Логотип Идель
Бу – тема!

НИЧЕК БАРЫСЫНА ДА ҖИТЕШЕРГӘ: ТАЙМ-МЕНЕДЖМЕНТ БУЕНЧА КИТАПЛАР

Кайчак башкарасы эшләргә вакыт җиткереп булмый. Еш кына вакытны мөһим булмаган әйберләргә уздыру аркасында, күп кенә максатларга ирешә алмыйбыз. Бу замана проблемасына әверелде дисәк тә була. Вакытны дөрес итеп бүләргә һәм шул ук вакытта армый-талмый барысына да җитешергә тайм-менеджмент буенча китаплар булыша ала. Язмада аларның берничәсен тәкъдим итәбез.

«Я ничего не успеваю! Как провести аудит своей жизни и расставить приоритеты», Ольга Баранова, Елена Погодичева

Авторлар мөһим максатларга ирешү өчен вакыт табуны фән ярдәмендә аңлата. Алар вакыт белән идарә итү буенча тренингларда катнашучыларның мисалларын китерә. Укып чыккач, үз-үзеңә «миңа нәрсәне эшләп җитешү мөһим?» дигән сорау бирәчәксең.

«Найди время. Как фокусироваться на Главном», Джейк Кнапп, Джон Зерацки

Кайчак көне буе эшләргә тиешле әйберләргә яисә күптәннән башлыйм дигән берәр шөгыльгә вакыт җитеп бетми. Бу китаптагы киңәшләр иң мөһим эшләргә генә игътибарны юнәлтергә өйрәтә. Вак гамәлләргә вакытыңны сарыф итмәскә кирәклеген искәртеп үтә.

«Гиперфокус. Как я научился делать больше, тратя меньше времени», Крис Бэйли

Игътибар һәм вакыт бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Чөнки нәкъ менә игътибар җитеп бетмәгәнгә, күпчелек кеше тиешле эшләрен башкарырга җитешми. Автор китапта игътибар белән идарә итүнең иң нәтиҗәле техникалары белән уртаклаша. Алар күп әйберләрне эшләп өлгерергә һәм аз вакыт сарыф итәргә мөмкинлек бирә.

«Не делай это. Тайм-менеджмент для творческих людей», Дональд Росс

Бу бигрәк тә иҗат кешеләре өчен файдалы китап. Ул өстенлекләрне билгеләү һәм кайчагында кирәкмәгән эшләргә игътибар итмәүнең мөһимлеге турында искәртә.

«Чувство штиля. Продуктивность и спокойствие в эпоху вечных дедлайнов», Лора Вандеркам

Биредә эшчән һәм нәтиҗәле булу өчен төп киңәшләр бирелгән. Шул ук вакытта китапны язучы кабаланмаска, һәрчак тыныч булырга өнди. Укып бетергәч, үзең белән гармониядә була алуыңны аңларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев