Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН: ЙОКЫ СЕРЕ

Аннан татлы нәрсә бар микән ул дөньяда? Ни өчен авыр юрган сәламәтлек өчен файдалы булып санала? Ни өчен кешегә куркыныч төшләр керә? Ни өчен кеше үзенең йоклап киткән мизгелен хәтерләми? “Ни өчен?” сәхифәсен бүген ЙОКЫга багышлыйбыз.

Ни өчен авыр юрган сәламәтлек өчен файдалы?

Тәнгә аз гына басым ясалганда безнең баш мие “бәхет гормоны” – серотонинны ясап чыгара башлый. Караңгыда әлеге гормон мелатонинга трансформацияләнә. Ә ул йокы һәм уяулык өчен җавап бирә.

Авыр юрганның нәрсәсе файдалы? Ул тәннең бөтен өлешләренә дә берьюлы йомшак кына басым ясый. Нәтиҗәдә, организм тынычлана, киеренке халәт югала, чөнки тирә-юньдә тыныч, рәхәт булуын, ял итәргә вакыт җиткәнен аңлый.

Ә менә җиңел юрган, киресенчә, нерв системасына тискәре йогынты ясарага, аны тынычсызларга мөмкин.

Ни өчен кешегә куркыныч төшләр керә?

Беренче чиратта, куркыныч төшләр күп эшли, ял итми торган кешеләргә керә. Шулай ук куркыныч төшләрнең сәбәбе булып нерв киеренкелеге дә тора ала. Куркыныч төшләр югарыда әйтеп кителгән сәбәпләре булмаган кешеләргә дә керә ала. Бу очракта кешенең йә психологик аспекттагы проблемалары, йә тискәре йогынты ясый торган тышкы факторлары булырга мөмкин.

Ни өчен кеше үзенең йоклап киткән мизгелен хәтерләми?

Кеше йоклап киткән вакытында нәрсәләр булганын хәтерләми. Ягъни ул аны исенә калдырмый, бу вакытта булган вакыйгаларны баш мие “оныта”.

Без йоклап китәр алдыннан булган 5 минутны бөтенләй хәтерләмибез. Йокы вакытында безнең хәтер мәгълүматны кыска вакыт эчендә генә “саклый”. Мисал өчен, йоклаган кешене уятып, аннан нәрсәдер сорасагыз һәм ул 5 минут эчендә йоклап китсә, уянгач, ул әлеге әңгәмә турында берни дә хәтерләмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев