Логотип Идель
Бу – тема!

ОГЭ: ЮККА ЧЫККАН ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ РУС ТЕЛЕННӘН ӘҢГӘМӘ

9нчы сыйныфлар да каникуллар турында артыгын хыяллана алмый хәзер. Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) – борын төбендә. 10нчыга калучыларга да, урта һөнәри уку йортына баручыларга да 4 (!) имтихан тапшырасы бит.


Әгәр шуларның икесе математика белән рус теле булса, икесе – укучы ихтыяры буенча. Үз теләкләре белән сайланганнары арасында 9нчы сыйныфлар җәмгыять белеме, информатика, география, инглиз теле буенча БДИ бирә икән. Җитмәсә, быел, 2017 белән чагыштыргында Татарстанда чыгарылыш укучылар саны 1 меңгә арткан.



Йомгаклау әңгәмәсенә бармасаң – ТДИга юл ябык!


ТДИ тапшырганчы, 9нчыларга рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен (итоговое собеседование) дә узарга кирәк. Ул 13 һәм 16 апрельдә уздырыла. Әлегә безнең республикада бу төр сынауны укытучылар кабул итәчәк. Анда 1 укучыга 15 минут вакыт бирелә. Ноутбук белән микрофон кулланыла. КИМның һәрбер варианты 4 биремнән тора. Укучы тәкъдим ителгән 3 тема буенча монолог һәм диалог сайлый.


– Безнең төп максатыбыз – имтиханнарда куркынычсыз шартлар, уңайлы мохит булдыру. Имтихан тапшыру пунктлары электр энергиясе белән тоткарлыксыз тәэмин ителергә тиеш. Моның өчен, «Сетевая компания» ширкәте генератор җайланмалары урнаштырачак, – ди Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.


Имтихан вакытында төрле хәл булырга мөмкин. Былтыр Аксубай районында гарасат булу аркасында дәүләт имтиханнары вакытында ут өзелгән. 20 минут вакыт эчендә оештыручылар аны эшләтеп җибәрә алган. Әгәр шушы вакытка сыешып бетмәсәләр, укучыларның имтихан нәтиҗәләре юкка чыгарылган булыр иде.



Ботинканы салдырырга ярамый!


Гадәттәгечә, имтиханнарны үткәрү пунктларына укучылар тимер рамка аша керә. Тик былтыр һәм аннан алдарак елларда укучыларның киемнәрен капшап, кесәләрен тикшереп, хәтта киемнәрен салгызып кертү очраклары да ишетелде.


– Самолетка утырыр алдыннан, тикшергәндә тимер әйбер булган әйберне салырга мәҗбүр буласыз. Монда да нәкъ шулай. Ә балаларны капшап карау дигән әйбер булырга мөмкин түгел. Без аларга тия алмыйбыз. Анда торган кешеләр (рамка янында – авт.) беркайчан да укучыларга тигәннәре юк. Аларга, металл рамкасы тавыш биргән вакытта, тимер әйберне салып керергә тәкъдим ителә. Шуңа күрә имтихан көненә киемнәренә тимер әйберләр тагып килмәскә әйтәбез. Каешларның тимердән эшләнмәгәннәре дә бар. Металл рамканы без шулай итеп көйлибез: бернинди брекетлар, эчтәге тимерләргә ул реакция бирми. Кемнең тәнендә тимер булса, моның турында белешмә генә кирәк. Ул вакытта без кул җаһланмасы белән генә тикшерәбез. Мин бөтен пунктларда үзем булам. Бөтенесен дә үзем күрәм. Мондый очраклар дөреслеккә туры килми. Ботинкаларны салып кертү очрагы да юк. Ә кызлар, биек үкчә киеп килгән вакытта, салгызу була, чөнки анда супинатордагы тимер яңгырый, – ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе.


Әле күптән түгел Татарстанда әти-әниләр өчен дә БДИ уздырылды. Анда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та катнашты. Ул да металл рамка аша үткән. Аның бернәрсә дә алып кергәч, рамка тавыш бирмәгән. Каешы шалтырагач, ул аны салып кергән.



Татар теленнән имтихан мәҗбүри түгел


Сер түгел, моңа кадәр 9нчы сыйныфтан соң татар теленнән дәүләт аттестациясе тапшыралар иде. Ягъни ул бишенче имтихан булып барды. 2017-2018 елда моңа үзгәрешләр кертелгән.


– Без бит Россиядә яшибез. Бездә шул ук законнар. Шуңа 4 имтихан тапшырабыз: рус теле, математика һәм ике сайлап алу имтиханы. Сайлап алынган имтиханнар арасында укучының татар теле буенча сынау сайлап алу хокукы бар. Монда бернинди каршылык юк. Ә бишенче имтихан баланың хокукларын бозу була. Быел без бераз гына үзгәрешләр керттек. Белгәнегезчә, бездә тикшерү булды: Рособрнадзор линиясе буенча да, прокуратура линиясе буенча да. Гомумән алганда, һәр мәктәп баланың татар теле һәм әдәбиятыннан белемен тикшерү буенча карарны үзе кабул итә. Кемдер диктант, кемдер инша, яздыртырга мөмкин. Без күбрәк районнарга якын килдек. Актаныш районында бер текст булырга мөмкин, Казанда – икенче. Чөнки балаларның татар телен белү дәрәҗәсе төрле, – ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин.


Ә ТДИны татар телендә тапшырырга теләүчеләр саны 73 булса, хәзер бу сан кими икән. Татар теле буенча ТДИ тапшырырга теләүчеләр – 20 кеше.




ТДИның төп этабы: 25 май – 29 июнь


Көзге этап – 4-22 сентябрь



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев