Логотип Идель
Бу – тема!

ПРАКТИКАНТ ЯЗМАЛАРЫ: «МИН УЙЛЫЙМ: БӨТЕН КЕШЕ ДӘ КАЗАНДА ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘ БАШЛАЯЧАК»

«Педпрактика» – укуның иң беренче көннәреннән үк студентны куркытып торган әрсез сүз. Башлыча бу сиңа һәм миңа кагылмыйча гына үтеп китәр тоелган кул җитмәс рәшә булып тоелса да, чыгарылыш якынайган саен, сүзнең эшкә күчәсенә ышана башлыйсың, һәм менә көннәрдән бер көнне, уку йортыңда тыныч кына дәресләрнең кайсын укып, кайсын инде тәҗрибәле рәвештә «тозлап» йөргән вакытта: «Практика булачак. Икенче атнага ук!» – диләр.

Шулай итеп, син телисеңме, юкмы, бу көн җитә. Укытучы көнендә күп мәктәпләрдә уздырыла торган үзидарәчелек дәресләрен искә төшерик, заманында мин дә үткәргән идем андый дәрес. Үткәрдем дип, юктан кызык табып берәр класс сайлыйсың, иптәшләрең алдында өстенлегеңне тоеп берәр атна кулыңа китап күтәреп йөрисең, тирләп-пешеп дәрес аңлаткан буласың, көләсең, шаярасың да шуның белән хуш, тәмам, эшең бетте: сарык та исән, бүре дә тук. Менә шул. Практика алай гына түгел икән.

Беренче сыйныфка баргандагы төсле әллә кайчан әзерләп куйган иң матур киемнәреңне киясең дә, мәктәпкә китәсең. Укытучы кеше бит син! Канатлар үсә, татар мәгарифенең торышы да шул канатлар үскән җилкәләреңә төшә төсле тоела башлый. Аягың җиргә тияме, юкмы, очып диярлек мәктәпкә барып җитәсең, ялкынланып класска керәсең, дулкынланып дәрес башлыйсың. Бар да шома гына барган вакытта, арткы партадан берәү (кем дип тә эндәшергә белгән юк, әллә Нурия, әллә Әдилә) җиңел генә сорау бирә. Югалып каласың. Чөнки татар тел белемендә әлеге сорауга бер галим җавапны бер төрле бирә, икенчесе үзгә фикер әйтә. Кыскасы, һәркем үз гыйльми урынын даулый, ә укучыга төгәл һәм кыска җавап кирәк.

Син – укытучы гына түгел


Мәктәптә практикант булып эш бетереп йөрү – һөнәри эшчәнлекнең алтын урталыгыдыр, мөгаен. Укытучы кадәр җаваплылык алмыйсың, кәгазь эше эшләп бимазаланмыйсың (шөкер!), укучылар да яңалыкны үз итә, тәнәфестә коридорның иңен буена тапкырлап җил куып йөргән җиреннән туктап исәнләшә, юл бирә (шаяртам, бирми, кагылып торасы!), ә син рәхәтләнеп йөрисең эшем кешесе булып: тамагың ачса-ачмаса да икешәр мәртәбә ашханәне урап менәсең (студент өчен үтергән инде менә!), иптәшләреңнең дәресен күзәтәсең, ара-тирә кул сәгатеңә караштырып аласың (шулай кирәк!)... рәвешен китерәсең инде, кыскасы.

Хәзер җитдиерәк нәрсә турында. Беренче дәрес биреп караганнан соң укытучы буласы һәркем сеңдерергә тиешле нәрсәне аңладым: син укытучысы гына булырга тиеш түгел. Син – артист, галим, оратор, психолог, кирәк булса – врач, җырчы, кондитер, үсемлек һәм балыкларның яшәү рәвешен тикшерү эшләре (яңгырашы гына ни тора!) буенча белгеч, ә иң мөһиме син – укучыларның тикшерү объекты (дүрт дистә күз күзәтүе астында нишләрсең икән син, практикант апа?!).

Укучы сизгер. Ул сине, үзең моны сизмәсәң дә, җебеңә кадәр тикшерә, сыный, хөкемен чыгара. Синең укучы белән киләчәктәге аралашу-аңлашу уңышы да нәкъ менә укучы хөкеменнән тора. Алай гына да түгел, синең киләчәктә укытучы булу теләгенең уянуы, йә булмаса сүнүе дә – укучы хөкемендә.


Исемең матур, кемнәр куйган?


Татар гимназиясенең татар телле татар классына кергәндә, балаларның үзләреннән битәр, аларның татарча белүләренең дәрәҗәсеннән куркып кергән идем. Керерсең татарча купшы, йомры, иң мөһиме матур сүзләр сөйләргә әзерләнеп, ә анда татар телендә бер кәлимә сүз белмәгән Руслан, Тимур, Эмилия, Адельләр утыра. Синең татар телеңдә, татарча сөйләшүеңдә гамьнәре дә юк. Чөнки безне, булачак татар теле һәм әдәбияте укытучыларын һәрдаим татар теленең бетүе, аның кирәксезлеге, шәһәр балаларының татарча белмәве белән куркытып торалар. Вәзгыять ул кадәр үк начар түгел икән бит, иптәшләр!

Хәнифә, Әдилә, Сафия, Самат, Камил, Кадрия, Фатыймалар янында үз исемең ул кадәр үк татарча яңгырамый төсле тоела башлый хәтта. Татар телен белүләре шулкадәр генә булса да, өметләре юк түгел яңа буынның. Бер оптимист-укучының иншасыннан өзек: «Казанда кешеләр русча сөйләшәләр. Барыбер мин уйлыйм бөтен кешеләр татарча сөйләшә башлаячаклар. Кайчан Казанга начар, миңа да начар, чөнки монда минем туганнарым». Менә ничек кирәк!


Кирәкле кишер яфрагы


Укытучы булуны, укучыларны бер йодрыкка төйнәп, суларга да куркырлык итеп тоту, кып-кызыл ручка белән дәфтәрдән хата эзләп утыру, би-и-ик эшлекле кыяфәт чыгарып (күзлек кисәң тагын да яхшырак!), мәктәпнең таш идәненә генә түгел, гомумән, сине күргән һәркемнең йөрәгенә биек үкчәле туфлиләрең белән шык-шык басып (янәсе, күрегез кем килгән!), башыңны мөмкин булганча югарырак чөеп, класс ишеген эре генә ачып керү дип күз алдына китерәсез икән, ялгышасыз. Практиканы балалар белән көлешеп, дустанә мөнәсәбәт корып кына җиңеп чыгып була дип уйлаган мин дә ялгышкамын.

Иң беренче көннән үк укытуда кыйбла булырлык аңлаган нәрсәм шул: уку-укыту эшендә, балалар белән эшләгәндә иң мөһиме – сабыр булу һәм баланы мәктәп укучысы түгел, ә беренче чиратта бала итеп кабул итә белү икән. Булсын ул тәртипсез, булсын икелегә укучы, әлифне таяк дип тә белмәүче, өй эшен эшләмәүче, булсын шук, тәккәбер, тагын әллә нинди булсын! Тик ул – үзенә генә хас кичерешләргә, кызыксынуларга ия, киләчәктә шәхес буласы бала. Син исә – инде формалашкан, дөньяга үз карашы булган шәхес тәрбияләргә бурычлы шәхес.


«Вот поэтому вас никто и не выбирает!»


Таләп – кулдагы күбәләк кебек. Артык кыссаң – укучыларыңның үзеңә булган яхшы мөгамәләсен көтмә, йомшак тотасың икән – синең класста барлыгыңны да сизми үз эшләре белән шөгыльләнә башлыйлар. Практика – студент алдына куелган чын-чынлап четерекле мәсьәлә.

Практика вакытында булган хәл: иптәшенең дәресен күзәткән студент кыз арткы партада шаярышып утырган ике укучыга кисәтү ясый. Студентларга укыту хокукының аерым бер сайлау аша үткәргәннән соң гына бирелгәнлегенә ихластан ышанган әлеге ике малайның берсе, күзләрен мыскыллы кыса төшеп болай ди: « Вот поэтому вас никто и не выбирает!». Әйе, укучының ышанычын алу җиңелдән түгел. Моның өчен укытучы-укучы аралыгын саклау, вакытында ярсуыңны тыя алу, вакытлыча гына булса да үзеңнең дә яшь җилкенчәк икәнеңне онытып тору кирәк.

Баланы аңлыйм дисәң, иң элек классыңның директор үткәрә торган дәресләренә кер, аңа кадәр бер бүлмәдә балалар белән дәрес башланганны көт, аларның үзара нәрсә сөйләшкәненә колак сал, аерым берсен күз уңына алып күзәт, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, кызыксынуларына игътибар ит, интернет челтәрендә актуаль булган «прикол» һәм кызык сүзләрдән хәбәрдар бул, «аларча» сөйләшә бел икән. Аңламый торып, бала белән уртак тел табу юк!

Мәктәп үз дөньясына алып керергә күп сорамый: мәктәпкә барганда «Укытучылык һөнәрен яратмыйм, укытучы буласым да килми, нигә мәктәптә практика үтү?» кебек сораулар белән ярсыганнар да, бер атна узгач, класстагы гөлләрне күчереп йөри башлый.
«Казанда кешеләр русча сөйләшәләр. Барыбер мин уйлыйм бөтен кешеләр татарча сөйләшә башлаячаклар. Кайчан Казанга начар, миңа да начар, чөнки монда минем туганнарым».

 

Илүзә Гайфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев