Логотип Идель
Бу – тема!

“НУР”ЫБЫЗНЫҢ НУРЛЫ “ӘНИСЕ”

Бүген дә аякларым үзләреннән-үзләре шунда атлый. Юкса, укып арыганнан соң өйгә кайтып ял итәргә дә булыр иде. Җыелырга да сөйләшмәдек төсле. Тик шулай да кереп чыгыйм әле... Бәлки, берәр яңалык бардыр. Шундый уйлар белән бинага узам. Ишекне ачуга таныш тавыш ишетелә:

– Нәрсә, балтаң суга төште мәллә (димәк, ул инде минем килүемне тәрәзәдән күзәтеп торган)? Өстеңне сал да, студиягә менә тор! Эш күп: иртәгә Казахстаннан делегация килә, аны планлаштырасы бар; бер кочак нигезләмәләр килде, кайсысына алынасың, уйлый тор. Фильмны монтажладык, карап чык та, фикереңне әйтерсең...

Шул мизгелдә мин инде башка кеше: авырткан баш та, әзерлисе дәресләр дә, әни кушкан өй мәшәкатьләре дә, вак-төяк проблемалар да, хәтта ашыйсы килү дә онытыла.

Ә анда студия тулы – “безнекеләр”. Мәш килә халык: кемдер сценарий төзи, икенчеләре төшергән язмаларын монтажлый, өченчеләре радиоязмага ашыга, кайсыларыдыр видеографка чират көтә. Яңа гына җиңү яулап кайткан төркем шул бәйгеләре турында сөйләп кызыктыра...

Менә шуларның барысы белән дә җитәкчебез Зарипова Зөлфирә Маннап кызы идарә итә. Бу исемне белмәүчеләр шәһәребездә генә түгел, хәтта республикабызда да сирәктер. Булдыклы җитәкче, сәләтле оештыручы, менә дигән ир хатыны һәм йөздән артык бала әнисе дә әле ул. Ышанмыйсызмы? Алайса, бергәләп саныйк: беренчесе – тәүге җимеше булып дөньяга аваз салган, хәзер инде хөрмәтле полиция хезмәткәре Хәлил, икенчесе – хәзерге вакытта медицина көллиятендә белем алучы, унган кыз Зөһрә; шулай ук Талия, Алия, Динә, Салават, Камиля, Рүзәл... исемлекне бик озак дәвам итеп булыр иде. Болары – яшьләре дә, холыклары да төрле булган студия “нурлары”. Барыбызны да бер кояш – остазыбыз, “нур”ыбызның нурлы “әнисе” Зөлфирә Маннаповна үстерә һәм үсендерә. Һәркемгә сәләтеннән чыгып эш йөкли һәм үзе теләгәнчә эшләтә дә белә. Кайда да булса бәйге үтәме, яисә берәр чарамы, я булмаса тапшыру әзерлисеңме – без иң элек җитәкчебездән: “Кайсы телдә?" – дип кенә сорыйбыз. Менә шуннан китә... Син бирелгән вакытка (ул бер көн, бер сәгать, яки ун минут булырга мөмкин) күңелгә үтеп керерлек текст, яки кызыклы сораулар әзерләргә тиеш. Яраткан телестудиябез минем кебек бик күпләрне әнә шулай ике телдә дә камил сөйләшергә, дөрес һәм матур итеп фикерләргә өйрәтә. Без бер-беребезне тыңлап, бер-беребезне күзәтеп, киңәшләшеп, кайчакта хәтта бер-беребездән ак көнләшү белән көнләшеп яшибез һәм эшлибез. Хәтта инглиз телендә дә видеороликлар әзерләп, төрле бәйгеләрдә җиңү яуладык. Болар барысы да кадерле остазыбызның хезмәт нәтиҗәсе.

Аның кебекләр турында юкны бар итә белә диләр. Бу чыннан да шулай. 2008 елда, беркем дә балалар өчен телестудия оештырыру идеясын чынга ашыра алыр дип уйламаганда, Зарипова Зөлфира Маннап кызы “Нур” балалар телерадиостудиясе эшен башлап җибәрә. Проектның унышлы яки уңышсыз булуын үзегез бәяләгез: 10 ел өчендә йөздән артык чыгарылыш (араларында хәтта республикабызның танылган журналистлары да бар); биш йөзгә якын төрле-төрле бөтендөнья, Россия, республика бәйгеләрендә җиңү яулаган тапшырулар; иллегә якын яңа шәһәр: Мәскәү, Санкт-Петербург, Тольятти, Чебоксар, Уфа, Туапсе, Рига... Һәм республикада гына түгел, Бөтенрәсәй буенча танылган студия исемен алу!

Шуларның барысын оештырып, моның өчен бөтен көчен һәм мәхәббәтен биреп эшләгән кеше аерым хөрмәткә һәм данга лаек дими, ни дисең! Аның һәр көне, һәр минуты, бүгенгесе дә, киләчәге дә – балаларга багышланган гомер, яшәү рәвеше... Көн дә яшьләр «казанында кайнаучы» остазыма соклануым чиксез. Андагы энтузиазм, көч-дәрт, бетмәс-төкәнмәс идеяләр кайдан килә икән соң? Мина калса, бу – без хәзер тарих битләреннән генә укып белгән комсомол мәктәбе. Мәңге бетмәс яшьлек дәрте, патриотлык хисе дә нәкъ менә шуннан киләдер, мөгаен. Алар кайда гына хезмәт куйсалар да, һәрвакыт алгы сызыкта, беренчеләр рәтендә булганнар бит. Хезмәт юлын нәкъ менә шул мәктәптә башлаган остазыбызда да шундый холык. Без аның кыю йөрәге һәм ышанычлы җилкәсенә таянып, алга атлыйбыз, яңа үрләр яулыйбыз, яңа шәһәрләр, яңа шәхесләр белән танышабыз. Әле яңа гына тагын бер куанычлы хәбәр алдык: студиябезгә республиканың “Иң үрнәк балалар коллективы” исеме бирелгән!

Моннан өч ел элек бары тик исеме кызыксыну уятканга гына килгән “Нур” балалар телестудиясе киләчәктә минем өчен дә икенче өйгә әйләнер дип кем уйлаган? Шул көннән башлап мин, канатланып, рухланып, журналистика дөньясына кереп киттем һәм бу дөньядан башка чыга алмам ахыры... Һәрчак яхшы кәеф һәм кояш җылысы бирүче остазым – Зөлфирә Маннаповна да миңа зур өметләр баглый. Эх, өметләрен аклый алсам гына ярар иде!!!

Талия Төхфәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев