Логотип Идель
Бу – тема!

ҮПКӘЛӘГӘН ИШӘК СУ ТАШЫРГА ЯХШЫ: ҮПКӘЧЕЛЛЕКТӘН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?

Үпкәләү иң начар хисләрнең берсе дип санала. Ул бигрәк тә юкка гына үпкә белдергән кешеләргә кагыла. Үпкәче булу, булмавыңны ничек ачыкларга? Әлеге яман гадәтне ничек бетерергә? Бу турыда язмада сөйләшәбез һәм бергәләп сиңа үпкәңнән арынырга ярдәм итәбез : )

Әйе, олыгайгач, кеше эмоцияләрне контрольдә тотарга өйрәнә, ләкин эчтәге импульсив бала бөтен хискә дә тизрәк реакция бирергә ашыга шул. Күпләребез үпкәне «йотып» өйрәнгән, тик бу да дөрес түгел, ул сәламәтлеккә зыян китерә. Аннан психосоматика белән бәйле авырулар пәйда була. 

Үзеңнең үпкәчеме, түгелме икәнеңне ачыкларга тәкъдим итәбез. Башкалар сине никадәр җиңел үпкәләтә ала икән, берничә сорауга җавап биреп кара әле:

1. Синең юк-бар нәрсә өчен шартлар дәрәҗәгә җитеп, ачуың чыкканы бармы?

2. Сиңа «Син чебеннән фил ясыйсың», – дигәннәре бармы?

3. «Син мине дөрес аңламадың», – дигән сүзләрне еш ишетәсеңме?

4. Якыннарыңның сине йомык кеше дип атаганнары бармы?

5. Кешеләр сине тәкәббер, һавалы дип саныймы?

Әгәр бөтен сорауларга да уңай җавап биргәнсең икән, котлыйбыз! Юк, юк, чынлыкта, монда борчыла башларга кирәк. Бу синең бик тә үпкәче булуың турында сөйли. Үпкә саклау файдалы гадәт түгел. Бөтен әйберне дә йөрәккә якын алу кәефне генә түгел, тормышны да боза бит. Шуңа күрә без сиңа бу гадәттән тизрәк котылу ягын карарга киңәш итәбез. Моның өчен сиңа үзеңне кулга алып, барысын да аек акыл белән анализларга кирәк. Әйтик:

1. Син чыннан да үпкәләгәнсең, әмма синең үпкәң хаклы булуыңны расламый. Шуны танырга өйрән.

2. Берничә тапкыр тирән сулыш ал да, әлеге сүзләрне кабатла: «Мине үпкәләтсәләр дә, мин тыныч». Барлыкка килгән хисләрне җиңәргә тырышма, киресенчә, аларны кабул ит. Алар синең шәхесеңнең бер өлеше икәнен онытма.

3. Сине үпкәләтүче турында уйла. Ул сине чыннан да үпкәләтергә теләдеме яисә бу саксызлык аркасында килеп чыктымы? Үзеңне аның урынына куеп кара әле. Бәлки ул гаиләдәге кыенлыклар, укудагы проблемалары аркасында синең белән шулай сөйләшкәндер. Яки үзе теләгәнне дөрес итеп җиткерергә сүзләр таба алмыйча, үпкәләткәндер. Ә бәлки ул бөтен кешеләр белән дә шулай сөйләшә торгандыр? Бәлки аралашу гадәте шундый булганга күрә, аңлап җиткермичә, үпкәләгәнсеңдер.

4. Мин нәрсә өчен үпкәләдем? Шушы сорауны үзеңә бир. Үпкә чын-чынлап рәнҗетердәй әйберләр кулланылганда, һәм, киресенчә, уйлап чыгарылган сәбәпләр аркасында күзәтелә. Аннан соң, һәрвакыт үзеңне гаепләүдән туктарга кирәк. Мин бернәрсә дә эшли белмим, барысы да минем аркада... Бу җөмләләрне онытырга вакыт. Алар үпкәчеләрнең фразалары:)

5. Әйтелгән сүзләргә үпкәләү урынына һәрбер кешенең дә фикер йөртү хокукы барлыгын истә тот. Ни өчен әңгәмәдәшең синең яисә сиңа кагылышлы әйбер турында шулай уйлаганына һәм үзенең хаклы булуын ничек исбатлаганына игътибар ит. Моны үзең турында күбрәк белү мөмкинлеге дип кабул итеп кара:)

6.Ашыгыч нәтиҗәләр ясап, сине «үпкәләтүче»не гаеплисе урынга, әңгәмәдәшеңне тыңлап бетер. Сөйләшүне ахырына кадәр җиткергәч, бәлки, үпкәләүгә урын юклыгын ачыкларсың.

7. Үзеңнең хаклы булуыңны исбатлыйм дип, җәнҗал чыгарма. Үпкәң яра кебек яңа чакта иң яхшысы – тынычлык. 24 сәгать үткәч кенә, сине үпкәләтүче белән әңгәмә кор һәм нәрсә үпкәләткәнен тыныч итеп кенә аңлат.

Үпкәләүдән туктар өчен, гади хакыйкатьне үзләштерергә кирәк: беркем дә идеаль түгел. Әгәр дә башкалар үзләрен син уйлаганча тотарлар яки билгеле бер сөйләү тонын кулланырлар дип көтсәң, син һәрвакыт үпкәләү яки рәнҗү өчен сәбәп табачаксың.

Теги: үзүсеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев