Логотип Идель
Бу – тема!

ОЛИМПИАДА, ИМТИХАННАРГА ӘЗЕРЛӘНҮЧЕЛӘРГӘ – ТИКШЕРЕЛГӘН, ШӘП, КЫЗЫКЛЫ ЛАЙФХАКЛАР!

Иң башта мөһим белдерү: әлеге киңәшләр гуглдан гына «ctrl с» - «ctrl v» ­– ярдәмендә күчерелмәгән, ә шәхсән үземнең тәҗрибәмнән чыгып язылган. Бу лайфхаклар, иң беренче чиратта, унберенче сыйныфта укучыларга һәм олимпиада хәрәкәтендә актив катнашучыларга юнәлдерелгән.  

1. «Family link» программасы. Ул ике өлештән тора: балалар һәм ата-аналар өчен. Иң беренче чиратта, бу кушымта – әти-әниләр баланың гаджетларында утырган вакытын күзәтеп бару, аны чикләү өчен. Әмма безнең сыйныф кызлары-егетләре аны БДИга әзерләнгәндә, вакытны әрәм итмәү максатыннан кулланды (ата-аналар өлешен сыйныфташы карады). Әйтик,  «Instagram» – көнгә 1 генә сәгать, кичке сәгать тугыздан соң телефонны гомумән кулланмау һ.б.

Кайберәүләр, беренче пунктны исәпкә алмыйча, социаль челтәрләрне бетерү белән генә чикләнә. Әмма шунысы бар: безнең баш мие без уйлаганнан хәйләкәррәк: «Вконтакте» тамгасын экраннан алып ташласак та, куллар әлеге социаль челтәргә браузер аша керергә үрелә.

2. «Универститет талантов» республикакүләм бәйге, олимпиадаларда  урыннары булганнарга 50 мең бирә, һәм син ул акчаны бары тик үзеңә – үзүсешеңә, җитди хыялларыңны чынга ашыру өчен тота аласың. Унберләр, онлайн курслар алыгыз! (Сүз уңаеннан, аларны вакытында карап барырга тырышыгыз, бер карамагач, 30 вебинарга җыела ул, алай бик авыр...)

3. Билгеле бер теманы ниндидер сүзтезмәләр белән, җөмләләр белән ятларга тырыш. Мәсәлән, рус телендәге спряжение сузыкларын «целую милая», җәмгыять белемендәге «Познание» темасын «отдать вкусную печеньку псу» —  дип истә калдырып була (аңлаганнар аңлады һәм көлде). Сонор тартыкларның “Рамайның авылы”ннан икәнен, хәтта татар телен өчлегә укыганнар да беләдер. Шулай ук, теманы гади әйберләр белән ассоциациацияләргә тырыш,  һаман да исемдә: безгә укытучы “Издержки” темасын өчпочмак сату белән бәйләп аңлаткан иде.. Шулай ук җырлар, шигырьләр дә булыша. Бөтендөнья мишәрләре, зинһар, гафу итегез, әмма мин сезнең диалект кайда таралганын берничек тә истә калдыра алмадым, шуңа да карамастан, миңа бу эштә Илсөя Бәдретдинова җыры нык ярдәм итте, олимпиадага баргач, гел шуны җырлап, бүлмәдәшләрне ялкытып бетергән идем.

4. «Х» көне килеп җиткәч нишләргә? Подкастлар эшлә. Билгеле бер теманың иң мөһим өлешләрен диктофонга яздыр. Белмим, сиңа ничектер, әмма Актаныштан Казанга юл – 5 сәгать, һәм ул биш сәгать буе, күз бетереп шпаргалка укып барасы килми. Ә менә наушниклар – бик уңайлы, гел кул астында. Һәм “иртәнге сәгать биштә баш яхшырак эшли” дигәнгә алданып торган бала, берничек тә бар теманы карап чыга алмый, җитмәсә, олимпиада, БДИ дәфтәрләре – берничә томга сузылган зур романнан да озын. Иң кирәкле әйберләрне берничә А4 битенә язып чык: плакат стилендәме, яки рәсемсез, сүзләр белән генәме – үзеңә ничек уңайлы, шулай эшлә. Иртән тиз генә карап чыга торган мини-шпаргалка була инде бу.

Кемнең ничектер, әмма минем иртән тыңлаган музыка башта кичкә кадәр уйный. Димәк, авыр сынау алдыннан яхшы, тиз, кәефне күтәрә торган җыр тыңларга кирәк.  БДИга кереп киткәнче без партадашым белән «Хорошо, все будет хорошо» – дип җырлап торган идек. Чын дөресен әйтәм, нык кирәкле киңәш, чөнки балалар БДИ бирергә 8 дә килә иде, 9 да әкренләп кертә башлыйлар иде, кереп утыргач, 10 тулып киткәч, эшләрне тараталар иде... 2 сәгать стресста белгәнең дә, белмәгәнең дә онытыла ул, ә музыка – менә дигән ярдәмче.

5. БДИга аек акыл белән кара! Әйе, аңлыйм, барыбызның да матур өч урынлы сан җыясы, 90+ өчен бүләкләнәсе килә, әмма берүк сак бул: берьюлы бар нәрсәне өйрәнергә ашыкма, үз алдыңа төгәл максат куй: сиңа 85 балл кирәкме, әллә 70 тә җитәме...

6. Әгәр дә миннән: «БДИ авырмы?» -  дип сорасалар, мин: «Җиңел  булып күренә» – дип җавап бирер идем. КИМны ачу белән, укучылар таныш биремнәрне күреп сөенә һәм юк кына хаталар эшли, җитмәсә «подводные камни» бик күп була ала (булмаган җирдән аларны эзләп утыра күрмә, арада бик җиңелләре дә була ала).  Игътибарлы бул.

7. «Теге елны төгәл фәннәр авыррак булган, гуманитарийлар бәхетле, бу елны киресенчә булыр инде» – халык арасында бер ел – бер өлкә, икенче ел башка өлкәдән БДИ җиңелрәк килергә мөмкин дигән фикер йөри. Белмим, хак микән?! Тик укучылар алдан ук моның өчен борчыла башлый. Безнең директор, еш кына: «БДИ – ул лохотрон. Аның белән тормыш бетми. Иң мөһиме – сәламәтлек» – дип әйтә. Беребез дә имтиханга елап кермәде һәм елап чыкмады. Үзеңне тыныч тотарга тырыш. БДИ бирә алмагач, ни белән шөгыльләнә алуыңны планлаштыр: син абруйлы колледжларга яки БДИларсыз кабул итү мөмкинлеге булган чит ил көллиятенә укырга керә аласың. Күпчелек кеше Төркиядә укуны сайлый, шулай ук, Чехиягә (чех теле рус теленә бик охшаган) укырга керү дә бик мөмкин, һәм иң мөһиме, ул – бушлай, аның өчен син бер ел тел өйрәнәсең һәм имтихан тапшырып, көллияткә урнашасың.

8. Аудиториягә керер алдыннан глицин каба аласың. Тик мин моны үзем бик үк өнәп бетермим, чөнки артык тынычланып, бернәрсә эшләми утырырмын кебек тоела иде.

9. Ярар, Алисәдән ун киңәш булсын инде. Соңгылары сиңа бик гади булып тоелыр. Әмма. Бик зур ӘММА. Олимпиадаларда катнаш, бигрәк тә киләчәгеңдә кирәк булачак, син сайлаган юнәлеш фәннәре буенча олимпиадаларда, чөнки Россия күләмендә җиңгән укучылар уку көллиятләренә  бәйгедән тыш керә. Җиңел бит!

10. Сәламәтлегеңне сакла. Хәрби өлкәгә китүчеләр, очучылык буенча китәргә уйлаганнарга бигрәк тә күз күреме яхшы булу мөһим.

Һәм тагын бер әйбер: әйе, социаль челтәрләр бик күп энергия һәм вакытны ала, ләкин аларны яңа мәгьлүмат алыр өчен кулланырга мөмкин. Әгәр син һәрбер яңалыкны «Бу миңа кайда кирәк була ала?» – дигән фикер белән карыйсың икән, бу сиңа эссе, яки гади инша язганда ярдәмгә киләчәк. Миңа Джонни Депп цитатасы җәмгыять белеменең “пробные”нда кирәк булды, ә машина маркалары һәм аларның тарихын чын БДИда мисал итеп китердем. Мәгълүматны болай кабул итү хәтердә билгеле бер тәртип оештыра. Әлеге күнекмә  БДИдан соң да бик файдалы булачак.

Алисә ФӘРДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев