар җитмәүдән чәчләрен кырып ташлаган, дип тә уйларга ашыкмагыз. Гомумән, кешеләрне тышкы кыяфәте, киенү рәвеше өчен тәнкыйтьләү – нормаль әйбер түгел. Бары тик бу чирнең барлыгын һәм андый диагнозлы кешеләрнең нормаль булуларын, аларның шундый ук актив тормыш алып баруларын һәм аларның да матур, үзенчәлекле шәхес икәнлекләрен онытмагыз. Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев