Логотип Идель
Бу – тема!

«ӘНИ, Ә МИН ТЕЛЕФОНДА АКЧА ЭШЛИМ»: ФРИЛАНС БУЕНЧА БЕРНИЧӘ КИҢӘШ

Хәзерге көндә күбебез җайлы гына, офиска йөрмичә акча, һичьюгы көндәлек вак-төякләргә җитәрлек акча эшләү ысулларын эзли. Кайвакыт бу аяныч тәмамлана бүгенге көндә мошенниклар буа буарлык бит. Акча эшләү турында сөйлим дип, бу янә сүзне башка якка борды, дип уйлап куйгансыңдыр. Әйдә, фриланс серләрен сиңа да өйрәтим!

Фрилансер – бер яки берничә заказчы белән читтән торып эшләүче кеше. Ул репетитор, бухгалтер, веб-дизайнер, ремонт буенча мастер, кондитер – теләсә кем була ала.

Хәзерге вакытта бар нәрсә дә диярлек интернетка бәйле. Әмма моның уңай ягы да бар икән! Салкын көнне урамда промоутер булып, яисә тәүлек дәвамында официант булып эшләү җиңел түгел шул. Җитмәсә, хезмәт хакы да югарылардан түгел! Ә акча кирәк. Аеруча студентларга, югары сыйныф укучыларына. Һәм монда иң яхшы ысул – фриланс.

Фрилансның уңай ягы нәрсәдә?

– Эшләү вакытын син үзең сайлыйсың.

– Нинди эш башкарасын да үзең билгелисең. Мәсәлән, әзрәк каләм чарласаң, мәкаләләр, шигырьләр, әзер иншалар сата аласың.

– Әгәр синең иҗат өлкәсендә әллә ни сәләтең булмаса, фото/аудиоматериалдагы текстны ворд форматына күчереп эшли аласың.

– Фрилансер гел үсештә. Гел! Моны үз тәҗрибәмнән чыгып та әйтәм.

Әлеге «карьерамны» мин иң җайлы биремнәрдән башладым: төрле товарларга бәяләмәләр яздым, кирәкле видеолар карап лайклар куйдым. Ә хәзер исә зур гына мәкаләләр язам, дизайн өлкәсендә эшлим. Бу ысул белән шактый акча тупладым инде!

Фриланс өлкәсендә эшләү өчен иң җайлы һәм куркынычсыз (әйе-әйе, САКЛЫК – беренче урында) биржалар һәм платформалар:

«Ambassador» акча эшләү өчен иң уңай биржа (кушымта).

Иң башта «Ambassador» кушымтасын телефоныңа урнаштырып, теркәлү узарга кирәк. Мәгълүматны дөрес һәм төгәл итеп бирү сорала.

Аннан соң беренче этап – «Песочница». Мондагы биремнәрне син акча өчен түгел (бәясе бер сум) ә киләсе биремнәргә рөхсәт алу өчен эшлисең. Алар бик җайлы (мисал өчен, Телеграм каналга язылу, лайк кую, YouTube та ролик карау). Гадәттә син аларны 5-10 минутта үтә аласың.

Аннан соң, киләсе биремнәр ачылгач, үзеңә охшаганнарына «заявка» бирәсең дә, рәхәтләнеп эшлисең!

Киңәш: берьюлы күп биремнәргә заявка бирмә – рейтинг төшү ихтимал.

«Toloka» теркәлгәннән соң сине берничә «тикшерү» биреме көтә. Биредә син, мәсәлән, билгеле бер аудиоматериал/видеоматериал тыңлыйсың/карыйсың, аннан соң, аның буенча биремнәр эшлисең, яисә сорауларга җавап бирәсең.

Эш катлаулы түгел, иң мөһиме, ашыкма – һәр җөмләне, сүзне сеңдереп, игътибар белән укы.

ОНЫТМА: әгәр син бер генә биремгә булса да дөрес җавап бирмәсәң, ТҮЛӘҮ БУЛМАЯЧАК!

Киңәш: барлык биремнәрне инструкция буенча үт.

«KWORK» бу биржа баштагыларына караганда күпкә катлаулырак, әмма монда биремнәр дә, бәяләр дә югарырак. Монда син ике ысул белән эшли аласың:

1. Белдерүләр урнаштырып

Төгәл, аңлаешлы, күп мәгълүмат туплаган белдерүләрең булса, сиңа җаваплар күп киләчәк.

Мисал өчен:

«Мин, Абдуллина Рәйсә Илдар кызы, заказга шигырьләр язам.

Темасын сайлый аласыз.

Бәясе: бер дүртьюллык 30 сум.

Вакыты: 12 сәгать».

Шул рәвешчә тутырасың. Берьюлы берничә белдерү беркетү мөмкинлеге дә бар.

2. Үзең белдерүләргә җавап биреп.

Мәсәлән, кемдер «Туган көн темасына инша кирәк» дигән белдерү беркетте ди.

Син бәяне (артык югары бәя куярга киңәш итмим), вакытны билгеләп җавап язасың. Калган нечкәлекләрне дә заказ бирүче белән сөйләшеп бетерәсең дә, эшкә!

Киңәш: берьюлы күп белдерүләр урнаштыр.

Иң кайнар киңәшләрне, яхшы платформаларны синең белән дә бүлештем. Укы, эшлә, һәм беркайчан да туктап калма. Туктаусыз үсеш телим сиңа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев