Логотип Идель
Бу – тема!

Отличник булмасаң да, киләчәк кадры булып була!

Булачак кадрларны формалаштыру – алга йөз тотып башкарыла торган эш. Хәзер 14-17 яшьлекләрне Татарстанның булачак белгечләре итеп әзерләячәкләр. «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» проекты шул максатны күздә тота. Татарстан аның апробациясендә катнаша торган 7 төбәкнең берсе.

19 апрельдә старт алган проект Стратегик инициативалар ассоциациясе, Россиянең 7 субъекты башлыгы, «Одаренные дети» интернет-порталы ярдәмендә оештырыла.

Аның максаты – сәләтле һәм югары мотивацияле балалар, яшьләр һәм аларның остазларыннан төбәкләрдә лидерлар командасын булдыру. «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» нәтиҗәсе шунда ук пәйда булмаячак. Моның өчен берничә ел көтәргә туры килмәгәе.

Бүген Россиядә һәм Татарстанда проект эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, мондый юнәлеш укучы, студентларда иҗади сәләтне үстерергә, проактив, кызыклы булырга, нәтиҗәгә омтылырга ярдәм итә. Инде өч ел дәвамында Татарстанда эшләп килгән Сәләтлеләр Университеты сәләтле балаларның потенциалын ачу өчен яхшы мохит булдыра. Мисал өчен, аның «Генераль конструктор», «Эшмәкәр уеннары» кебек чаралары да нәкъ менә проект эшчәнлеге белән бәйле. Шуңа да Татарстанда «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлар» проектын булдыру өчен база мәйданчыгы булып Сәләтлеләр Университеты торачак. Проект институты да биредә формалашачак.

Республика шәһәрләрендә генә түгел, районнарында да яши торган балаларга үз башлангычларын булдырырга мөмкинлек бирү – Татарстандагы  оештыручыларның теләге шул. Проект дүрт этаптан торачак:

I этап. 14-17 яшьлек укучылар катнашу өчен гариза җибәрә. Этап 15 июньгә кадәр дәвам итә. Бүгенгә 606 укучы гаризаларын бллаган. Аларның 80е конкурс эшләрен тәкъдим иткән.

II этап. Июль – август 2018 ел. Укучылар, тьюторлар һәм остазлар өчен укулар уза. Нәтиҗәдә, проект командалары оешачак, укучыларның күнекмәләр паспорты яки «скиллфолио»лары, шәхси белем алу планнары булдырылачак.

III этап. 2018 елның сентябре – 2019 елның феврале. Катнашучылар төрле программаларны үзләштерә. Шәхси һәм төркем проектларын тәкъдим итәчәк.

IV этап. 2019 елның февраль – июле. «Наставник» Бөтенроссия форумы, «Сириус» белем бирү үзәге, «Артек» халыкара балалар үзәгендә алар үз
проектларын тәкъдим итәчәкләр.

Сәләтлеләр Университетында белем алучы яшьләр дә, аларның остазлары да проект эшчәнлегенә ихтыяҗны сизә. «Генеральный конструктор»,  «Предпринимательские игры» – кечкенәдән проектлар белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Сәләтлеләр Университетында һәр студент өчен шәхси үсеш планы да алып барыла.
– Без оештыручыларга проект эшчәнлеге укуга комачауламасын дигән тәкъдим белән чыктык. Чөнки сентябрьдән мәктәптә укулар башлана. Моны Стратегик инициативлар агентлыгыннан булган хезмәттәшләребез дә хуплады. Малайларның һәм кызларның уку вакытында проект эшчәнлегенә өстәмә вакыты булачак. Аларның кайда яшәүләренә карамастан, проектка әзерләнергә булыша торган электрон ресурслар һәрберсенә ачык булачак, – ди Казан сәләтлеләр ачык университеты 2.0. башкарма директоры Айдар Акмалов.

Аның сүзләренчә, укучыларга проектта катнашыр өчен, үзләрен борчыган проблеманы табып, аның һәм чишелеше турында эссе яза. Эшләрне Стратегик инициативлар агентлыгы сайлап алачак.
– Проект эшчәнлегендә иң мөһиме шул: ул һәр баланың үсешенә этәргеч бирә. Катнашучы отличник булырга тиеш дигән сүз түгел, ләкин ул алга барырга курыкмаска тиеш. Бүгенге мәктәпнең төп бурычы – сәләтләре булшан һәм үзләрен шуңа ышанган балаларны тәрбияләү, – ди Ләйлә Фазлыева.

Сер түгел, күп кенә укучылар үз проектларын тормышка ашырганнан соң, чит төбәкләргә китә. Премьер-министр урынбасары сүзләренә караганда, әгәр дә укучы предприятие, учреждение тарихы белән тыгыз бәйләнеп китсә, ул биредә калып эшләячәк, үсәчәк. «Инициативаның максаты да шушы – 14-17 яшьтә үзеңнең үсеш стратегиясен формалаштырган төбәктә калу. Әгәр син шундый яшьтән үк  республика тарихына кереп каласың икән, бу киләчәк  кадрлары дигән сүз», – ди ул.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев