Логотип Идель
Бу – тема!

ӘНИЛӘР ҺӘМ АЛАРГА ОХШАГАН БӘБИЛӘР!

Хәтерлисезме, "Ялкын" Әниләр көне уңаеннан әниләрегезнең фотоларын җибәрүне сораган иде. Сезгә хәзер ничә яшь булса, иң кадерле кешегезгә дә бу фотода шул кадәр булырга тиеш иде. Тик мондый фотоларны табып булмый, дип язучылар булды. "Мин бары әнисенә бер дә охшаман бала конкурсында гына җиңә алам, чөнки йөзем әтинеке белән ике тамчы судай...", дип шаяртучылар да булды. 

Әниләр көне инде узса да, без газиз әниләребез турында ел әйләнәсендә язып торырга әзер! Шуңа күрә кайбер укучыларыбызның әниләре белән таныштырып китәргә булдык әле сезне. Рәхмәт сезгә, фотоларыгыз өчен. Бәлки башкаларны да илһамландырып җибәрербез: алар да әниләренә булган мәхәббәтне, хисләрне, рәхмәтләрне "Ялкын" аша җиткерергә кыюлык табырлар!




Бу фотоларда Илхания Вахитова һәм аның әнисе Кәмәрия апа.



Илхания Абзалетдин кызы Казан шәһәре Киров районы 4нче татар гимназиясе директоры. Аңа 51 яшь. Фотосурәттә аның иң газиз кешесенә - Кувакалова Кәмәрия Зиятдин кызына да 51 яшь. Ул Чувашия Республикасы, Шыгырдан авылынан. "Әнием 2018 елда вафат булды, хәзерге вакытта аңа 86 яшь булыр иде", - ди Илхания ханым.






Ә бу фотодагы ике чибәр кызга да 22 яшь. Алар - Ләйлә Тимергалиева һәм аның әнисе Люция апа.



Ләйләнең әнисе - Тимергалиева Люция Нурулла кызы - 1968 елда туган. Алар Кукмара районының Вахит авылыннан. "Фотода икебезгә дә 22 яшь", - дип яза Ләйлә.






Сабирҗанова Айгөл һәм аның әнисе Гөлүсә апа.



Сабирҗанова Айгөлгә 30 яшь. Ул Казанда яши, "Элекон" заводында эшли. "Әнием Гөлүсә Яшел Үзәге районының Мамадыш Әкил авылында гомер итә. Миңа гел әниемә охшагансың дип әйтәләр. Сезгә ничек?", - дип сорый Айгөл.







Бу фотода Мәликә Әхмәтвәлиева һәм аның әнисе Зөлфия ханым.





Мәликә 6 яшь. Ул Нурлат шәһәренең 1нче санлы “Чишмәкәй” балалар бакчасының татар төркеменә йөри. Фотоны безгә Мәликәнең тәрбиячесе - Зөлфия Тәлгатовна Ахунзянова җибәргән. Бу фото Мәликәнең әнисе - Әхмәтвәлиева Зөлфиягә дә 6 яшь булган чакта ясалган.







Я, ничек дустым? Охшаганмы бу кызлар әниләренә? Ә ник егетләр безгә фото юлламаган икән? Гадәттә, малайлар әниләренә нык охшый диләр. Тагын "малай - әнисенә, кыз - әтисенә охшаса гел бәхетле булыр" дигәнне дә ишеткән бар. Ничек кенә булса да, барыбыз да бәхетле, әниләребез озын гомерле булсын!!! ❤?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев