Логотип Идель
Бу – тема!

ОСТАХАНӘ: Fashion Illustration

Яз – яңарыш. Яз – яңалык. Шуңа күрә без дә сине яңа һөнәргә өйрәтергә булдык. Бүгенге остаханәбездә фешн-иллюстрация ясыйбыз.

1 этап. Карандаш белән ясау


Фешн-иллюстрациянең башка рәсем сәнгатеннән аермасы бар. Монда йөз охшашлыгы мөһим роль уйнамый. Шуңа күрә җиңелчә штрихлар белән образ ясау җитә. Фигураны идеаль итеп ясарга тырышу да кирәк түгел. Карандаш белән ясауга 5 минуттан артык вакыт китәргә тиеш түгел. Силуэт булса, шул җитә.


2 этап. Тон


Тонны (тән төсендәге буяу) тәннең бөте өлешләренә буибыз. Үтә күренмәле тукыма “астын”да калган кулларны да тон белән каплыйбыз. Битнең кайбер өлешләрен ак белән калдырдым. Чөнки йөзнең алга чыгып тора торган өлешләре һәрчак яктырак була.


3 этап. Ачык төсләр


Иллюстрациядә кара фонда ниндидер ачык төсләр булса, беренче чиратта шуларны ясыйбыз.


4 этап. Чәчләр


Чәчләр – ул образның мөһим өлеше. Шуңа күрә һәрвакыт я туры, я көдрә чәчләр генә ясарга кирәкми. Чәчләрне буяганда, ялтырап тору эффекты да өстәргә онытмагыз.


5 этап. Кием


Безнең рәсемдә үтә күренмәле тукыма бар. Андый урыннарны сыек соры төскә буибыз. Тән өстеннән узган урыннарны тагын да сыеграк төскә буярга кирәк. Тукыманың бөрмәле өлеше куе төстә була.


6 этап. Буй сызыклар


Буй сызыклар безгә форма төгәллеге бирергә ярдәм итә. Тукыманың бөрмә (складка) өлешләрендә буй сызыкларынң формасы үзгәрүен онытмагыз.


7 этап. Игътибар!


Һәр буй сызыкны да санап утырырга кирәкми.


8 этап. Өстәмәләр


Образны тулыландырып бетерү өчен мин линер кулланырга яратам. Киемгә бөрчек-бөрчек рәсем төшерәбез. Йөзне штрихлар ярдәмендә формалаштырып бетерәбез.


Охшаганмы?




Регина Абдрахманова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев